Укыган саен укыйсы килә: начар хәбәрләргә бәйлелек нәрсәсе белән куркыныч?

Күңелле хәбәрләр тансык заманда яшибез. Бер карасаң, кеше начар яңалыклардан арыну җаен карар иде. Арабызда исә аларны махсус рәвештә эзләп, табып, йотлыгып һәм теләп укучы-караучы-тыңлаучылар да бар икән. Соңгы берничә елда андыйлар саны арта бара, ди белгечләр. Бу күренеш «думскроллинг» дип атала. Аның психикага тәэсире нинди? Тискәре яңалыклар агымына каршы торып буламы?

Нәрсәдән гыйбарәт?

Соңгы елларда кешелекнең сабырлыгы шактый сыналды. Әле чир, әле изоляция, хәзер инде башка бәла-казалар шаукымы тәэсирендә яшәргә туры килә.

«Думскроллинг» термины да коронавирус пандемиясе котырган чорда барлыкка килгән иде. Ул, гади итеп әйткәндә, тискәре хис-кичерешләр уятуга карамастан, начар яңалыклар белән танышырга омтылу дигәнне аңлата. Сүз уңаеннан: 2020 елның мартында коронавирус турында шомландыргыч яңалыклар уку эзләү системаларында иң популяр гамәлләрнең берсе булган. Хәзер исә тискәре хәбәрләргә бәйле кешеләрнең саны 30 процентка арткан.

Әлбәттә, думскроллинг пандемия темасы белән генә чикләнми. Ул көн кадагында торган актуаль хәлләргә бәйле рәвештә үзгәреп тора.

Контрольдән чыккан думскроллингның төп сәбәбе – мөһим яңалыкларны күз уңыннан ычкындырам дип курку. Кызыксынучан баш мие гел нәрсәдер аңларга, белергә омтыла, шәхеснең үзенә теге яисә бу күренеш ничек кагыласын төшенергә тели.

«ВТ» хәбәрчесен думскроллинг күренешенә аерым тукталырга Булат исемле әңгәмәдәше этәрде. Ул да үзен думскроллер дип атый ала икән инде. Ник дигәндә, иртәсе куркыныч, начар хәбәрләрне махсус эзләүдән, укудан башланып, киче дә шулай тәмамлана. Социаль челтәрләрдә күбрәк шундый хәлләрне яктырткан төркемнәргә язылган. «Бөтен кешелек ниндидер хәбәрне укыр да, аны мин белми калырмын кебек тоела. Ә дөнья арбасыннан төшеп каласы килми», ди ул.

«Дөнья арбасында күңелле яңалыклар да бар бит», – димен Булатка.

Билгеле, бар. Әмма начар хәбәрләр кешедә күбрәк хис-кичерешләр уята, адреналин өсти, ярсыта бит, – дип җавап бирде ул. – Мин контрольсез рәвештә ил-көндәге вазгыятькә, хәрби, сәяси тематикага яңалыкларны укырга яратам. Ә бу кырда күңелле яңалыклар юк диярлек. Башка сыймаслык куркыныч вакыйгалар да гел булып тора. Алары инде шаккатыра, «кеше ничек шулай булдыра ала соң» дигән уйга этәрә. Үзем генә укымыйм: башкаларга да шундый ук яңалыкларны җибәрәм. Бу гадәтне үзгәртә дә алмыйм шикелле инде.

Белгечләр ни уйлый?

Бик нык теләсәк тә, дөньядагы барлык яңалыклардан хәбәрдар булу мөмкин түгел. Тиз үзгәрүчән хәзерге заманда бигрәк тә. Шуңа күрә көн кадагындагы мәсьәләләрне «йоту» белән мавыгырга кирәкми, дип кисәтә белгечләр. Юкса сәламәтлек дигән бик кадерле нәрсәбез какшый башламагае.

Клиник психолог, фән кандидаты, психотерапевт, бәйлелек белән көрәш үзәге җитәкчесе Денис Макаровский думскроллингны кеше организмының стресска каршы реакциясе дип аңлата. Шуңа күрә, аннан котылу өчен, иң элек стресс чыганагын бетерергә кирәк.

– Безнең баш миебез мәгълүмат һәм калория кытлыгыннан формалашкан. Бу эволюция дәрәҗәсендә шулай. Шуңа да кайчагында аларны бертуктаусыз кабул итүдән туктый алмыйбыз да бит инде, килешерсез, – дип аңлата белгеч. – Үзеңне моны эшләмәскә мәҗбүр итәргә кирәк. Башка юл юк. Теләсә кайсы мәгълүматны кабул итүнең максаты бар. Шуларның иң мәгънәсезе – сиңа берничек тә йогынты ясамый торганын уку-карау-тыңлау. «Мин нәрсә телим?» дигән сорауны ешрак бирергә кирәк, шул исәптән яңалыклар тасмасын сыпырганда да. Бар нәрсәдән дә хәбәрдар булу кирәк түгел. Үзегезгә кирәген генә белү дә җиткән.

Кеше табигый ихтыяҗы аркасында думскроллинг белән шөгыльләнә. Психолог Галия Гыймадиева шундый фикердә. Борынгы заманнарда ук кешеләр исән калу өчен куркыныч тудыра торган вакыйгалардан шүрләргә күнеккән. Думскроллинг очрагында да, мәгълүматны алдан укып, без үзебезне мөмкин булган күңелсезлекләргә алдан әзерлибез кебек килеп чыга.

– Баш мие шулай көйләнгән: физик һәм хисси яктан безнең барысы да яхшы булырга тиеш. Шуңа күрә иң элек баш мие ул-буга бәйле мәгълүматны иләк аша чыгара. Бу табигый, – ди белгеч. – Бер караганда, моның бернинди куркынычы да юк кебек. Әмма кешеләр, дөрестән дә, моңа ияләшә, бәйлелек башлана. Әмма без аңлы затлар бит. Фикерләвебез белән идарә итә алабыз, дөрес юнәлешкә борырга сәләтлебез. Начар яңалыклар эзләү белән мавыгасыз икән, үзегезгә «Бу миңа ни өчен кирәк?» дигән сорауны бирегез. Мондый яңалык укыганнан соң сез нәрсә эшләячәксез, нинди гамәл кылачаксыз? Юкка гына булырга тиеш түгел. Тискәре мәгълүмат уку-карау-тыңлау да аңлы рәвештә башкарылырга тиеш. Кире очракта организмны борчылу, хафалану көтә. Үзебез үк үзебезне шушы юлга кертәбез. Ә хафалы кешеләр негатив яңалыкларны эзләүгә тагын да күбрәк дучар.

Галия Гыймадова әйтүенчә, тискәре фикерләү гадәтегез бар һәм бу сезгә тормышта кыенлык тудыруын сизәсез икән, димәк, үзегезне кайгыртыр вакыт җиткән. «Тормыш мәшәкать һәм авырлыклардан гына тормый. Иң кыен вазгыятьтә дә, иң авыр чорда да яхшылык очкынын табарга мөмкин. Тышкы тирәлектә барысы да җимерелгән чакта да, эчке терәүләр нык булсын. Ә бу терәүләр төрле кеше өчен төрле: кемгәдер ышанычын арттыру, кем өчендер Аллаһы Тәгалә белән элемтә, кайсылары өчен эчке принциплары. Үзеңне өйрәнергә һәм белергә кирәк, бу төшенкелек чорында үзеңә ярдәм итәргә булыша», – дип сөйләде психолог.

Укымаска түгел укырга

Өтерне дөрес урынга куярга ничек өйрәнәсе соң? Белгечләр моның авыр, әмма мөмкин эш булуын искәртә. Ихтыяр көчен тупларга гына кирәк.

Беренчедән, гаджетлар белән белеп кулланырга өйрәнегез. Бигрәк тә төнлә – йокларга ятар алдыннан. Төнгә каршы чир, сугыш, гадәттән тыш хәлләр хакында яңалыклар карамаска, укымаска киңәш ителә. Мөстәкыйль рәвештә телефонны читкә алып куярга көчегез җитми икән, берәр кешегә әйтеп, моның турында искә төшереп торуын сорагыз. Йә инде телефонга махсус таймер йөкләгез. Гомумән, телефон сыпыруга дигән вакытыгызны чикләсәгез, тагын да хәерлерәк. Галимнәр моңа ярдәм итә торган бер кызык ысул да тәкъдим итә. Телефонның төсләр гаммасын (цветовая гамма) актан сорыга күчереп карагыз әле. Күзләр, аклыкка ияләшеп, сорылыкка бик ашкынмас. Шул рәвешле телефон да кулда азрак тотылыр иде. Гомумән, кайбер психологлар яңалыклар белән танышып чыгу өчен тәүлекнең 15 минуты да җитә дип саный. Йә булмаса иртән һәм кич яртышар сәгать вакытны шуңа багышларга өнди.

Икенчедән, дөрестән дә файдалы мәгълүмат бирерлек яңалыклар белән генә танышыгыз. Социаль челтәрләргә максатчан керегез һәм нәрсә өчен керүегезне истән чыгармагыз. Бәлки, сез коймак пешерү рецептын эзлисездер? Димәк, фәлән урында фәлән кешене чәнчүләре турында белү сезгә кирәк түгел бит!

Өченчедән, ничек кенә гади яңгырамасын, яңалыклардан ял итеп тору кирәк. Тормыш бит туры эфир, газетадагы репортаж, радиодагы тапшыру һәм интернет челтәрендәге яңалыклар тасмасы белән генә чикләнми.

Дүртенчедән, телефон сыпырып утырудан тыш шөгыль табыгыз. Китап уку, яңа фильм карау, дус-ишләр белән очрашу, актив ял, мәсәлән. Болар хәзер күпкә әһәмиятлерәк һәм кеше өчен кирәгрәк тә. Күңел ачуга корылган мәгълүматны уку-карау-тыңлаудан да оялмагыз (чамасын белеп, әлбәттә!). Тискәре уйларга бирелгәнче, елмаеп алу күпкә хәерлерәк бит. Көлү гомерне дә озайта, диләр.

«Зарплата.ру» тикшеренү порталы уздырган сораштыру нәтиҗәсенә караганда, думскроллинг хезмәт урынындагы кешенең игътибарын читкә юнәлтә торган күренешләр арасында икенче урынны били. Бер максатсыз тискәре яңалыклар тасмасын карап утыру турында сораштыруда катнашучыларның 15 проценты белдергән. Беренчелектә исә социаль челтәрләрдәге шәхси чатларда аралашу тора.

 

Белеп тор!

Артык күп мәгълүмат алу: сәбәп һәм билгеләре

  1. Кеше күп төрле тармакларда белгеч булырга омтыла. Гадәттә, ул өлкәләр бер-берсеннән шактый аерыла һәм төрле була.
  2. Кеше мәгълүматтан ял итә белми. Ял иткәндә дә үзен мәгълүмат кырында – киеренкелектә калдыра: социаль челтәрләр тасмасын актара, яңалыклар укый, яңа мәгълүмат эзли. Экранга бармак белән төртүдән ләззәт ала.
  3. Кеше эш процессын оештыра һәм эш белән шәхси тормышны аера белми.
  4. Болар барысы да иртәме-соңмы алган мәгълүматны оныту, кирәген хәтердә саклый алмауга китерәчәк. Мәгълүматның артык күплеге теге яисә бу очракта тиз арада кирәкле карарга килергә комачау итәчәк.
  5. Игътибар кими, бу инде эшне җиренә җиткереп башкару һәм аның сыйфатына йогынты ясый.
  6. Төшенкелек, билгесезлек, өметсезлек хисләре баш калкыта башлый. Курку, киеренкелек көндәлек юлдашка әйләнә.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү