Микроавтобус, бензовоз һәм пассажир автобусы бәрелешеп 27 кешенең гомере өзелгән

Микроавтобус, бензовоз һәм пассажир автобусы бәрелешкән.

Украинаның көнбатышында – Ровнен өлкәсендә булган юл һәлакәтендә 27 кеше үлгән. Бу хакта җирле басмалар хәбәр итә.
Дубенское районының Ситное авылыннан ерак түгел Киев-Чоп трассасында микроавтобус, бензовоз һәм пассажир автобусы бәрелешкән.

38 автобус пассажирының 26сы үлгән. Моннан тыш, микроавтобус йөртүченең дә гомере өзелгән. Фаразлар буенча, һәлакәт микроавтобус йөртүченең саксызлыгы аркасында килеп чыккан.


Фикер өстәү