Яңа елга аяк басабыз: сыналдык, сынатмадык

Үтеп баручы ел беркемгә дә җиңел булмады. Сәламәтлегебез пандемия, рухыбыз җанисәптә, сабырлыгыбыз югалтулар, табигатебез корылык белән сыналды. Ел азагында һәрберебез ниндидер нәтиҗә ясагандыр, алдагы елга максатлар куйгандыр. Ә сезнең ел ниләр белән истә калды? Киләсе елга нинди нәтиҗә, кәефләр белән аяк басасыз?     

Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлеге рәисе:

– Язучы Марсель Галиев, авыр заманда яшибез дигәнне туганнан бирле ишетәм инде, ди. Чыннан да шулай. Катлаулы булмаган еллар килерме – анысын әйтеп булмый. Тормыш бит ул үзе катлаулы. Аны шулай кабул итәргә кирәк тә.  Туганбыз икән, без – яшәргә хөкем ителгәннәр. Шуңа күрә төшенкелеккә бирелмик, ә иң мөһиме – үзебез булып калыйк, асылыбызны югалтмыйк.

 

Илдус Лотфуллин, Казандагы беренче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире, доцент:

– Шатланырлык нәрсә булмаса да, күпчелек табиблар өчен 2021 ел – коронавируслы ел ул. Чирне исән-сау кичергән кешеләр өчен шатланам. 70 яшьлек энием коронавирус белән җиңел формада авырды, вакцинасы бар иде. Мин дә авырдым. Бәйрәм көнне мине дәвалаган коллегама  чәчәк бәйләме илтеп тапшырасым килә. Авыруны җиңә алмаганнар да искә төште. Бер ай элек апам 30га да җитмәгән улын җирләде, уйда шул. Бәйрәм табыны янында әйтелә торган сүзләр булмаса да, елы шундый инде.

Елның уңай яклары да бар. Фән эшлеклесе буларак, без дөньядагы вазгыятьне күзәтергә тиеш. Хәзерге вакытта фундаменталь медицина зур адымнар белән алга китә, ай саен диярлек яңа ачышлар ясала. Фән буларак медицина үсә башлады. Гади кеше моны сизмидер, әмма бу үзгәрешләр аның тормышында да күпмедер елдан соң чагылыш табачак.

Киләсе елга баглаган өметләр, дигәннән. Мәгълүмати каналларда «сугыш» дигән тема тукталыр дип өметләнәм. Телевизордагы яңалыкларда «сугыш» дип тукып торалар. Профессиональ булдыксызлык бу! Сугыштан тормышлары җимерелеп кайткан әби-бабайларның оныклары без. Бу сүзләр – безнең өчен тыелган, табу!

«ВТ» редакциясенә киләчәк ел шатлыклар гына китерсен!

 

Александр Шадриков: Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры:

– Без быел «Экология» илкүләм проекты кысасында күп эшләр башкардык. Бу эшләр өчен 11,5 млрд сум акча бирелде. Безгә нәтиҗә кирәк. Акча белән сөйләшкәндә, нинди эш башкарыласын аңлап булмый. Ә менә бу чүплекне юкка чыгаргач, күпме кешегә файда китерәсебезне әйткәндә, эшнең нәтиҗәсе күренеп тора. Әле башкарасы эшләребез бик күп. Илкүләм проектлар дәвам итәчәк. Шәхси тормышка килгәндә, бу ел тыныч үтте. Шөкер, югалтулар булмады. Бик бәхетле. Мин әле дә – бала. Әти-әнием исән-сау. Һәр иртә-кич әтием шалтыратып хәлемне белешә. Минем хакта газетадан укысалар яки тапшыру карасалар, шундук элемтәгә керәләр. Әтием шунда ук нәрсәдә ялгышканымны, нәрсәне дөрес әйтмәгәнемне җиткерә. Минем өчен әти сүзе күңелгә рәхәт. Исән генә булсыннар. Бу ел сәламәтлекнең кадерен белергә өйрәтте. Якыннарым янәшәдә. Моннан да зур шатлык була алмый дип уйлыйм.

 

Илшат Нуриев, Арча районы башлыгы:

– Еллар авыр, дибез, ләкин аны беркемнең дә күтәреп йөргәне юк. Россиядә яшәүчеләр өчен бер елның да җиңел булганы юк. Тормыш яңа сынаулар биреп кенә тора. Пандемия белән иза чигүгә карамастан, ел начар булды, дип әйтеп булмый. Уртача, тыныч килде. Әйе, кызганыч, корылыгы белән бик нык күңелгә тиде. Еллык уңышның яртысын гына җыеп ала алдык. Без республикада иң күп ашлык җыя торган беренче өч район арасына керәбез. Быел ашлык күләме буенча республикада беренче урынга чыктык, ләкин бу – җирләребезнең күп булуы нәтиҗәсе. Моннан тыш, «Ак барс» хуҗалыгында күңелсез хәлләр килеп чыгып, 4 мең баш хайванны киметергә туры килде. Безнең өчен бу шулай ук зур борчу булды. Аңа карамастан, калган агрофирмалар, узган ел белән чагыштырганда, 4 процент үсеш белән тәмамлыйлар. Сәнәгать паркында яңа предприятиеләр ачып җибәрә алдык. Узган ел кайбер өлкәләрдә бизнесның 80 проценты тукталган булса, быел алар барысы да яңарып, этәргеч алып, көчле итеп эшләп китә алды. Алар интернет аша сәүдә итүдә шактый гына уңышка ирешеп киләләр. Гомумән, халкыбыз бик актив. Быел республикада бер генә программа да тукталмады. Барысын да эшлибез. Мәктәпләр, балалар бакчалары буенча да күрсәткечләребез яхшы. Арчада беренче тапкыр балалар бакчасында буш урыннар бар. Мондый хәлнең булганы юк иде әле. Хәзер Арчада бер мәктәп саласыбыз бар. Әгәр планлаштырылган эшләр уң булса, район үзәгендәге мәктәпләрдә икенче сменада укучы балалар бетәчәк. Мәдәният өлкәсендә дә күп төрле чаралар уздырылды. Яңа Кенәр авылында клуб төзекләндерелде. Берничә авылда яңа клуб төзергә һәм төзекләндерергә планлаштырабыз. Шулай ук берничә китапханәгә дә ремонт кирәк.

Быел районда 25 мең квадрат метрдан артыграк йортлар төзеп тапшырдык. Социаль ипотека буенча бурычларыбызны үтәп чыга алдык. Авылларда да күп эшләр эшләнде. Шул ук вакытта киләчәккә дә планнар бар. Күпчелек авылларда су проблемасы зур. Менә шуларны да башкарып чыгасы иде. Кызганыч, 24 авылда юллар начар хәлдә. Авыл хуҗалыгы тармагында цифрлаштыруга юнәлгән яңа комплекслар сафка баса башлады. Киләсе елда бу юнәлештә дә эшне дәвам итәчәкбез.

Менә шундый эшләр белән янып яшибез. Бергә, исән-сау булганда барысын да эшләп була. Иң мөһиме – еллар имин килсен дә, сугышлар булмасын.

 

Илгиз Зәйни, драматург, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе:

– Театрыбызда быел 11 премьера чыкты. «SHURALE: ЯҢА ФАНТАЗИЯ» спектакле  Белгород шәһәрендә узган Халыкара курчак театры фестивалендә «яңалык» номинациясендә җиңү яулады. «Адәмнәр» спектакле «Алтын битлек» Россия Милли театраль  премиясендә берьюлы биш номинациядә катнаша. Тугры тамашачыларыбыз безнең белән. Якыннарым, хезмәттәшләрем сау-сәламәт! Барысы өчен дә рәхмәт!

Киләсе ел ил-көнгә кайгы-хәсрәтсез, иҗади уңышлары белән килсен, элеккеге тормышыбыз кире кайтсын иде.

 

Гөлүсә Батталова, шагыйрә:

Елларны озатканда һәм каршы алганда никтер нәтиҗә ясау һәм планнар кору кебек эшләрне яратмыйм. Бу минем иҗат кешесе булуым белән дә бәйледер. Безнең бит атнасына биш җомга да булырга мөмкин. 2021 елда «Кесә тулы давыл» исемле китабым чыкты, улым мәктәпкә укырга керде, гаиләм, якыннарым исән-сау, Аллага мең шөкер кылырлык. Киләсе елдан иминлек көтәм – дөньяда яктылыкка һәм яхшылыкка урын күбрәк булсын иде!

 

Ансар хәзрәт Мифтахов, «Мәрҗани» мәчете имамы:

– Узып баручы ел шәхсән минем өчен авыррак булды. Бик күп якын кешеләремне, дусларны, танышларны соңгы юлга озатырга туры килде. Мондый югалтулар, авырулар – безнең өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур сынау. Аны лаеклы рәвештә, сабыр гына уздырырга тиешбез. Киләсе ел тыныч еллардан килсен, күбрәк изге гамәлләр кылырга, гөнаһлардан ерак булып яшәргә мөмкинлек чыксын. Аллаһы Тәгалә илебезгә, дөньяга тынычлык, иминлек биреп, шушы авырулардан арындырып, сәламәт булуыбызга сөенергә насыйп итсен. Киләсе ел хәерле, бәрәкәтле, шатлыклы ел булсын. Аллаһы Тәгалә яңгырын да, карын да, җилен дә үз вакытында насыйп итеп, уңышларыбызны, ризыкларыбызны да мулдан кылсын.

 

Ләйсән Хаматдинова, Кукмара районы АшБуҗи авылы (блогер):

– Шөкер, бу ел тыныч узды.  Якыннарыма, туганнарыма, үзебезгә авыру тимәде. Хәер, безнең авылда да фәлән кеше коронавирус белән авырый икән дигәнне ишетмәдек. Бөтен гаиләбез, авылыбыз белән прививканың көченә ышандык. Ул безне саклады дип әйтә алам. Дөрес, бик күпләр өчен сынау-сыналу елы булды. Ул кешеләргә сабырлык телим. Шушы авыру аркасында кешегә кеше йөрми башлады. Болай да туганнар арасында салкынлык сизелә торган заман бит инде. Әнә шуңа да без вирустан куркып тормадык, әти-әни, туганнарыбыз белән аралашырга тырыштык.  Дөнья куып кына яшәп булмый. Әле менә Яңа елны да ике яктан әти-әни, иремнең һәм үземнең бертуганнарымны җыеп каршы алырбыз дип торабыз. Быел зур итеп мунча салып куйдык. Арыслан елын рәхәтләнеп мунча кереп, өй киемнәреннән генә каршы аласы килә. Быелгы елыбыз өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлебез. Гаиләбездә ике ул артыннан көтеп алынган кызыбыз Сәфинә туды. Бик рәхәт мизгелләр кичереп яшәп яту. Каенатамның бизнесы да үз көенә тәгәри. Бер юнәлешен ирем, бер өлешен энебез алып бара. Синеке-минеке юк бездә. Үзем дә ярдәм итәргә тырышам. Әмма төп бурычым – гаиләдәге җылы учакны сүндермичә, әти-әнине хөрмәт, ирне ир итеп яшәү. Яңа елда һәр кешегә бәхет телим. Ялгызлар яр тапсын, бала көткәннәргә сабый сөяргә насыйп булсын.

 

Раббани Нургалиев, көрәшче:

– 2021 ел миңа профессиональ яктан бик күп җиңүләр китерде, билгеле бер үсеш булды. Дөнья чемпионаты, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге уеннары, зур турнирларда яулаган җиңүләрем истә калды. 2022 елда да бу күрсәткечләрдән төшмисе иде. Тагын да яңа үрләргә ирешергә насыйп булсын дип телим. Ә Кыш бабайдан саулык-сәламәтлек һәм әти-әниемә миңа бирелгән гомердән дә озынрак гомер бир, дип сорадым.

 

 

Резидә Хөснетдинова, Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авыл җирлеге башлыгы:

– Яңа ел бәйрәме шунысы белән рәхәт: без барыбыз да могҗизага ышанып яшибез. Менә искесен озатырбыз да яңасы санап бетерә алмаслык яңалыклар белән килеп керер төсле. Әйбәт инде бу. Кеше һәрвакыт яхшыга өметләнеп яшәргә тиеш бит. Без дә шундый уйлар белән 2022 елга кереп барабыз. Зарланырга яратмыйбыз. Үз көнебезне үзебез күреп ятабыз.  Кечкенә генә авыллар өчен шактый эшләр дә эшләнде кебек.  Үзара салым акчасына юлларга өлешчә вак таш түшәдек, су насосларын алыштырдык, су торбаларында  тишелгән урыннарны ямадык, резервуарларны төзекләндердек. Узган ел  коронавирус афәтеннән чикләүләр булу сәбәпле, барлык чараларны ачык һавада үткәргән идек. Быелгысы җылы  биналарда булгач, өлкәннәр дә күбрәк килер, күңеллерәк булыр дип хыялланабыз.   Сабан туе да бик күңелле булды быел. Иң мөһиме – авыл кешесенең кәефе яхшы булсын да киләчәккә ышаныч белән яшәсен.   2022 елда авырулар юкка чыгар дип өметләнеп калабыз. Яңа ел яңа шатлыклар, куанычлар гына алып килсен иде.

 

Айдар Шәмсетдинов, Казандагы «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы директоры:

– Быел   беренче сыйныфка килүче балалар күп булды. Алар  – 649. Бездә хәтта 1 С сыйныфына кадәр бар.  Әти кеше буларак, олы кызым мәктәпне тәмамласа,  төпчеге тәүге тапкыр укырга  керде. Быел  ике  укучыбыз бердәм дәүләт имтиханнарыннан 100 балл туплады. Олимпиада призерларыбыз узган елдан 8гә күбрәк. Ике мәктәп буенча укучылар  саны 3600дән артык. Бондаренко урамындагы татар мәктәбендә укучылар 1100дән артты. Хәзерге вакытта ул Казанда иң зур саф татар телендә белем бирүче мәктәп булып санала. Татар теленә ихтыяҗ бар. Әти-әниләр балаларын татарча укытырга тели, әмма монда мәктәп җитәкчелегенең йогынтысы, пропагандасы да зур. Мәктәптә бик кызык проектлар барлыкка килде. Әйтик, төрле илләр, милләтләр фестивале. Һәр сыйныф үзе сайлаган милләтне, дәүләтне тәкъдим итә. Сез моны «Инстаграм» сәхифәсендә дә күрә аласыз.  «Адымнар»га шактый яшь укытучылар килде. Башлангыч  мәктәпкә педагогия көллияте  тәмамлаган 16  белгечне чакырдык. Китүче мөгаллимнәр юк. Ниһаять, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ярдәме белән шәһәр читендә урнашкан, ел дәвамында эшләүче лагерь ачтык. Анда быел өч смена оештырдык. Анысы да бик куандыра. Аллага шөкер, сөенеп яшибез. Киләсе елга планнар дигәндә, кадрлар мәсьәләсе борчый. Республикада  укытучыларга ихтыяҗ елдан-ел арта. Укытучыларга икешәр ставка укытырга туры килә. Шуңа күрә университет тәмамлаучы яшьләрне җәлеп итү буенча даими эш алып барабыз. Алар  арасыннан иң яхшыларын сайлап алабыз. Төрле кызыксындыру чараларын кулланабыз.

 

Хәлим Кәримов, Балтач районы Алан авылы:

– Дөресен генә әйткәндә, быел халык өчен сөенерлек яңалыклар булмады. Чөнки һәр яктан кысу сизәбез. Бик нык бәяләр арта, авырлык бик нык сизелә. Хөкүмәт халыкка бөтенләй диярлек булышмый. Кеше ягына карамыйлар. Әлегә халык үз тырышлыгы белән генә бара, ләкин өстән басымны бик тоябыз. Бөтен яклап караганда да бу авыл кешесе өчен бер дә яхшы түгел. Пандемиягә килгәндә, авылыбызда югалтулар булмады. Авыручылар да бик аз иде. Шунысы куанычлы. Аннан соң, ничә еллар сорап йөргән юл бераз түшәлде. Икенче елга тагын бераз булыр төсле әйтәләр. Моннан тыш авылда күпер ясадылар. Бөтен эшләгән эшләр шушы. Кызганыч, район администрациясе, авыл советы тарафыннан безнең авылга караш яхшы дип әйтә алмыйм. Нәрсә сорасак, шул юк.

Шуңа күрә киләсе елга: «Аллаһка тапшырдык!» – дип аяк атлыйбыз. Яңа ел кәефе бөтенләй юк. Хәзер кабаттан бәяләр күтәрелә башлады. Куркыталар. Шәхсән үзем киләчәктә сөенерлек хәбәрләр күрмим.

 

 


Фикер өстәү