Газетага язылу

Токсиколог Алия Насыйбуллина: «Сәламәтлеккә игътибарлы булсак кына БАДлар ярдәм итә ала»

2026 елның беренче кварталында илдә 197 миллионнан артык төргәк БАД җитештерелгән. «Честный знак» маркировка системасы мәгълүматлары бу. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырсак, әлеге күрсәткеч 9,5 процентка күбрәк. Учлап ашыйбыз диярсең...

Токсиколог Алия Насыйбуллина: «Сәламәтлеккә игътибарлы булсак кына БАДлар ярдәм итә ала»
Фото: шәхси архивтан

Россиядә яшәүчеләрнең 68 проценты елына бер тапкыр булса да биологик актив өстәмәләр сатып алган. Дарулардан баш тартып, белер-белмәс БАД куллану нәрсә белән яный? Агуланмас өчен аларны ничек дөрес кулланырга? Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы-эксперты, Казанның М. Садыйков исемендәге 7 нче клиник хастаханәсе кискен агуланулар бүлеге мөдире Алия НАСЫЙБУЛЛИНА белән сорауларга җавап эзләдек.

– Алия Рөстәмовна, ни өчен БАДлар дару түгел, азык-төлек исәбенә керә? Бу аларның куркынычсызлыгына һәм сыйфат контроленә йогынты ясыймы?

– Дару препаратлары атамалары системасына кертү өчен, БАДлар дарулар кебек үк тикшерү дәрәҗәсен узмый. Күләмен, ягъни дозировкасын сайлау, шулай ук куллану максаты буенча да нәтиҗәсе шикле. Шуңа күрә алар ризыкка өстәмә буларак исәпләнә.

– Шулай да күпләр элеккечә рекламага бирелә һәм «табигый» БАДларны даруларга тулы алмаш дип саный. Бу үзенә күрә модага әйләнде. Еш кына туганнары, дуслары киңәше белән генә эчә башлаучылар күп. БАДлар эчеп агулану еш очрыймы? Нинди өстәмәләр аеруча куркыныч?

Хәзер «сарафан радиосы» киң таралган. «Миңа ярдәм итте, сиңа да ярдәм итәргә тиеш», – дип, бер-берсенә киңәш итү очраклары күп. Сезнең анализларны, хроник авыруларыгызны һәм организмыгыз күтәрә алмаган шәхси үзенчәлекләрегезне исәпкә алып, даруларны да, витаминнарны да, БАДларны да табиб күзәтүе астында гына кабул итәргә кирәк. Идиосинкразия дигән төшенчә бар, ул токсик эффектны яки организмның хәтта тикшерелгән даруларны да күтәрә алмавын аңлата. БАДлар белән агулану куркынычы да зур. Югары дозировкаларда кулланганда, кара тмин, берберин һәм альфолиполий кислотасы сыгынтысыннан ясалган препаратларның бавырны зарарлау куркынычы бик зур.

– БАДлар белән кайчан шулкадәр дуслашырга өлгердек соң әле? Пандемия вакытында, D витаминына, цинк һәм селенлы препаратларга ихтыяҗ артып киткәч күбрәк куллана башладыкмы әллә?

– Чынлыкта ихтыяҗ арту пандемия һәм сез санап киткән препаратларга бәйле түгел. Спорт белән шөгыльләнүче кешеләр категориясе бар. Спортчылар югары физик йөкләнеш ала. Хәлне тиз кайтару, билгеле бер калория җыю, туклану сыйфаты мөһим алар өчен. Шуңа өстәмәләр, витаминнар, микроэлементлар кулланалар. Тик хәзер БАДларга ихтыяҗ нык артты. Монда мәгълүмати каналларның, блогерларның йогынтысы да зур. Әмма сез ниндидер блогерга колак саласыз икән, аның югары медицина белеме бармы-юкмы икәнлеген белешегез. Чөнки БАДларны тәкъдим иткәндә, патологик, физиологик процессларның, бөтен организмның үзенчәлекләрен аңларга кирәк. Шулай ук әлеге БАДларны һәм витаминнарны эчүнең нинди куркыныч белән янаганын да аңлау мөһим.

– Сезнең тәҗрибәдә БАДлар бавырның каты зарарлануына, мәсәлән, циррозга китергән очраклар булдымы?

– Цирроз – озак вакытлы процесс. Аңа дөрес тукланмау, исерткеч эчемлекләр куллану, сәламәт яшәү рәвеше алып бармау сәбәпче була. Ә менә фульмитант гепатит (бик тиз барлыкка килә һәм авыр уза торган халәт, бавыр тукымасының массив некрозы (үлүе) күзәтелә), токсик гепатит очраклары булды.

– Хәзер «бу сиңа һичшиксез ярдәм итәчәк» дип, белер-белмәс төрле БАДларны эчертеп, сине «дәваларга» тырышучы «сетевик»лар да адым саен. Ышанып, препаратлар сатып алырга тәвәккәлләгән кешегә бу нәрсә белән яный?

– Бу теләсә нәрсә белән янарга мөмкин. Ким дигәндә, кулланырга теләгән препаратның составын аңларга кирәк. Сезгә бу гомумән кирәкме? Нинди максат белән эчәргә җыенасыз? Витамин һәм БАД кабул итә башлаганда, беренче чиратта, табиб белән киңәшләшергә кирәк, яңа гына тапшырган анализ нәтиҗәләре дә кулыгызда булсын. Табиб кына сезнең бу препаратларга мохтаҗмы-юкмы икәнен ачыклаячак.

– Маркетплейслар аша сатып алынган БАДларга ышанып буламы?

– Барысы да тәэмин итүчеләрдән һәм аларның матдәләрне сатуга рөхсәт бирә торган сертификатлары булу-булмауга бәйле. Маркетплейсларда, даруханәдән аермалы буларак, намуссыз товар сатучылардан препарат алу куркынычы күбрәк булырга мөмкин.

– Тагын бер куркыныч юнәлешне – үсемлек препаратларының төрле концентратларын куллануны искәртеп үтик. Табигый дибез дә, зыянсыздыр кебек тоела. Үсемлек кенә бит ул, янәсе! Кайнар суда пешереп алган шул ук ромашка белән аның концентраты арасында аерма бардыр бит?

– Концентратлар һәм төнәтмәләр – матдәләрнең бик югары концентрациясе ул. Бигрәк тә үсемлек төнәтмәләренә кагыла бу. Аларны ясау өчен үсемлекнең кайсы өлеше алынуы да мөһим: чәчәкләреме, сабакларымы, яфракларымы? Моның белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче биологлар үсемлекнең кайсы өлешендә нинди матдә булуын, аның елның кайсы вакытында җыелганын төгәл аңлыйлар. Мәсәлән, шул ук сез искә алган ромашка тынычландыра, ләкин төнәтмәләр, майлар, концентратлар хәлне катлауландырырга мөмкин.

– БАДлар кулланганнан соң нинди билгеләр кичекмәстән кабул итүне туктатырга һәм табибка мөрәҗәгать итәргә сәбәп булырга тиеш?

– Беренче күрсәткеч – десептик синдром. Ягъни эч авырту, күңел болгану, косу, тиредәге таплар, шешенү, тире төсе үзгәрү игътибарны җәлеп итәргә тиеш. Бу билгеләр буенча табиб нәтиҗә чыгара һәм тикшеренү билгели.

– БАДлар даруларның тәэсирен көчәйтә аламы?

– Әлбәттә. Хәтта витаминнар һәм микроэлементлар да үзара үзләштерелергә яки, киресенчә, йогынтыны киметергә яки көчәйтергә мөмкин. Ниндидер антибактериаль, гөмбәгә каршы препаратлар кабул итәбез икән, аларны БАДлар белән бергә эчү бу дарулардан көтелгән нәтиҗәне бөтенләй бирмәскә мөмкин.

 – Берьюлы берничә БАД кабул итү куркынычмы?

– Әйе. Хәтта майда һәм суда эри торган витаминнарны берьюлы эчкәндә дә кайсы үзләштереләчәк, кайсы – юк. Өстәвенә микроэлементлар һәм витаминнар билгеле бер вакытта һәм билгеле бер ризык кабул иткәндә кире реакция бирергә мөмкин. Ягъни бу куркыныч та тудыра әле. Препаратларны нәрсә белән эчеп җибәрүегез дә мөһим. Сумы ул, баллы эчемлекме, каһвәме. Каһвә, гомумән, витаминнар эчүгә зарарлы йогынты ясый. Тагын бер мөһим нәрсәне әйтү урынлы булыр. Хәзер, ферритин түбән дип, организмдагы тимерне мөстәкыйль рәвештә тулыландырырга тырышучылар арта. Үзләренә капельница куялар, валентлы тимер БАДлары эчәләр. Ферритин – организмда тимер җитешсезлеген генә күрсәтми, ялкынсынуга да ишарәли. Анемиянең һәм тимер үзләштерелмәүнең берничә төре бар. Табиб ярдәмендә сәбәпләрен ачыкламыйча, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый.

– Әйдәгез, БАДлар белән ничек дөрес дуслашырга икәнен аңлатып китик. Димәк, анализлардан башларга кирәк?

– Туклану, йокы, хәрәкәтләнү режимын көйләмәсәк, исерткеч эчемлекләр куллануга һәм тәмәке тартуга чик куймасак, бер генә БАД та ярдәм итә алмаячак. Сәламәтлеккә игътибарлы булсак кына БАДлар ярдәм итә ала. Табибка үз белдегегез белән анализлар тапшырып барырга да киңәш итмәс идем. Иң беренче чиратта табиб белән киңәшләшергә кирәк, сезнең зарларыгызны тыңлап, сорауларыгызны ишеткәннән соң гына ул кирәкле анализлар билгеләячәк. Аларның нәтиҗәсе буенча, кирәк дип тапса, БАДлар киңәш итәргә мөмкин.

«Честный знак» фаразы буенча, 2026 елда әйләнешкә якынча миллиард төргәк БАД керәчәк икән. Бу әле Россиядә җитештерелгәннәре генә. 2025 елда БАД кулланучыларның 80 проценттан артыгы – 25–35 яшьлек кешеләр, ди ВЦИОМ тикшерүләре.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре