Исем үзгәрүдән җисем үзгәрмәячәк. Дәүләт Советы хәлиткеч карар кабул итте

Рәис! Әмма хәзер үк түгел. Татарстан Дәүләт Советында республика җитәкчесенең яңа атамасына бәйле закон проектын кабул иттеләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль үзәк белән яхшы мөнәсәбәтләр турында искәртте. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исә моңа карап кына республиканың көче кимемәячәген әйтте.

Татарстан Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында вакытның күп өлешен көн кадагында торган мәсьәлә алуын әйтеп-аңлатып торасы юк. Билгеле булганча, федераль үзәк таләпләре нигезендә киләсе елдан илдә бер генә Президент калырга тиеш.

– Татарстан югары вазыйфаи заты атамасын «Татарстан Республикасы Башлыгы – Татарстан Республикасы Рәисе» дип атарга тәкъдим итәбез. Аны кыскартып, «Татарстан Рәисе» атамасын куллану мөмкинлеге дә күздә тотыла. Бу бер яктан, гамәлдәге федераль канунга туры килсә, икенче яктан, Татарстанның тарихи һәм милли үзенчәлекләре исәпкә алыначак. Шул ук вакытта, гамәлдәге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны халык сайлап куйганын да истән чыгарырга ярамый. Аңа нәкъ менә Президент буларак тавыш бирделәр. Шуңа күрә республика башлыгының яңа атамасы 2025 елда узасы сайлауда билгеләнәчәк җитәкчегә карата гына кулланыла башлаячак. Бу – халык арасында Татарстан Конституциясенә карата ышанычны саклап калуның бер юлы да булып тора, – диде Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

Ул чәршәмбе көнне узган комитет утырышында Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә бәйле тәкъдимнең депутатлар арасында бәхәс чыгаруын һәм парламентчыларның закон проектын кире алырга тәкъдим итүләрен дә искә төшерде. Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, төп бәхәс нәкъ менә Президент атамасы тирәсендә чыккан.

Шуңа күрә Татарстан Дәүләт Советы Президиумы закон проектын сессиянең көн тәртибенә кертте. Бу уңайдан җиде депутат чыгыш ясады. Алар, кайсы тыныч кына үз фикерләрен дәлилләп, кайсы күкрәгенә Татарстан Конституциясен куеп, төрле тәкъдимнәр җиткерде.

– Без болгавыр заманда яшибез. Фикерләрне иләк аша уздырып, сүзне җиде түгел, җитмеш мәртәбә үлчәп сөйли торган заман. Бүген Татарстанда яшәүчеләр өчен генә түгел, бөтен дөнья буйлап сибелгән татар халкы өчен дә тарихи көн. Телибезме-юкмы, тарих ул һәрвакыт алга таба бара. Безгә дә республикабыз киләчәген кайгыртып яшәргә кирәк. Президент атамасы, һичшиксез, тарихи күзлектән каралырга тиеш дип саныйм. Чөнки татар халкының мең елдан артык дәүләтчелек тарихы бар. Бу атама – бүгенге яшәешне шаулы үткәннәр белән бәйли торган бик мөһим фактор. Без тарихи хәтерне һәм дәвамчанлыкны сакларга тиеш. Минем тәкъдимем: татар телендә бу атаманы Татарстан Республикасы Дәүләт Башлыгы дип атарга кирәк, – диде депутат – Татарстан халык артисты Рамил Төхвәтуллин.

Депутат Марат Галиев мәсьәләгә сәяси һәм тарихи күзлектән карарга тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, хәзер гамәлдә булган «федераль үзәк белән килешү нигезендәге мөнәсәбәтләр» турында да онытырга ярамый. Марат Галиев Президент атамасын русча, ничек тәкъдим ителсә (глава региона. – Ред.), шулай калдырып, татарча аны барыбер Татарстан Президенты дип йөртергә тәкъдим итте.

Депутат, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов трибунадан Тукай шигырен дә сөйләп күрсәтте хәтта.

– Мин бүген үземнән сорыйм: «Миндә тычкан утыдай нур калдымы?» Калды, дип саныйм. Һәм калырга да тиеш. Чөнки минем йөрәгемдә Татарстан Конституциясе бар. Әйе, сәясәтчеләр гел: «Сәясәт  ул – үзара килешүгә килә алу осталыгы», – диләр. Акыл белән аңлыйм, әмма кызганыч, йөрәгем белән кабул итә алмыйм. Шәхсән минем өчен бу мәсьәләдә уртаклыкка килү мөмкин түгел. Үзара килешүләр күп булды инде. Бу – килешү дә, тел мәсьәләсе дә, Конституция суды да. Әмма бүген үзгә хәл. Конституция кәгазь кисәге генә түгел, ул – халык теләге. Президентны да алар сайлап куя. Мин үз халкыма каршы бара аламмы? Юк! – диде ул һәм бу мәсьәләдә йөрәге кушканча тавыш бирәчәген әйтте.

Коммунист Хафиз Миргалимов исә исеменнән бигрәк, җисеменә игътибар итәргә кирәк, дигән фикердә.

– «Президент» сүзе бөтен яктан да безнең республикага туры килә. Мөмкин булса, аны калдыру яклы тавыш бирер идем. Тик киләчәккә карап эш итәргә кирәк. «Рәис» тә – бик көчле сүз, – диде ул.

Бу фикер белән Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов та килешә. Аның әйтүенчә, Татарстанның беренче җитәкчеләрен дә «Рәис» дип атаганнар.

– Совет Татарстанын оештыручыларның берсе һәм Халык комиссарлары советының беренче рәисе Сәхипгәрәй Сәетгалиев «Татарстан Республикасы Рәисе» дип аталган. Аның дәвамчысы – ТАССР Совнаркомы рәисе вазифасындагы Кәшшаф Мохтаров рәсми рәвештә «Рәис» дип аталган. Ул тарихи яктан мантыйкка туры килә. Шулай ук республиканың чит ил партнерлары өчен дә аңлашыла, һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәкләүче Рөстәм Миңнехановның халыкара эшчәнлеге контекстында сөйләсәк, бу сүз гарәп дөньясына бик яхшы аңлашыла, дәүләт җитәкчесе белән эш итүләрен аңлаячаклар, – дигән ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Сессиягә әйләнеп кайтсак, утырышта Президент Рөстәм Миңнеханов та сүз алды һәм мөһим мәсьәләгә карата үз фикерен җиткерде.

– Бу – барыбыз өчен дә авырткан җир, әмма безгә алга барырга, бу мәсьәләгә бәйле карар кабул итәргә кирәк, – диде Президент. Залда утыручыларның хәленә керергә тырышып: «Сезне бик яхшы аңлыйм. Сезнең урында булсам…» – дип, бер мәлгә тынып та калды. Аннары сүзен дәвам иттерде:

– Президент атамасына килгәндә, без күчереп булган әйберләрне күчерә килдек. Ике срок рәттән республика Президентын сайлый алуыбыз да – федераль үзәкнең республикага карата мөнәсәбәте. Безгә каршы чыгучылар да булды. Әмма без, республика җитәкчесенең атамасын саклап калу өчен, бу эшне дәвам иттердек. Президент атамасын саклап калып булмаячагын аңлый башлагач кына, башка юллар эзләүгә керештек. Бәлки, минем дә, депутатларыбызның да тырышлыгы җитәрлек булмагандыр. Кызганыч, без атаманы билгеләү хокукын үзебездә саклап кала алмадык. Тик бу ишек ябылып бетмәгән бит әле, алга таба ничек тә үз хокукларыбызны якларга тырышырбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Кирегә юл юклыгын искәртеп, нинди дә булса уртак фикергә килергә кирәклеген дә әйтте.

– Бүген яңгыраган тәкъдимнәр идеаль түгел, әмма ул алга таба хәрәкәт итәргә этәргеч бирә. Һәрвакытта да без теләгәнчә булып бетми. Битараф булсак, бик күпкә начар булыр иде. Сезнең борчылуыгыз, сайлаучыларыгызның фикерен ирештерүегез – уңай күренеш. Әмма сез аңларга тиеш: Татарстан – илнең барлык тармаклары буенча да нык төбәкләренең берсе. Ничек кенә булмасын, килешү үз өлешен кертте. Без бүген барлык федераль проектларда катнашабыз. Ил җитәкчелеге, хөкүмәт белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы. Төп максат нәрсәдән гыйбарәт? Без халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга тиеш. Шулай эшлибез дә. Әйе, без – федераль үзәккә иң күп салым озатучыларның берсе. Әмма республика оешма-предприятиеләре ярдәмне дә күп ала. Федераль үзәк белән хәзерге мөнәсәбәтләребез бик әһәмиятле. Мин моңарчы бервакытта да сезнең эшегезгә кысылмадым, сорамадым. Әмма бүген сүз Татарстан Президенты буларак миңа карата булган ышаныч турында бара. Уңай карар кабул итә алмасак, әйбәт булмаячак, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары трибунага Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев чыкты һәм соңгы сүзне әйтте. Бу аңлашыла да. Аның фикере хөрмәт ителә, Минтимер Шәймиевкә бездә генә түгел, Татарстаннан читтә дә колак салалар. Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, тарих бервакытта да җиңел язылмаган. 2000 нче елларда Президент атамасы тирәсендә булган катлаулы фикер алышуларны да искә төшерде ул.

– Әмма бүген илнең бердәмлеге төп бурыч булып тора. Махсус хәрби операция алып барылуын, Россия составына яңа субъектлар, шул исәптән, ике зур төбәк – Донецк һәм Луганск республикалары кертелүен истән чыгарырга ярамый. Депутатларның тәкъдимен хуплыйм. Рәис атамасы бик яхшы. Рөстәм Миңнехановның вәкаләтләре чыкканчы, Президент атамасы сакланып калу да мөһим. Чөнки аны халык сайлап куйды. Бүген яңа сайлаулар үткәрү яки референдум оештыру өчен вакыты ул түгел. Без федераль үзәк белән уртак тел табарга тиеш. Ә халык һәм җитәкчелекнең бердәмлеге, ярдәме Россия Президентына да бик кирәк. Бу үзгәрешләрдән Татарстанның көче кимемәячәк, – диде Минтимер Шәймиев.

Фикер алышудан соң, закон проектын беренче укылышта кабул итүне яклап, 78 депутат тавыш бирде, икесе каршы чыкты. Тәнәфестән соң, Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын үзгәрешләрсез икенче һәм өченче укылышта кабул иттеләр. Анда төбәк җитәкчесе вазыйфасының яңа атамасы – «Татарстан Республикасы Башлыгы – Рәисе» дип тәкъдим ителгән.

Сессиядә көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә каралды. Шул исәптән, 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү