Газетага язылу

«Питрауны шулкадәр сагынып көтеп алабыз»

Урыны тартып тора! Мамадыш районының Җөри авылындагы Тарлау аланы турында әнә шулай ди халык. Быел әлеге алан үзенә Татарстан һәм Башкортстан, Удмуртия, Самара, Чиләбе өлкәләреннән 50 меңгә якын кунак җыйды. Тарлау аланындагы җыр тавышы бөтен авыл өстенә таралды. Бәйрәм быел 26 нчы тапкыр үткәрелә, ә «ВТ» журналисты аны 20 нче тапкыр тамаша кылды.

«Питрауны шулкадәр сагынып көтеп алабыз»
Фото: tatarstan.ru

Җөри авылына килеп җитәрәк, машиналарны туктатып, һәрберсен тикшереп торган ЮХИДИ хезмәткәрләре каршы алды безне. Бәйрәмгә килгәнсең икән, уңга борыласы, туры китәргә ярамый. Күрше авылларга барасың килсә, паспортыңдагы пропискаңны күрсәт! Тәртибе шул икән. Әмма алдан килү – иркенләп машинага җайлы урын табу, мәйдан урау, сөйләшү, яңа дуслар белән танышу дигән сүз. Шөкер, керәшен түтиләр бик кунакчыл булып чыкты. Һәркайсы чәйгә чакыра, милли ризыклары, эчемлекләре белән сыйлый ук башладылар.

– Питрау атна буена сузылды. 12 се көнне корбан чалып, бөтен йоласын үтәп, бәйрәм иттек, – ди үзен Мамадыштан дип таныштырган Людмила Смирнова. – Мәшәкате күп, әмма зарланмыйбыз. Бөтен республикага үз халкыңның гореф-гадәтен, милли йолаларын күрсәтү – зур дәрәҗә инде ул. Пирмәнкәләр пешердек, кыстыбый да ясадык. Өстәлләребез сыгылып сынардай булып тора. Кунаклар шаккатып китсен дип әзерләндек.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәтов бәйрәмне бик ошатканын яшермәде.

– Республикабызда яшәүче һәр халыкның үз традицияләре бар, һәм алар барысы да үзләренең мәдәни кодларын сакларга тырыша, – дип басым ясады Марат Әхмәтов. – Питрау бәйрәме матур һәм эчтәлекле булудан тыш, аның тирән символик мәгънәсе бар, һәм без аны киләчәк буыннар өчен сакларга тиешбез. Монда кешеләрнең күңелләре ачыграк кебек, алар гаять ихлас. Һәр ишегалды кунакларны шундый җылылык белән каршы ала. Бу бәйрәмдә беренче тапкыр гына катнашмасам да, мин гаҗәпләнүдән туктамыйм. Күпмилләтле халкыбызның көче нәкъ менә шунда. Бердәмлек безне көчле итә һәм ныгыта.

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин да шул фикерне җиткерде.

– Бүгенге катлаулы заманда безне берләштергән нәрсәләрне – милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклап калу аеруча мөһим, – диде ул.

Керәшеннәрнең республика оешмасы җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров Питрауны игенчеләргә зур ихтирам күрсәтелә торган бәйрәм дип атады. «Киләсе Питрауга кадәр чорда да без тырыш хезмәт белән яшәсәк иде», – диде ул.

Башкортстан районының Бакалы районыннан килгән керәшеннәр Татарстан юлына тузан төшерми.

– Питрауны шулкадәр сагынып көтеп торабыз. Бик ошый. Инде хәзер Мамадыш–Бакалы арасы ераклыгы да сизелми дә. Чит илгә барып ял итеп кайткандай булабыз. Бик ошый. Ел буена көч, дәрт-дәрман алып кайтып китәбез. Оештыручыларга, безне чакыручыларга рәхмәт, – ди Иван дәдәй Степанов.

Быел Питрауда һава торышы бик сөендермәсә дә, мондагы халыкның кәефе шәп иде. Мәйданда халык арткач, алан да җылынып китте. Иң күңеллесе шунда башланды. Халык уеннарда катнаша, бер читтә Керәшен чибәрен сайлыйлар, икенче өлештә «Питрау батыры» исеме өчен кызу көрәш бара, өлкәннәр өчен бер сәхнәдә җырласалар, яшьләрнеке яшьләрчә. Керәшен егет-кызларын таныштыру өчен, «Димче почмагы»на кадәр эшләп тора. Бераз күзәтеп тә тордым әле: чынлап та, үз тиңен эзләүчеләр аз түгел. Ә менә Виталий һәм Лариса Мулдакашевлар Питрауда танышып, 10 ел гомер кичерә икән. Зәйдән үк килгәннәр. «Шушы Җөри очраштырды безне. Бер елны машинамның тәгәрмәче тишелде. Бер көтү кыз юл чатында басып калдык. Шунда бер егет туктап, ярдәм итте. Без шул көннән аерылышмадык, ике кыз үстерәбез», – ди Лариса. Кыскасы, һәркем үзенең күңеленә хуш килердәй урын таба алды биредә.

Питрау гомер-гомергә бүләкләргә бай булуы белән аерылып торды, халыкны җәлеп итте. Быел көрәш буенча баш батырга 500 мең сум акча һәм тәкә бирделәр. Ул Чаллыдан Ранис Гыйләҗетдиновка насыйп булды. Питрәч районы кызы Ангелина Мухина Татарстанның «Керәшен чибәре – 2026» исеменә лаек булды. Башына таҗ кидерделәр, 50 мең сум акча бүләк иттеләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре