Ләкин соңгы елларда ул сәхнәгә сирәк чыга башлады. Чөнки Айгөл җырлау белән бергә милли һөнәрчелекне үстерү эшенә дә алынды. Ул хәзер изү, хәситә, калфак, түбәтәй кебек милли эшләнмәләребезне дә ясый.
– Шундый моңлы тавышлы җырчының һөнәрчелеккә кереп китүенә нәрсә сәбәпче булды?
– Кечкенәдән рәсем ясарга ярата идем. Күрәсең, билгеле бер вакыттан соң бу кызыксыну тышка саркып чыккандыр. Бу эшкә биш ел элек алындым. Бик яратып, чын күңелемнән эшлим. Эшләнмәләремне Камал театрында халыкка тәкъдим итү, сату мөмкинлеге дә барлыкка килгәч, канатланып, тагын да тырышыбрак иҗат итә башладым. Иң беренче эшләнгән хезмәт Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган яулык иде. Бу идея минем үземә дә бик ошады һәм: «Нигә әле яулыклар бизәүне шушы юнәлештә дәвам итмәскә?» дип уйладым. Шулай итеп аларда Нәкый Исәнбәт, Гөлшат Зәйнашева, Мөдәррис Әгъләмов, Ренат Харис, яшь шагыйрьләр арасыннан Фәнил Гыйләҗев шигырьләре урын алды. Хатын-кызларыбыз яулыкны башына япса да, иңбашына салса да, үзләренең нинди милләттән булуын тойсын, шигъриятебез дә популярлашсын дигән ният белән башланып киткән эш иде. Аннары калфаклар, изүләр, сумкалар, алкалар, ирләр өчен түбәтәйләр, кәләпүшләр барлыкка килде. Халкыбызның онытыла башлаган милли бизәкләрен торгыза башладым. Аларның нигезендә – тарихи һәм «XIX гасыр ахыры–XX гасыр башында татарларның декоратив-гамәли сәнгате» дигән китаптан алынган үрнәкләр. Әтиемнән калган китаплар да бик күп, алар да ярдәм итә.
– Бу эштә сезгә кемнәр булыша?
– Кайбер эшләнмәләрне үзем үз кулларым белән ясыйм. Әлбәттә, ярдәмчеләрсез булмый, осталарым бар: рәссамнар, чигүчеләр, дизайнерлар. Агач буенча остабыз да бар. Чөнки без быел агачтан бик үзенчәлекле музыкаль тартма иҗат иттек. Ул бик күп һөнәр ияләренең, уннан артык кешенең җан җылысы белән барлыкка килде. Монда агач остасы да, чигүче дә, шулай ук оркестр, тавыш яздыручы да үз хезмәтен кертте. Шкатулкада урнаштырылган динамикта минем башкарудагы җырлар яңгырый. Иң зур хыялым – шушы тартмалар өйләрдә үз урынын тапсын, халкыбыз күңелендә җыр сәнгатенә, милли һөнәрчелегебезгә карата мәхәббәт арттырсын иде.

Хәзер киемнәр дә җитештерә башладык. Шәһәр образларын тәкъдим итәбез. Үзем дә сәхнә кешесе буларак, милли киемнән йөрүнең күп кенә уңай һәм тискәре якларын күрәм. Шуңа күрә мирасыбызны саклый торган җайлы да, зәвыклы да киемнәр иҗат итәсем килде.
– Бу кадәр идеяләр белән янып йөргәч, җырларга вакыт та калмый кебек. Сәхнәдә дә сирәк күренәсез, бөтенләй читләшергә җыенмыйсыздыр бит?
– Юк, мин читләшмим дә, югалмыйм да. Хәзерге вакытта «Халкым моңы» дип исемләнгән альбомымны тәмамлап киләм. Анда мирасыбызны саклап калуга багышланган халкыбыз җырлары, ретро һәм автор җырлары булачак. Сәхнәдә сирәк күренүемнең сәбәбе – хәзерге эшем белән мавыгып китү. Ул күп көч һәм вакыт, финанслар таләп итә. Әмма бу зарлану түгел. Җиренә җиткерим дисәң, бөтен эшне дә берьюлы башкарып булмый. Гаилә, балалар да бар, аларга да игътибар бирергә кирәк. Хәзер инде билгеле бер база тупладым, бераз җиңел сулап куйдым. Шуңа күрә җыр сәнгате юнәлешендә дә ныклап эшкә тотынырмын дип уйлыйм.
– Гаиләгез белән дә якыннанрак таныштырыгыз әле.
– Ирем Салават Табаев – җырчы, музыкант, культуролог. Тумышы белән Казахстаннан. Аның нәсел җепләре Алма-ата һәм Кульджа (Кытай) шәһәрләрендә гомер иткән зыялы татарларга барып тоташа. Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлады. Ул фән кешесе булгач, әтием белән очрашсалар, алтышар сәгать фән турында сөйләшеп утыра алалар иде. Өйләнешүебезгә 20 ел була. Салават миңа Көнбатыш музыкасын, ә мин аңа татар моңнарының бөтен байлыгын аңлатып, бер-беребезне тулыландырып яшибез. Җәмилә кызыбызга – 13, Җәлил улыбызга 8 яшь. Алар икесе дә – иҗади балалар, музыка мәктәбенә йөриләр. Кызыбыз театр сәнгате белән кызыксына, җырлый, ә улыбыз, әтиемә охшаган, ахры, фәнгә тартыла. Ул да әтием кызыксынган фәннәрне үз итә. Скрипкада уйнарга да өйрәнә.
– Бу урында әтиегез, танылган татар галиме Әнвәр ага Хәйригә бәйле хатирәләрне дә яңартыйк әле. Нинди сүзләрен, киңәшләрен күңелдә саклыйсыз?
– Ул миңа һәрвакыт ышана иде. Яшь чакта күп нәрсә тиз генә килеп чыкмый бит. Консерваториягә дә берничә тапкыр барып карарга туры килде. Ул чакта «Кызым, була, мин дә шулай башладым. Тормышта гаделсезлек күп, ләкин чиста юл белән генә бар. Үз-үзеңә тугры бул», дип, киңәшләре белән ярдәм итте. Әнием дә гел шулай диде. Әтием бик матур җырлый иде. Аны Казанга да театр һәм җырга мәхәббәт алып килгән. Марсель Сәлимҗанов курсында укыган. Ләкин аны: «Әнвәр, син фән кешесе, фәндә булырга тиешсең», – дип, университетка чакырып алганнар. Милләт җанлы кеше иде ул. Телевизордан берәр татар кешесенең уңышы турында күрсә, «Ура» дип тә кычкырырга мөмкин иде, көнчелек хисе булмады аңарда. Йөрәгемдә ул җор теллелеге, моңлы тавышы белән саклана. Дуслар, туганнар җыелган җирдә әтием «Уел», «Гөлҗамал»ны сузып җибәрә иде. Мин менә шундый мохиттә үстем. Әнием дә бик матур җырлый иде. Ул Пермь өлкәсенең Барда районыннан Казанга килеп, музыка факультетына укырга керергә имтиханнар биргән. Ләкин рус теленнән сынауны тапшыра алмаган. Авыл кызы бит инде. Шулай итеп кире кайтып киткән. Бер елдан соң университетка татар теле бүлегенә укырга кергән. Әтием белән шунда танышкан алар. Икесен дә Казанга җырга мәхәббәт алып килгән.

– Ничек уйлыйсыз, хәзерге вакытта халык көйләренең кадере бармы?
– Кызганыч, кайвакыт төшенкелеккә дә биреләсең. Җыр сәнгатенең кадере бетеп бара. Халкыбыз мирасын саклаучыларга мөмкинлек күбрәк булсын, халкыбыз моңнары ешрак яңгырасын иде. Үзем дә, җәүһәрләребез күп гасырлар саклансын, дип, хәлдән килгәнчә тырышам, шул хезмәтемнән канәгатьлек алам. Минем өчен иң мөһиме – тамырларыбызны, бай тарихыбызны, рухыбызны, телебезне саклау һәм киләчәк буынга тапшыру. Ләкин җәмгыятьтә бүген күп нәрсә күңел ачуга кайтып кала, шау-шулы чараларга зуррак игътибар бирелә. Телевидение-радиога кем түли, шул чыга. Хәзер мирасыбызны саклап калуга юнәлтелгән проектлар, җырларны, клипларны тәкъдим итү авыр. Алар телевидение, радио аша ешрак яңгыраса, халык та күңеленә сеңдерер, яшьләр дә шул моңнарыбызда тәрбияләнер иде. Әлбәттә, югары сәнгатебезне тәкъдим итә торган радиолар бар, ләкин алар аз. Бу Татарстанга гына хас күренеш түгел. «Фасфуд» дип әйтәбез бит, кешелек дөньясында «тәме» бер көнлек булган әйберләр йогынтысы барлыкка килде. Яшь буынны шуннан саклап калу өчен әти-әниләргә һичьюгы гаиләдә булса да классик җырларыбызны тыңлап, элекке фильмнарыбызны карап, аларны анализлап, балаларының фикерләү сәләтен үстерергә кирәк. Бу – интеллектуаль хезмәт. Үзебез дә балаларыбыз белән шул юнәлештә эшләргә тырышабыз.
– Һәм сезнең кебек җырчыларыбызның сәхнәдә булуы да кирәк. Альбом чыккач, концертыгызны да күрәсе килә...
– Без ирем белән хәзер бергәләп тә иҗат итәбез. «Егерменче гасыр» дигән төркем оештырдык. Элекке моңлы җырларыбызны яратучы тамашачылар, зыялы, затлы кешеләр аларны яратып кабул итә. Зур булмаган мәйданнарда еш чыгышлар ясыйбыз. Без сан, күләм артыннан чапмыйбыз, безгә сыйфат кирәк. Күптән түгел Төркиядә Анталия татарлары өчен чыгыш ясап кайттык, Сабан туенда да катнаштык. Милләттәшләрем каршында моңлы җырларыбызны башкару ул үзгә, алар мондый очрашуларны көтеп торалар. Аллаһ боерса, альбомым чыккач, Казанда концерт оештыру ниятем дә бар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез