Су бирегез!.. Шланга авылы халкы сусызлыктан интегә

«Безнең авылда – гадәттән тыш хәл. Үзәкләштерелгән су гомумән юк. Инде өч ел дәвамында коелардагы сулар да бетеп килә. Авыл халкының 50 проценты аны чишмәләрдән ташырга мәҗбүр». Газетабызның социаль челтәрләрдәге аккаунтлары аша Чүпрәле районының Шланга авылыннан килеп төшкән әлеге хат безне юлга чакырды.

Коесы бар, суы юк

Шланга Татарстанның иң чигендә урнашкан борынгы авыл булып чыкты. Кайбер мәгълүматларга караганда, аңа XVII гасырда ук нигез салынган. Авылда татарлар яши. Шулай ук алар гомер-гомергә чуашлар, мордвалар белән дә күрше булып, төрле милләт вәкилләре тату гомер иткәннәр. Әлеге вакытта авылда 267 йорт исәпләнә. Шуның 76сы – буш каралты-кура. 191ендә 621 кеше яши. Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы эшли. Шланганың күрке – төзек, матур йортлар һәм биек капкалар. Халкы да бик тырыш авылның. Күпләп мал-туар асрап көн итәләр. Уналтышар сыер савучы гаиләләр дә бар. Кыскасы, бүгенге көн өчен шактый ныклы, тулы авыл.

Тик менә су проблемасы гына үзәкләренә үткән. Авылда үзәкләштерелгән су булмау сәбәпле, халык гомер-гомергә коелардан файдаланган. Биредә һәр ишегалды саен бер-ике кое булу – гадәти хәл. Тик соңгы елларда вазгыять тагын да авырлашкан: коеларда да су бетә башлаган. Кышын җир туң булу сәбәпле, бигрәк тә читен икән.

– Су проблемасы – чыннан да, иң авырткан җиребез, – ди Шланга авыл советы башлыгы Илдар Якупов. – Белүегезчә, 2010 елда республикада бик нык корылык булды бит. Шуннан соң бу проблема тагын да кискенләште. Хуҗалыклардагы коеларда су кимеде. Халык, аптырап, өстәмә коелар казый башлады. Ләкин бу гына проблеманы хәл итә торган түгел. Суның сыйфатлы булуы да бик мөһим бит әле.

Гомерлек проблема

Бердәнбер юаныч һәм өмет – авыл уртасындагы борынгы кое. Биш ел элек аның бурасын тагын да зурайтып ясаганнар. Без килгән көнне дә халык моннан өзелеп тормады. Кемдер суны зур-зур савытларга салып, машина белән, кемдер чиләкләп ташый. Чанасына флягасын утырткан яшүсмерләрне дә очратырга туры килде. Халык ничек итсә-иткән, җайлашырга тырышкан, төрле чарасын күргән, су кудырыр өчен насосын алган.

– Мин атнага ике тапкыр төшәм суга, – ди Фәрит абый. – 600 литр су алып кайтам. Әле безнең терлегебез азрак: җиде баш кына. Маллары күп булганнарга тагын да авыррак. Күршебез 16 баш терлек тота. Аларга да алып кайтышам. Туганнарга да ярдәм итәргә туры килә. Ишегалдында да ике коебыз бар иде. Шуның берсе бөтенләй корыды. Берсеннән алынган суны эчәргә һәм табак-савыт, кул-бит юарга гына тотабыз. Терлекләргә һәм мунчага менә моннан ташыйбыз. Кышын бик читен. Җәен кар сулары коега тулгач, яхшы анысы. Нишлисең инде? Җайлашырга туры килә. Мотопомпа, шланглар, мичкәләр алдык. Су кертүләрен көтәбез инде. Башлыгыбыз – яшь кеше. Булдырып чыгар дип уйлыйбыз без аны. Бик өметләнәбез.

Без сөйләшкән арада тагын бер машина килеп туктады. Фәнис Низамов та ун баш мал асрый икән. Суны шулар өчен ташый.

– Бу кое булмаса, белмим, нәрсә эшләр идек икән. Әле ярый ул бар. Ишегалдындагы ун метр тирәнлектәге коеның суы юк. Көндәлеккә чәй эчәргә генә җитеп бара. Минем хуҗалыкка гына да 3 көнгә бер тонна су кирәк. Болай йөрү бер дә рәхәт түгел инде. Авылның бер башыннан икенче башына машина куарга туры килә. Салкыннарда су туңып китә. Алып кайту белән үк аны савытлардан бушатырга кирәк. Авылда башка эш юк. Күпчелегебез мал асрап көн итә, – диде ул.

Шәмсия Алимова гомере буе шушы авылда яшәгән. Һәм үзен үзе белә башлаганнан бирле халыкның шушы авырлык белән көрәшүен әйтте:

– Су – гомерлек проблема безнең. Ул гел кирәк, хатын-кыз өчен аеруча да. Хуҗалыкта ике коебыз бар, ләкин берсендә су көздән үк бетте. Каршыдагы әби-бабайлардан килгән иң борынгы коеда су бар әле. Йортка насос белән кудырып кертелә. Чәйгә, кер юу машинасына җитәрлек су бар, тик терлек өчен авыл коесына барырга туры килә. Ишегалдындагы коедан су күбрәк алсак, йортка да җитми башлый. Бөтен кешедә шушы хәл, чөнки һәр йортта терлек бар. Аннан башка авыл юк. Мотопомпа да алырга туры килде. Ләкин берни дә эшләп булмый. Күршебез өстәмә кое да казыткан иде, тик аның суы чыкмады.

Авырлыклар булса да, авыл халкының тырышлыгына сокландык без. Йорт саен мал-туар асрап, өмет белән яшиләр биредә. Кем белән генә аралашсак та, бер-ике ел эчендә авылларына су җибәрерләр, дип ышаналар.

– Халык су проекты өчен акча җыярга бер каршылык та күрсәтмәде. 18 яше тулган бер генә кеше дә читтә калмады. Авылда яшәмәүчеләр дә акчаларын тапшыра. Проект эше тәмамланса, республикадан өмет итәбез инде, – диде Шәмсия Алимова.

Өмет

Авылның тирә-юнен урманнар әйләндереп алган. Ә менә инеш-елгалары, күлләре бөтенләй юк диярлек. Соңгы ике елда районда яңгырлар да бик аз яуган. Коелардагы суның шулкадәр кимүе әнә шуңа да бәйле, ди авыл халкы.

Шуңа күрә хәзер төп чара – авылга үзәкләштерелгән су кертү. Узган ел бу мәсьәлә буенча эшләр башланган да инде. Беренче баскыч – проект эшләтү. Ул – шактый зур чыгым сорый торган эш. Аны исә халыктан җыелган үзара салым акчасына башкаралар.

– Узган ел кешеләрдән 161 мең сум акча җыелды. Шуңа дәүләт тә өстәде. Аның 472 меңен шушы проект өчен түләдек. Быел да халыктан 500әр сум акча җыярга килештек. Алар да су проектын дәвам иттерү өчен тотылачак. Проектны эшләп чыгучы оешма белән килешүләр төзелгән. Аның бер өлеше эшләнде дә инде. Бүген авыл эчендәге торбаларны сузу өчен проект төзелә. Моннан тыш, авыл башында ике су башнясы куелырга тиеш. Аның өчен җирне рәсмиләштерү мәшәкатьләре белән йөрибез. Быел, Аллаһы боерса, проект эшен тәмамлауга зур өметләр баглыйбыз, – ди Илдар Якупов.

Проект әле – бер адым гына. Дөрес, хәлиткеч адым дисәк тә була. Шуннан соң әлеге документ белән «Чиста су» программасына керергә кирәк булачак. Анысын тагын күпме көтәргә туры килер… Тик авыл советы да, район вәкилләре дә бу зур һәм мөһим эшне бер-ике ел эчендә хәл итеп чыгарга өметләнә.

«Авылларда барысы да бар. Юлы сузылган, газы, уты-суы кергән», – дип көн иткән заманда менә мондый проблемалар белән интегүче авыллар булуы бераз гаҗәпкә дә калдыра. Ничек шулай килеп чыккан соң? Сәбәп нидә? Әлеге сорауны Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Бикчуровка юлладык.

– 2010 елга кадәр районның нибары 3 авылы (Яңа һәм Иске Чүпрәле, Борындык авыллары) гына үзәкләштерелгән су белән тәэмин ителгән иде. Корылык елында бик күп коеларда су кипте. Шуннан соң район җитәкчелеге бу мәсьәләгә бик зур игътибар бирә башлады, – дип аңлатты ул. – Казаннан белгечләр чакырып китерелде. Район территориясенә анализ ясалды. Ләкин яхшы, сыйфатлы сулы артезиан коелары булмады. Шулай итеп, 2014 елдан башлап бүгенгә кадәр 11 каптаж ясалды. Тик аларда су азрак. Моннан тыш, Борындык станциясендә җир асты суы табылды. Анда өч скважина казылды. Ул берничә авылны су белән тәэмин итә. Киләчәктә су Борындыктан Чүпрәлегә кадәр куыла торган булачак. Суы яхшы аның, без канәгать. Бүген районыбызда 52 авыл бар. Шулай итеп, хәзерге вакытта 30 авыл су белән – тулысынча, 5 авыл өлешчә тәэмин ителгән. Соңгы 6–7 елда 400 км суүткәргеч тартылды, 27 җир асты резервуары ясалды, 16 су башнясы куелды. Әзер проектлар да бар, ләкин акча җитеп бетмәү сәбәпле, эшләр тукталып тора. Район башлыгы Марат Гафаров республика Президентына да ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Кыска вакыт эчендә шулкадәр эшләр башкаруда республика җитәкчелегенең өлеше зур, әлбәттә.

Җитәкче әйтүенчә, хәзерге вакытта райондагы 17 авыл үзәкләштерелгән су белән тәэмин ителмәгән. Дөрес, алар арасында бик кечкенә авыллар да бар. Шуңа күрә игътибарны беренче чиратта халкы 100 кешедән арткан салаларга юнәлтәләр.

– Шланга халкының да хыяллары чынга ашар, дип өметләнәбез. Зур авыл бу. Халкы да тырыш, булган. Аларга су беренче чиратта кирәк. Ләкин бездән генә дә тормаган эшләр бар. Пандемия белән дә хәлләр бераз авырайды. Ләкин бу мәсьәләдә безнең районга игътибар зур була торган иде. Киләчәктә дә шуңа өметләнәбез. Хәзер төп бурычыбыз – проектны ясап бетереп, дәүләт экспертизасын узып, республиканың Газлаштыру, энергия саклаучы технологияләр һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фондына чиратка басу, – ди Илһам Бикчуров.

Кыскасы, авылга су бик кирәк. Халыкның үзенә дә, мал-туарын эчерергә дә, мунчасын ягарга да, керен юарга да. Янгын чыга калса да бик куркыныч. Мондый вакытта су бик күп күләмдә кирәк бит. Тулы, төзек авылда яшәүче тырыш халыкның хыялы чынга ашып, Шланга авылында шланг өстерәп йөри торган көннәр артта калсын иде, дигән теләк белән кайттык сәфәрдән.

Зөһрә Садыйкова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү