Россия политологлары, социологлар, сәяси күзәтүчеләр һәм гавами сәясәт вәкилләре анда экспертлар сыйфатында чыгыш ясады. Клубта катнашучылар сайлау алды кампаниясе турында һәм сәяси партияләрнең 18-20 сентябрьдә узачак сайлау йомгаклары буенча Дәүләт Думасының яңа составына керү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
“Җәмәгатьчелек фикере” фонды” - Татарстан үткәргән соңгы социологик тикшеренү мәгълүматлары буенча, сораштыруда катнашучыларның 74,2 проценты сайлауга барырга җыена. Социолог, Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры Мария Ефлова, бу санга тукталып, болай диде: “Кешеләребезнең социаль, сәяси активлык дәрәҗәсе, кәефе – узган елдагы кебек үк. Яшьләр даирәсендә уңай динамиканы аерым билгеләп үтәргә мөмкин: егет-кызларыбыз гражданлык җәмгыяте эшенә, волонтерлык хәрәкәтенә, хайваннарны кайгыртудан алып, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә кадәр – төрледән-төрле эшләргә актив төстә кушыла”.
Тавыш бирү нәтиҗәләре фаразына килгәндә, Мария Юрьевна “Бердәм Россия”нең төбәк исемлегендә иң беренче булып торучы Рөстәм Миңнехановның партияне хуплауга үзеннән зур өлеш кертүе турындагы фикер белән килешүен әйтте. “Рөстәм Нургалиевич, һичшиксез, Татарстанның сәяси лидеры булып тора. Ул партиянең төбәк исемлегендә иң беренче булып торган бер мәлдә, Татарстанда шәхсән үзе ирешкән халык ышанычы белән бүлешә. Сайлаучыларның күп өлеше Рөстәм Миңнехановны хуплый. Ул Казандагы, Татарстандагы гына түгел, тулаем бөтен Россиядәге социаль һәм сәяси процессларда катнаша”, – дип билгеләп үтте социолог. Экспертлар утырыш барышында билгеләп үткәнчә, социаль тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, Татарстанда бары тик ике партия – “Бердәм Россия” һәм КПРФ кына ышанычлы төстә 5 процентлы чикне уза ала, ЛДПР исә – 5% чигендә тора.
Политолог һәм төбәкне өйрәнү белгече Михаил Виноградов, моны ничек аңларга, дигән сорауга җавап бирде.
“Күп кенә партияләрнең сайлау алды кампанияләрендә кризис чаткыларын күрәбез. Әле берничә көн элек кенә “Яблоко” партиясенә бәйле кризиста берьюлы өч партия – ЛДПР, “Справедливая Россия” һәм “Родина” калды”, – диде ул. Виноградов басым ясап әйткәнчә, быел сайлау шактый ук катлаулы шартларда уза, җиңел генә җавап табып булмый торган яки халыкта борчу уяткан сораулар һәм мәсьәләләр арта. Шуңа да карамастан, Татарстан әлеге тискәре трендка бирешмичә, федераль дәрәҗәдә мәнфәгатьләребезне яклаячакларын һәм аларга йогынты ясаячакларын аңлаган хәлдә, үз кандидатларын хуплый. Эксперт Павел Данилин парламентка үтмәгән партияләрнең катнашуына һәм алдагы сайлаудагы мөмкинлекләренә тукталып үтте.
Ул узган атнада “Яблоко” партиясен сайлау алды кампаниясеннән төшереп калдыру сәбәпләрен аңлатты. “Яблоко” партиясе үзен ихтирам иткән теләсә кайсы сәясәтчегә керергә яраган оешма булудан туктады. Партиянең глобаль процессларга йогынты ясаучылар кулында җимергеч корал булып торуын аңлаган барлык сәясәтчеләр аннан китте”, – диде ул. Данилин яңа составтагы Дәүләт Думасына җәмгыятьнең нинди таләпләр куячагын да әйтте. “Махсус хәрби операция тәмамланганнан соң да Көнбатыш илләре белән конфликт туктамаячак. Янә катлаулы шартларда эшләргә туры киләчәк. Яңа чакырылышта үсеш бурычлары беренче урында торачак, ә инде иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре, элеккечә үк, икенче урында булачак”, – диде эксперт. “Волга” клубында катнашучылар шундый уртак фикергә килде: Татарстанда сайлау алды кампаниясе нәтиҗәле төстә үткәрелеп килә: барлык кандидатлар теркәлгән, агитация кампаниясе, бернинди җәнҗалсыз һәм “пычрак” технологияләрсез, тыныч кына башланып киткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез