Мари урманнарында Татарстаннан ике кешене аю ашый язган

Шул тирәдәге УФСИН хезмәткәре ярдәмгә килгән.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте төбәк идарәсенең спецназ хезмәткәре Мари Иле Республикасы урманында Казаннан килгән ике ир-атны аюдан коткарган.

Татарстан башкаласында яшәүчеләр 5 нче колониягә (хәзерге вакытта эшләми) килгән. Алар урманда төн кунарга ниятләгән. Әмма экстремал туристларның хыялын аю җимергән.

Ир-атлар ярты сәгать буе ерткычтан качып йөргән. Әмма аюаларны күз уңыннан җуймаган. Шунда алар элекке колониянең бер бүлмәсенә йөгереп кергән дә “112” номерына шалтыраткан. Анда исә шул тирәдәге УФСИН хезмәткәрен ярдәмгә чакырганнар.

Ул, туристларны табып, аларны хәтәр урыннан алып чыккан һәм чәй эчерткән.


Фикер өстәү