Идел бит ул… сай бит ул

Татар халык җырының сүзләрен әнә шулай үзгәртергә туры килмәгәе. Хәер, быел Идел җырлау теләгеннән бигрәк, борчу катыш курку уятты. Елга күзгә күренеп саекты. Аңа ияреп башка елга-сулыкларның да ярлары кипте. Мәсьәлә ил күләмендә күтәрерлек хәлгә җитте. Яр буйларын кар каплады, тик мәсьәлә хәл ителмәгән. Идел суы кая киткән? Бу сорауга җавап эзләгән саен, сораулар күбрәк туа.

Гади елга түгел

Аккан су юлын эзли башлаганчы, Иделнең суны кайдан алуын да әйтик.

– Елганың якынча 10 проценты – яңгыр суларына, 30 проценты чамасы – җир асты чишмәләренә, калган өлеше, ягъни 60 процентка якыны кар суларына туры килә, – ди биология фәннәре кандидаты Әлфия Сәетова. – Идел югарыда Валдай калкулыгында башлана һәм түбәнгә – Әстерханнан Каспий диңгезенә коя. Татарстан территориясенә аның урта өлеше туры килә.

КФУның табигатьне тергезү һәм су ресурсларын файдалану кафедрасы ассистенты, эколог Наил Назаров әйтүенчә, Идел дигәч тә, тарих битләрендә телгә алынган, табигый елганы гына күз алдына китерү дөрес түгел.

– Идел – рәттән килүче сусаклагычлар системасы. Татарстанга Куйбышев сусаклагычының бер өлеше туры килә. Ул – Идел акваториясендә генә түгел, ә ил күләмендә һәм Европада мәйданы, күләме буенча иң зурысы. Сусаклагычларның һәркайсының үз су режимы бар. Суның күләме энергетика, балык үрчетү тармагы кебек өлкәләргә дә, гади халык ихтыяҗына да бәйле. Идел – эчә торган су чыганагы да. Бу – тулысынча кеше тарафыннан контрольдә тотылучы ясалма экосистема, – ди белгеч.

Әлеге сүзләр белән Татарстан Фәннәр академиясенең Экология проблемалары һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты директоры урынбасары Дмитрий Иванов та килеште.

– Идел елгасындагы суның күләме кеше эшчәнлегенә бәйле, – ди галим. – Шуңа күрә елга саекмый, ә Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсен киметәләр. Нормативлар буенча биредә су биеклеге Балтыйк системасы буенча 53 метр тәшкил итәргә тиеш. Әмма бүген әлеге күрсәткеч – 51 метр дәрәҗәсендә. Шул ук вакытта, 49 метр  куркыныч чик булып санала.

Идел – Кама сусаклагычлары каскадына 13 гидроузел һәм 12 гидроэлектростанция керә. Сусаклагычларның эш тәртибен Су ресурслары федераль агентлыгы контрольдә тота.

«80 миллион кешегә кагыла»

Җәй азагыннан бирле Идел күзгә күренеп саекты. Белгечләр әйтүенчә, октябрьдә Куйбышев сусаклагычындагы су биеклеге күпьеллык күрсәткечләрдән 1,5 метрга түбән төшкән. Урта Идел төбәкләренең барысы да пошаманда. Сентябрьдә Татарстан, Мари Эл, Чувашия республикалары, Самара һәм Ульяновск өлкәләре җитәкчеләре, борчылу белдереп, Россия Президенты Владимир Путинга да мөрәҗәгать итте хәтта. Эш шунда ки, Куйбышев сусаклагычына секундына 4 мең куб метр су керә. Бу җәйдә түбән Идел төбәкләренә секундына 4,5 – 5 мең  куб метр су аккан. Белгечләр фикеренчә, су күпме керә, шул кадәр агып чыгарга тиеш.

– Татарстанда Куйбышев сусаклагычының саегуы аркасында социаль киеренкелек саклана, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эчке су юлларына багышланган киңәшмәләрнең берсендә. – Суның тирәнлек күрсәткече түбән булу сәбәпле, суднолар Идел һәм Чулман елгалары ярында урнашкан биш торак пунктка барып җитә алмый. Куйбышев сусаклагычының республика территориясендә аз сулы булуы «Бөек Идел юлы» төбәкара проектының төп бурычларын үтәргә комачау итәргә мөмкин.

Идел һәм Дон елгалары бассейннарында су кимү мәсьәләсе ноябрь башында Россия Дәүләт Думасында кат-кат һәм шактый кискен яңгырады.

– Болай булмый, – диде Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин пленар утырышта. – Идел – кешеләр тарафыннан иң нык көйләнелүче елга. Шуңа күрә аның ни өчен саегуына тәгаен җавап булырга тиеш. Әлеге мәсьәлә Идел буенда яшәүче 80 миллионнан артык кешегә кагыла.

Вячеслав Володин сүзләренә караганда, елганы «акылсыз көйләү»гә прокуратура тарафыннан тиешле бәя бирелергә тиеш. Суны түбән Иделгә агызу Волгоград һәм Әстерханга әллә ни ярдәм итмәде, ә менә Идел буендагы башка төбәкләрне кыен хәлдә калдырды, дигән фикер әйтте Вячеслав Володин. Депутатлар әлеге мәсьәлә уңаеннан ил Хөкүмәтенә дә мөрәҗәгать итте.

Дәүләт Думасы комитеты утырышында Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Куйбышев сусаклагычы ярында сусыз утырып калган 10 миллион кеше исеменнән чыгыш ясады.

– Без су ресурсларыннан файдалану кагыйдәләрен тиешенчә үтәүне сорыйбыз. Үз вакытында иң акыллы кешеләр Идел – Кама гидроэлектростанцияләре каскадын төзегән, алар ук бу кагыйдәләрне кабул иткән, – диде министр. – Әлеге мәсьәлә Куйбышев сусаклагычы ярларында урнашкан биш төбәктә яшәүче 10 миллионга якын кешегә кагыла. Куркыныч бар, елгада күпсанлы утраулар пәйда булды. Шуңа күрә без әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнергә тиеш. Гидроузеллар эшендә сакчыллык зарур. Язгы ташуга кадәр Куйбышев сусаклагычын тутырырга кирәк.

Үз фикерен саннар белән дә дәлилләп күрсәтте ул. Күл һәм елга балык хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Татарстандагы бүлеге мәгълүматларына караганда, Идел саегу аркасында быел Куйбышев сусаклагычында балык уылдыгының 70 проценты юкка чыккан. Вазгыятьне уңай якка үзгәртү өчен, Александр Шадриков, шул исәптән, җәйге чорда су ресурсларын туплау мөмкинлеген тәэмин итүче түбән басымлы гидроузеллар төзергә тәкъдим итте.

Көймәң комга терәлсә

Иделнең саегуына китергән төп сәбәпләрнең берсе итеп бу җәйнең артык эссе һәм коры булуын атыйлар. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, июньдә, мәсәлән, айлык норманың алтыдан бер өлеше кадәр генә яңгыр яуган. Июль исә аномаль эссе булды.

– Быелгы корылык нәтиҗәсендә Идел һәм аңа кушыла торган зур һәм кечкенә елгалар тиешле су күләмен җыеп бетерә алмады, – ди эколог Наил Назаров. – Су җитмәгәч, гидроэлектростанцияләр аны тагын да күбрәк сарыф итәргә мәҗбүр. Нәтиҗәдә без Иделнең тагын да ныграк саегуын күзәтәбез. Ягъни бүгенге вазгыять елгада су җитмәүгә генә бәйле түгел, аңа ихтыяҗ да арта. Гидроэлектростанцияләр төзелгән узган гасырның 50–60 нчы еллары белән чагыштырганда, бүген суны күбрәк кулланабыз. Аңа ихтыяҗ зуррак. Бу исә мәсьәләне тагын да катлауландыра. Климат үзгәрү Иделнең саегуына тәэсир итә, билгеле. Әмма мин бер генә факторны аерып карау дөрес түгел дип саныйм. Шул ук сәнәгать предприятиеләренә Идел елгасының су җыю бассейнына керүче кечкенә елгалардан су алалар да, технологик процесслардан соң аны, чистартып та бетермичә, кире сулыкларга агызалар. Бу да Иделнең саегуына һәм сыйфатына тәэсир итә. Агачлар күпләп киселә. Кечкенә елгалар кипмәсен өчен ул да бик мөһим. Чөнки агачларның тамыр системасы язгы ташу белән аккан суларны үзенә туплый, туфракта дым җыя. Тик теләсә кая агач утыртып кына проблема хәл ителми.

Ничек кенә булмасын экологик афәт турында сөйләргә иртәрәк, ди белгеч.

– Монда күбрәк экологик кризис күзәтелә. Чөнки бүгенге хәлләр иң беренче чиратта елгалардагы биологик ресурсларга зыян салачак. Иделнең саегуы яз көне бигрәк тә куркыныч, чөнки бу чорда балыклар үрчи. Гадәттә, язгы ташу вакытында су күп була. Сулыкларның мәйданнары да арта. Балыклар ярдан ерак түгел, тирән булмаган урыннарда уылдык чәчә. Тик җәй башында суны күпләп агыза башлагач, балыкларың уылдык чәчкән урыннары ачыклыкта кала һәм кибә. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: су дәрәҗәсе түбән булган елларда башка чара юк. Чөнки без суны алга таба төшермәсәк, бу агымсу буенча түбәндәрәк урнашкан сусаклагычларда чагылыш табачак. Мәсәлән, бездән соң Саратов сусаклагычы урнашкан, димәк, анда су тагын да азрак булачак. Шул ук Волгоград сусаклагычын алсак, анда кыйммәтле мәрсин балыклары уылдык чәчә. Ул Каспий диңгезеннән күтәрелгән балыкларның үрчү төбәге булып тора. Түбән Иделдә су дәрәҗәсе кимү тагын да зуррак зыян салырга мөмкин, – ди Наил Назаров.

Күрше хакы аңлашыла, тик үзебездә балыксыз гына түгел, көймәләрсез дә калу куркынычы бар.

– Иделә су саегу аркасында, көймә комга утыра, – ди «Кама» суднолар йөртү компаниясенең генераль директоры урынбасары Азат Зәйнетдинов. – Соңгы тапкыр мондый хәлне 2010 елда күзәткән идек. Тик быел су дәрәҗәсе тагын да түбән төште. Моңарчы без 4 мең тонна чамасы йөк төяп йөрсәк, хәзер икеләтә азрак ташыйбыз. Яр буена кайтып җиткәч тә, якын килеп булмый. Йөкнең яртысын эчтә бушатырга, аннары гына причалга килергә туры килә. Икеләтә эш дигән сүз бит бу. Иделнең саегуы безгә бик күп мәшәкать китерде. Кышка судноларны куярга да тирән урын эзләргә кирәк. Элек ярдан ерак түгел генә тукталсак, хәзер эчкәрәк керәсе. Бу уңайдан, киләсе навигация чорына кадәр су дәрәҗәсе 45,8 метрга кадәр төшәргә мөмкин дигән кисәтү дә килде. Әнә шуннан чыгып үзегез чамалагыз. Нишләтәсең, гидроэлектростанцияләр – барысы да энергетиклар кулында. Ә аларга электр энергиясен сату безнең борчу-мәшәкатьләргә караганда  мөһимрәк.

Иделне дә, безне дә кыш коткарырга мөмкин. Кар сулары күп булып, елга ярларыннан ташысамы?! Синоптиклар гына быел кыш бик кыска булырга мөмкин, ди. Чү, юрап китерә күрмик.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Фото: «Татар-Информ»


Фикер өстәү