Газетага язылу

Фәрид Абдулганиев Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды

Фәрид Абдулганиев Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды. Тиешле карарны депутатлар республика парламентының 24 нче утырышында кабул итте.

Фәрид Абдулганиев Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды
Фото: Татар-информ

Аның кандидатурасын 81 депутат хуплады, бер кеше каршы тавыш бирде. Исегезгә төшерәбез, Фәрид Абдулганиев Татарстан Дәүләт Советына өстәмә тавыш бирүдә республика парламентына депутат итеп сайланды. Моңа кадәр ул Татарстан Рәисе ярдәмчесе – Татарстан Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил вазифасын башкарды. Парламент Рәисе итеп аны «Бердәм Россия» фракциясе тәкъдим итте.  

Белешмә: 1976 елның 13 мартында Кырым өлкәсенең Феодосия шәһәрендә туган. 1998 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң хезмәт эшчәнлеген “Казан дәүләт университетының экспертиза һәм маркетинг үзәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә икътисад һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе вазыйфасында башлап җибәрде. 2001-2005 елларда Казан шәһәре администрациясенең “Хокук тәртибе” Шәһәр фонды башкаручы директоры булып эшләде. 2006 елның гыйнварында Казан шәһәре башкарма комитетының Икътисадны үстерү комитеты  стратегик планлаштыру һәм территорияләрне үстерү бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде. 2006 елның декабреннән 2009 елга кадәр – Казан шәһәре башкарма комитетының Икътисадый үсеш комитеты рәисе урынбасары. 2009-2015 елларда – “Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы башкарма дирекциясе” автоном коммерциясез оешмасының “Универсиада авылы” департаменты директоры (Универсиада авылы мэры). 2015 елда Мәскәүнең “СКОЛКОВО” идарә мәктәбен тәмамлаган. 2015-2018 елларда – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры. 2018-2020 елларда – Татарстан Республикасы икътисад министры. 2020 елда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде, 2020 елның мартыннан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил вазыйфасында эшләде. 2023 елның февраленнән Татарстан Республикасы Рәисе (Башлыгы) ярдәмчесе – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил. 2026 елның 20 сентябрендә 50 нчы Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Фәрид Солтан улы Абдулганиев – икътисад фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре