Россиядә автомобиль сатып алганда салым чигерүе кертелергә мөмкин

Россиядә автомобиль сатып алганда салым чигерүе кертергә тәкъдим иттеләр. Тәкъдимнең авторы – Заманча сәясәт проблемаларын тикшерү институты директоры Антон Орлов сүзләренчә, әлеге чара торак сатып алган вакытта кулланыла торган салым чигерүенең тиңдәше була алыр иде. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, фатир сатып алган вакытта гражданинның бер тапкыр 2 миллион сумга кадәр салым чигерүе алырга һәм әлеге сумманың 13 процентын (260 мең сумга кадәр) кире кайтарырга хакы бар.

Әлеге тәкъдимне Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка тапшырганнар. Орлов билгеләп үткәнчә, күп кенә россиялеләр (әйтик, күп балалы гаиләләр һәм пенсионерлар өчен) машина сатып алу – бик тә кирәкле һәм мөһим адым.

«Шуңа бәйле рәвештә, шәхси транспорт чарасы сатып алган вакытта 1 миллион сумга кадәр салым чигерүен кертүнең максатка ярашлылыгын бәяләвегезне сорыйм. Аннан теләсә кайсы гражданин бер тапкыр файдалана һәм 130 мең сумга кадәр акчасын кире кайтара алачак», — диелә хатта.

 


Фикер өстәү