«Тозлы күл» ябылган, «Диңгез күзе» кипкән, Татарстанда җир убылган: табигатьтәге үзгәрешләрнең сәбәбе нидә?

Кайдадыр һич уйламаганда җир убылган, кайдадыр күл юкка чыккан, сулыклар корыган, икенче бер урында тулы бер ял итү зонасы куркыныч астында калган. Табигатьнең мондый көтелмәгән сюрпризлары уйландыра да, гаҗәпләндерә дә, шомландыра да. Соңгы елларда сулыклар нинди үзгәреш кичерә? Аларның сәбәпләре нидә? Һәм әлеге үзгәрешләр кешелек дөньясына нинди йогынты ясый? Галимнәр белән шул хакта сөйләштек.

«Тозлы күл»гә ни булган? 

Россиянең иң популяр ял һәм сәламәтләндерү курортларының берсе булган «Тозлы күл»дә башка елларда 1 июньдә сезон ачыла торган иде инде. Быел сабыр итеп торалар. Яз айларында, курорт хәтта бөтенләй эшләмәскә мөмкин, дигән хәбәрләр дә таралды.  Билгеле, күңелсез яңалыклар эшмәкәрләр һәм Соль-Илецк халкы өчен дә, ял итәргә нәкъ менә шунда барырга тәгаенләп торучылар өчен дә аяз көнне яшен суккан кебек кабул ителде. Берәүләр, акча эшләп калу мөмкинлеген кулдан ычкындырабыз, дип борчылса, икенчеләр сәламәтлекләре турында уйланды. Әлеге күңелсез хәлләрнең сәбәбе – курорт территориясендә урнаәкан тозлы күлләрдәге карст процессы. Гади тел белән әйткәндә, җир астында, тоз шахталары тирәнлегендә бушлык барлыкка килеп, җир убылып төшү куркынычы барлыкка килгән. Хәтта бер төркем галимнәр киләчәктә Соль-Илецкиның туристик үзәк булып эшләвенә дә шик белдерә. Тик «Урал56.Ру» порталы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта «Тозлы күл» оешмасы карст упкынын төзәтү һәм ярларны ныгыту эшләре белән шөгыльләнә. Әгәр яңгырлар явып, эшне тоткарламаса, курорт үз эшен 20 июньдә башлап җибәрергә мөмкин.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: карст процесслары курорт территориясендә моңа кадәр дә булган. 1979 елда комплексның иң эре Развал күле, тозлылык кимү сәбәпле, төбе юылып, берничә сәгать эчендә тулысынча төпкә төшеп киткән. Ул вакытта аның сулары җир астындагы беренче сортлы тоз эшләп чыгара торган шахтаны батырган. Моннан тыш, зур булмаган үзгәрешләр 2003 һәм 2010 елларда да күзәтелгән. Ул елларда Развал күле янәшәсендәге Городское күленең пляж ландшафты үзгәргән.

Татарстан Фәннәр академиясенең экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтының гидрология лабораториясе мөдире, география фәннәре кандидаты Асия Горшкова әйтүенчә, «Тозлы күл» курортындагы тоз һәм ләм күлләренең төбендә үзгәрешләр барлыкка килгәч, администрациянең кешеләр гомерен куркыныч астына куймас өчен алдан хәстәрен күрүе, кисәтүе – дөрес адым.

– Карст – ниндидер көтелмәгән күренеш түгел, – ди галимә. – Ул – табигый процесс. Аннан берничек тә качып котылып булмый. Ягъни тау токымнары табигый сулар белән юыла. Әлеге процесслар нәтиҗәсендә рельефта төрле карстлы формалар барлыкка килә: чокыр, упкын, шахталар, каналлар һәм башкалар.

Могҗиза

Кышын халыкны тагын бер вакыйга гаҗәпләндергән иде. Россиянең җиде могҗизасының берсе булып саналган, Мари Иленең иң матур һәм туристлар арасында иң популяр булган «Диңгез күзе» («Морской глаз») күленең суы кинәт кенә юкка чыгып, зур чокыр гына утырып калган иде.

Билгеле булганча, «Диңгез күзе» – табигать процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән күл. Аның суы 2014 елдан кими башлаган иде. Ике елдан ул кабат үз хәленә кайтты һәм яңадан суын югалта башлады. Галимнәр ул вакытта су асты гөрләвекләренең юкка чыгуын һәм күлнең су белән тәэмин ителеше бозылуын әйткән иде. Шуңа күрә күлнең юкка чыгу сәбәпләрен өйрәнүче галимнәр беренче сәбәп итеп грунт суларының кимүен күрсәтте. Тик кеше йогынтысы барлыгын да инкарь итмәделәр. Алар фикеренчә, геологик процессларга скважиналарның тәэсире зур булган.

Галимә Асия Горшкова аңлатуынча, «Диңгез күзе» күле акбур һәм башка яхшы уалучы тау токымнарыннан (табигать процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән бер яки берничә минераль яки органик матдәләрнең массасы яки агрегаты) тора. Алар исә тиз юыла һәм чатный.

– Кышын күлнең төбе чатнап, суы китте. Әйе, язын күлгә су кабат җыела башлады. Бу – язын күп сулыкларга хас булган, гадәти күренеш. Ләкин алар озак торырмы? Беркем дә әйтә алмый, чөнки бер тапкыр чатнаган ярыктан су кабат агып бетәргә мөмкин, – ди Асия Горшкова.

Кеше көче

Күршеләрдә хәлләр менә шулайрак. Татарстан сулыкларында вазгыять ничек соң? КФУның идарә итү, икътисад һәм финанслар институтының кафедра мөдире, профессор Нәфисә Минһаҗева әйтүенчә, Татарстанда карстлы күлләр юк. «Диңгез күзе» күленең төсе дә уникаль. Безнең территориядә андый сулыклар шулай ук юк. Үзенчәлекле күл дигәндә галимә Әлмәт районындагы Акташ упкыны (Акташский провал) күлен атады.

– Әлеге күл шулай ук су асты сулары белән тәэмин ителә. Аның тирәнлеге 28 метрга җитә. Ләкин суы күп түгел. Бу суны бакчачылык ширкәтләре алуга бәйле. Бу күл шулай ук үзенчәлекле һәм гаҗәп, ул – Татарстанда бердәнбер, – ди профессор.

Моннан тыш, галимә уникаль табигый сулыклар дигәндә Зәңгәр күлне атады.

Алда язып узган күренешләр Татарстан территориясендә күзәтелмәсә дә, сулыклар дөньясындагы үзгәрешләр уйландыра. 2018 елда басылып чыккан «Татарстан Республикасының су объектлары» белешмәсендә китерелгән мәгълүматлар буенча, республикада 14867 су объекты бар. Аларның 6914е – елгалар, 6621е – күлләр, 1328е – буалар, 4 – эре сусаклагыч. Кечкенә елгаларның саны 5206 тирәсендә тирбәлә.

– Республикада һәр ун ел саен 1500 тирәсе күл юкка чыга. 1994 елдан 2006 елга кадәр – 1425, 2006–2018 еллар эчендә 1681 күл юкка чыккан, – диде география фәннәре кандидаты Асия Горшкова.

Галимә әйтүенчә, сулыкларның агымы формалашуга төп ике фактор йогынты ясый. Беренчесе геологик һәм метеорологик процесслар булса, икенчесе – кеше йогынтысы. Соңгысы сулыклардагы үзгәрешләрне берничә тапкырга тизләтә.

– Җирнең географик тышчасы үзгәрүгә сусаклагычлар төзү бик зур йогынты ясады, – дип аңлата галимә. – Татарстан территориясенең 84 проценты сусаклагычларның барлыкка килгән яңа су җыела торган урыннарыннан гыйбарәт. Куйбышев сусаклагычы республиканың гомуми мәйданының 56 процентын, Түбән Кама – 21, Зәй һәм Карабаш сусаклагычлары хисабына үз чикләрен зурайткан Дала Зәе (Степной Зай) тагын 7 процент мәйданны алып тора.

Асия Горшкова сүзләре буенча, табигатьтәге әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә, кайдадыр күлләр юкка чыга, ә кайдадыр, киресенчә, яңалары барлыкка килә. Мәсәлән, Казансу бассейнында сусаклагыч төзелгәннән соң, 128 яңа агым барлыкка килә. Аның каравы 60ы корыган. Һәм мондый процесслар Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларына да хас.

– Елгалар системасындагы үзгәрешләр аның сыйфатына да йогынты ясый, – ди галимә. –  Соңгы 15 елда, гидрохимик һәм гидробиологик анализлар нәтиҗәләре буенча, сулыкларның 40 проценты «бик пычрак», 42 проценты «уртача пычрак» һәм «пычрак» дип табылды. Нибары 18 процентының гына «чиста» булуы ачыкланды.

Сулыкларда баручы үзгәрешләргә сусаклагычлар төзү генә йогынты ясамый, әлбәттә. Әйе, галимә әйтүенчә, бу – төп сәбәп. Тик моннан кала, су җыю урыннарында корылмалар төзү, урманнарны бетерү, сулыкларны бетереп, җирләрне сөрү, тиеш булмаган урыннарда буалар бөяп кую, җиргә чамадан тыш күп ашлама кертү, сәнәгать, авыл хуҗалыгы объектларында, шәһәрләрдә яңгыр канализация системаларында чистарту корылмалары булмау елга-күлләргә тискәре йогынты ясый.

– Хәзерге заманның иң актуаль проблемаларыннан берсе – су белән тәэмин итүнең табигый чыганаклары кимү. Экологиядәге тискәре күренешләрнең нәтиҗәсе нинди буласын алдан фаразлап та бетереп булмый. Шуңа күрә аларны төзәтү өстендә эшләргә кирәк, – дип саный Асия Горшкова. – Экологик-икътисади баланска ирешер өчен әйләнә-тирәдәге вазгыятькә анализ бирергә кирәк. Шул ук вакытта бу эштә дәүләт органнарын да җәлеп итү, тиешле законнар кабул итү һичшиксез мөһим.

Җир убылу

Хәер, үзгәрешләр сулыкларда гына түгел, җирдә дә еш күзәтелә. Мәсәлән, күптән түгел Яшел Үзән районының Түбән Вязовые авылы тирәсендә һич көтмәгәндә сөрүлек җире убылып төште. Авыл халкы сүзләренчә, аның тирәнлеге өч катлы йортка тәңгәл. Убылган җирнең гомуми мәйданы 200 квадрат метр чамасы тәшкил итә. КФУның гомуми геология һәм гидрология кафедрасы доценты Айрат Латыйпов сүзләренчә, моның сәбәбе – җир асты суларының тау токымын юып, аста бушлык барлыкка килү. Киләчәктә чокыр су белән тулырга мөмкин дигән фаразлар да бар.

Әлеге хәлне урынга чыгып тикшергән галимнәр, тора-бара чокыр тагын да зураерга мөмкин, дигән фикер әйткән иде. Без исә Түбән Вязовые авылы советының башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Гыйниятовка шалтыратып, шул хакта белештек.

– Әлеге  бернинди дә үзгәрешләр юк. Убылган җирнең мәйданы шул килеш тора, әлегә су да күренми. Киләчәктә бу урынны нәрсә эшләтербез – әйтә алмыйм. Әлегә күзәтүдән ары берни дә эшләп булмый, – диде ул безгә.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү