Яңгырлар да көттермәс, һәр кеше үз бакчасын кайгырта. Ә без бәрәңгене иң беренче булып бабайлар бакчасыннан алабыз. Олы кеше борчылучан була бит. Тынычлап торсыннар әле, дибез.
Әнә бабайның өч улы – безнең әттә, дәү абый, кечкенә абый җир каера. Киленнәр, без – бала-чага артларыннан җыеп барабыз. Тизрәк эшләсәң, сәнәк белән актарып чыгарган һәр төпне чүпләп барырга өлгерәсең. Арт саныңны чиләккә терәсәң, бетте инде. Узалар да китәләр.
Бәрәңгене ничә төргә аерасын бабай хәл итә. Өчкә була инде ул, гадәттә. Ашарга дигән эресе, утыртырга дигән уртачасы, чебиләргә дигән вагы. Башта сиңа, 6–7 яшьлек балага, вак бәрәңге җыйдырталар. Әниләр артыннан берне дә калдырмаска тырышып җыябыз. Калдырырсың, бар! Арттан бабай галушы белән җирне актарып йөри. Балчыкка батып яшеренеп калган бәрәңге килеп чыкса, кире борып алдыра. Оят була инде шул чакта, малай... Бераз үсә төшкәч, үзебезгә аерым буразна ышанып тапшыралар. Анда инде син берәр туганың белән кара-каршы басып бәрәңгене өчкә аерып җыясың. Дәрәҗә!
Үзебезгә сөйләшергә вакыт та юк, колаклар мәгълүмат җыя: олылар эшли-эшли авыл хәлләрен сөйләшә. Бөтен кешенең авызында – бәрәңге.
– Нәзир быел яңа сурт утырткан иде, бик әйбәт үскән.
– Кантур янына бәрәңге җыючылар килгән. Өч сумнан алалар, ди.
– Фәлән абый әле сабагын да чапмаган. Бәрәңгесен кар астыннан җыярга уйлыйдыр быел.
Бабай да олыгайды. Капчык кына тотып тора хәзер. Уллары рәтеннән үзе дә бәрәңге каерган бабабыз, инсульт кичергәннән соң, шундый эшкә яравына да сөенә. Элегрәк булса, эш ара күршеләрнең дә хәлләрен белеп, бәрәңгеләрен карап бер әйләнер, безгә сөйләр иде...
Бәрәңге җыйганда аерым бер кеше капчык тотып торса, дөнья рәхәте инде ул! «Бабай, эресе!», «Бабай, утырта торган капчык бармы?», «Вагын алып киләм!» – дип кычкырабыз гына, бабай инде кирәкле капчыкның авызын киң ачып, каршы алып тора. Эш җырлап бара.
Соңгы буразналарны тәгәрәшеп яткан бәрәңгеләрдән арындырабыз. Бәрәңге бакчасының теге башында, без чыгып җитәсе буразналар беткән җирдә яшь бәрәңгене иске чиләк белән каплап, утыннарына ут төрткән. Эш бетүгә, бәрәңге әзер булачак! Бабайның Люська исемле аты да җигелгән инде. Уллары арбага бәрәңге капчыкларын төйиләр, бабай атны карап тора. Көйсезләнә башлаган атка: «Нишлисең?» – дип кинәнә, ат, бабайдан куркып, башын күтәреп кешни дә ике адым артка атлап куя. Калган капчыкларны тәртип бозмыйча гына ташып бетерә. Люськаның да безнең белән беррәттән берничә көн эшлисе бар әле. Кабиләдә бакчалар күп. Безнеке берәү генә булса да, бик озын. Дәү абыйларныкы икәү әле әнә. Бер көндә генә бетереп тә булмас. Үз эчеңнән уйланып, бер атнага план корасың шулай.
– Сезнең белән таулар күчерергә була, балалар! – дип, бабай безне мактый, күңелебезне күрә. Менә бәрәңге җыелып бетте. Бик вакытлы – тиздән көтү кайтачак. «Бар, әбиегезгә әйтегез», – дип, бабай безне кертеп җибәрә. Чабышабыз! Кем алданрак сөенче алырга өлгерә?
– Әби, казып бетердек!
– Чынмы? Малатсы, хлопсы! Ай, маладислар, бүген бетәр дип уйламаган идем, – дип аптыраган була әби. Бетмиме соң инде, бакча тулы кеше ләбаса!
Өстәл янында әбинең токмачлы ашын, бүген генә суеп-чистартып пешергән чеби итен ашаганда олылар үзара сөйләшкән була.
– Иртәгә кар ява, диләр...
Ничек инде?! Безнең бәрәңге казылмаган бит әле! Юу-ук, бездән көләләр генә болар, куркыткан булалар. Иртәгә үк дәү абыйларныкын, аннары безнекен казыйбыз. Яңгыры да, кары да яумый торсын!
Олылар ашап кузгала. Ул арада өстәл янына без кунаклыйбыз. Әби безгә дип алдан алып куйган туңдырмаларын, «пачуп»ларын («чупа-чупс») чыгара. Эх, бәрәңге бетмәсен иде ул. Көн саен менә шулай җыелышып, бәрәңге казып яшисе иде!
...Без үсеп таралыштык, бакчалар да кечерәйде. Бәрәңгене дә әттә белән нәнә атна уртасында әкренләп үзләре казып ала. Көне аяз булганда, көч барында, диләр инде. Безне борчымаска тырышкан булалар. «Кайтыгыз, бәрәңге казыйбыз», – дисәләр, очыплар кайтасымны аңламыйлар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез