Юлбарыс елына йолдызнамә: кемнәргә бәхет алып килер?

Кучкар (21.03 – 20.04) Гадәти, уңайлы урыныгыздан ел әйләнәсе чыгып-чыгып алгаларга туры киләчәк. Килеп туган хәлләр шуны таләп итәчәк чөнки. Көтелмәгән вакыйга тормышыгызга үзгәреш керткәнче, үзегез үк аны кертсәгез әйбәтрәк. Күченү, яңа шөгыльгә өйрәнү яки аралашу даирәсен алыштыру булырга мөмкин бу. Акча мәсьәләсендә кытлык көтелми. Гыйнвар аенда гына берникадәр кысынкылык сизелер.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Эшегездә чын профессионалга әйләнү мөмкинлеге ачылыр. Бу хезмәт хакыгызда бик әйбәт чагылыш табар. Шулай да ел башында эшләрегездә ниндидер торгынлык барлыкка килгәндәй булыр. Ләкин язга таба барысы да көйләнер. Гыйнвар – февраль айлары – хискә бирелү, үлеп гашыйк булу  чоры. Сентябрьгә чираттагы ялны планлаштыру, бу чорда сәламәтлекне кайгырту әйбәт.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Хыялланган сәяхәткә чыгу нияте чынбарлыкка әйләнер. Эш юнәлешен берникадәр үзгәртү, моның өчен курслар узу кирәк булырга мөмкин. Вируслар үзегезне читләтеп үтәр, гомумән, сәламәтлегегез тел-теш тидергесез булыр. Елның икенче яртысында тормышыгызны тагы да күркәмләндереп җибәрердәй вакыйгалар килеп чыгар.

Кысла (22.06 – 22.07) Юлбарыс елы быелгыдан бермә-бер әйбәтрәк булыр. Зур уңышларга ирешсәгез дә, борын чөермәү хезмәттәшләрегез алдында дәрәҗәгезне генә арттырыр. Яз айларында балаларны тәрбияләү мәсьәләсендә сөеклегез белән үзара әйткәләшү-тарткалашулар булып алырга мөмкин. Әмма көтмәгәндә генә килеп туган сәеррәк хәлләр барысын да үз урынына куяр. Октябрь аенда күп акча керер, һөнәри үсешкә юл ачылыр.

Арыслан (23.07 – 23.08) Ел дәвамында көч-куәт, эчке энергия, илһам өстәлеп кенә торыр. Бу эштәге көтелмәгән кыенлыклардан бик җиңел ерып чыгарга ярдәм итәр. Хезмәтегез нәтиҗәсен шактый ук озак көтәргә туры килер. Әмма шуны белеп торыгыз: сез әле якты, матур, мул киләчәк өчен эшлисез. Кемнәрдер искиткеч отышлы һәм уңайлы гына итеп яшәү урынын алыштырыр. Ялгызлар арасында гаилә корып җибәрүчеләре күп булыр.

Кыз (24.08 – 22.09) Матди хәлне ныгыту, моңарчы күрелмәгән акча керү юлларын ачу, гомумән, тормышны бөтәйтү өчен искиткеч уңышлы ел. Финанс ягының шәп булуы көзгә таба яңа торак яки кыйммәтле машина сатып алу теләге уятырга мөмкин. Моның теләктә генә калмыйча, чынбарлыкка әйләнү ихтималы бик-бик зур! Сәламәтлеккә килсәк, вак-төяк суык тидерүләрне санамаганда, барысы да әйбәт булыр.  Шөкер, якыннарыгызга да 100 проценты белән кагыла бу.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Үлчәүләр өчен искитмәле дәрәҗәдә тыныч һәм бәрәкәтле ел. Барысының да бернинди сикәлтәләрсез, бик шома гына баруы хәтта вакыт-вакыт эч пошыргыч кебек тә тоелып куяр. Бу чорда акчаның берөзлексез диярлек кереп торуы кайвакыт үзегезне бик бай кеше кебек хис итүгә хәтле китерер. Көзен яшь парлар арасында гаиләне ишәйтергә теләүчеләр күп булыр.

Чаян (24.10 – 22.11) Чаяннарга Юлбарыс елында бик ныклап, җитди итеп эшләргә туры килер. Әйбәт кенә акча керер. Ләкин барысы да тырышлык белән генә булыр. Елның беренче яртысында бик мөһим берничә элемтә урнаштырырсыз. Бу кешеләр алга таба үзегезгә һөнәри яктан үсәргә, карьера баскычыннан күтәрелергә ярдәм итәр. Җәй ахырында тормышыгызның мәгънәсен үзегез дә көтмәгән, әмма бик яхшы якка үзгәртердәй  хәлләр булыр.

Укчы (23.11 – 21.12) Белемнәрне чарлау, яңа һөнәргә өйрәнү яки бизнес ачу өчен уңайлы ел. Күп кенә мәсьәләләрдә таныш-белешләрегез, дус-ишләрегез әйтеп бетергесез ярдәм күрсәтер. Көзгә таба ничәмә-ничә еллар буе хыялыгызда йөрткән бик зур хыялыгыз тормышка ашар. Бу күңелегезгә зур рәхәтлек иңдерү белән беррәттән, акча мәсьәләсендәге кыенлыкларны да озакка оныттырыр.

  Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Юлбарыс елы эшне шәхси тормыштан өстенрәк куймаска өйрәтер. Чираттагы ялларны язга һәм көзгә планлаштыру хәерлерәк.  Акчалы, бик мул ел. Беренчедән, төп эш урынында хезмәт хакыгыз артыр, икенчедән, шәп кенә өстәмә керем чыганаклары барлыкка килер. Бу хәл, әлбәттә инде, үз бәягезне арттырыр!

      Сукояр (21.01 – 19.02) Матди хәлегезне яхшырту өчен әйбәт кенә мөмкинлекләр ачылыр. Алардан, берсен генә дә кулдан ычкындырмыйча, бик оста файдаланырсыз. Елның икенче яртысында җитәкчегез җаваплы бер эш йөкләр. Икеләнмичә генә ризалашыгыз – искиткеч шәп башкарачаксыз! Сәламәтлек тә артыгын борчымас.

   Балык  (20.02 – 20.03) Ниһаять, үзегез теләгәнчә, рәхәтләнеп озын-озак сәфәр чыгу мөмкинлеге ачылыр. Яз башында яшәү урынын алыштыру планнары барлыкка килер. Карьера мәсьәләсендә ул-бу алга китеш көтелми: булганына шөкер итеп эшлисе һәм яшисе. Ел уртасында шәхси тормышыгызда куанычлы хәлләр булыр. Аларның рәхәт кайтавазы ел азагына кадәр сузылыр. Сәламәтлек тә ел дәвамында бер генә тапкыр да сынатып карамастыр.

 

Фото: ixbt.com

 


Фикер өстәү