Хуш, ковид! Чир китте, нинди гадәте калды?

Барыбыз өчен дә көтелмәгән сынау булган, ныклыгыбызны сынаган, күкрәк тутырып сулыш алуның, сәламәтлекнең кадерен белергә өйрәткән мәкерле вирус, ниһаять, биреште. Яз азагында коронавирус пандемиясе бетте дип игълан ителде. Әле бу көннәрдә генә тормышыбыздан «ПЦР-тест» дигән төшенчә дә юкка чыкты. Коронавирус безне нәрсәгә өйрәтте? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.

Куркып яшиләр

Питрәч районының Тау Иле авылы фельдшеры Алинә Мөхәмметдинова өчен коронавирус дигән зәхмәт икеләтә зур сынау булган. Ник дигәндә, кызның яшь белгеч буларак авылга кайткан беренче көннәрдә үк диярлек пандемия башлана. Яңа урынга ияләшергә дә өлгерми, моңа кадәр тәҗрибәле табиблар да ни-нәрсә икәнен белмәгән яңа вируска каршы көрәшкә чыгарга туры килә аңа. Авылга кайтканчы башкаладагы бала тудыру йортларының берсендә акушер булып эшләгән яшь белгеч сынатмый үзе. 644 кешелек зур авылга хезмәт күрсәтеп кенә калмый, коронавирус йоктыручыларны да дәваларга керешә.

– Бәхеткә, коронавирус котырган чорда авылыбыда әлеге чирдән бер генә үлем-китем очрагы да булмады. Ләкин күпләр аны авыр уздырды. Аларның күбесе хәзер дә кан басымы уйнаудан тилмерә. Араларында дарусыз тора алмаучылары да, хастаханәдә үк ятып чыгучылар да бар, – ди Алинә. – Мине иң гаҗәпләндергәне шул: коронавирус кешенең психологик халәтен дә бик нык какшатты. Авылыбызда курку өянәгеннән (панические атаки) интегүчеләр шактый. Алар нерв какшаудан зарлана, тик торганда елап җибәрә, паникага бирелә, гел нәрсәдәндер куркып яши. Алар өчен бер үк вакытта психолог та булырга туры килә. Кулдан килгәнчә тынычландырырга тырышам.

Фельдшер сүзләренә караганда, авылда коронавирус белән авырып сихәтләнүчеләр арасында йөрәк, баш авырту, чәч коелудан зарланучылар да шактый икән. Мәкерле чир котырган чорда өйдән-өйгә йөрү, ковид йоктыручылар белән теләсәң дә, теләмәсәң дә якыннан аралашу Алинәнең үзе өчен дә эзсез калмаган. Үзе дә авырып алган ул.

– Үпкәләремә зыян килде. Бөтен организмны җимерә торган мәкерле чир икән бу. Аның белән авырганнан соң да бик озак тернәкләндем. Коронавирустан соң үземнең дә кан басымы уйный торганга әйләнде. Элек моның нәрсә икәнен дә белми идем. Хәзер үз сәламәтлегемә игътибарны арттырдым, – ди Алинә Мөхәмметдинова.

Күптән киясе калган

Арча районының Яңа Кенәр участок хастаханәсе педиатры Рәфия Аксакова да, бу чир, иң беренче чиратта, үз-үзеңә игътибарлы булырга өйрәтте дип саный.

– Элегрәк шул гади генә битлек киюнең дә әһәмиятен аңлап бетермәгәнбез икән. Вируслы авырулар вакытында битлегең булмаса, ул чир бит инде сиңа да иярә, синең белән гаиләңә дә ияреп кайта. Коронавирус үзебезне дә кайгыртырга, сакларга өйрәтте, – ди тәҗрибәле педиатр. – Кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтен дә үзгәртте ул. Кешеләр саграк була башлады. Ниндидер бер тәртипкә өйрәнде. Сакланмасам, чир эләгергә мөмкин, дигән уй керде башларына. Шул ук вакцинаны да халык башта мәҗбүр иткәнгә, эштән кушканга гына ясатты. Прививканы бер кат ясаткан кешеләрнең ковид йоктырмавын, авырган очракта да чирне җиңелрәк уздыруын күргәч, халык уянды. Вакцинаны үзе теләп ясатучылар саны артты.

Пандемия чорында Рәфия Аксаковага, нигездә, балалар белән эшләргә туры килгән. Бәхеткә, авылда балалар арасында ковидны авыр кичерүчеләр булмаган. «Авырган балаларда ютәл озакка сузыла. Ул әледән-әле кабатланып тора», – ди белгеч.

Әтнә үзәк район хастаханәсе терапевты Ринат Хәкимҗановка соңгы арада буыннар авыртудан зарланып килүчеләр саны арткан. Ни гаҗәп: алар барысы да диярлек коронавирус белән авырган булган. Хәтер начарлану, начар күрә башлаудан зарланучылар да шактый икән. «Коронавирус аркасында йөрәк тибеше начарланган, үпкәләре зәгыйфьләнеп калган кешеләр шактый. Күп кешедә шикәр авыруы килеп чыкты», – ди табиб.

Ринат Хәкимҗанов – коронавируска каршы беренче көннәрдән үк көрәшкән табибларның берсе. Яңа вирус зур тизлек белән тамыр җәя барган чорда «кызыл зона»да эшләү генә түгел, яшәргә үк туры килә аңа. Тормыш иптәше дә биредә эшли.

– Коронавирус безне, иң беренче чиратта, түзем булырга, бөтен белем-тәҗрибәбезне эшкә җигеп, бербөтен булып эшләргә өйрәтте. Сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә кадерле әйбер икәнен дә аңладык, – ди табиб. – Халык паникага бирелсә дә, табиблар тынычлык саклады. Хастаханәдә беренче ел гына эшләмибез бит. Мондый катлаулы авыруларга да ярдәм иткән бар. Монда күбрәк вирусның моңарчы күрелмәгән булуы, бик зур тизлек белән таралуы аптырашта калдырды. Башта ул ун кешедә ачыкланса, икенче көнне берьюлы егерме кеше мөрәҗәгать итә иде. Күреп торабыз: чир чигенде. Кешеләр дә тынычлана төште. Шулай да артык иркенәергә кирәкмидер. Һәрхәлдә, коронавируска каршы вакцинаны вакытында ясатып барырга кирәк.

Чәч бәясе

Ике ел дәвамында коронавирус йоктыручылар белән эшләгән Әлмәт үзәк район хастаханәсенең табиб-пульмонологы, гастроэнтеролог Рөстәм Насретдинов та шул фикердә. Вирус кеше сәламәтлегенең барлык нечкә урыннарына бәрде, ди ул.

– Коронавирус кичергән кешеләрдә еш кына йөрәк-кан тамырлары чирләре, сулыш алу, неврологиягә бәйле өзлегүләр күзәтелә. Ашказаны-эчәклек, сидек юлы эшчәнлеге белән бәйле проблемалар башланган кешеләр дә шактый. Әмма иң авыры үпкәгә туры килде. Коронавирус белән авырган кешеләрнең күбесенең үпкәсендә әле бүген дә үзгәрешләр күзәтелә. Бронхиаль астмадан интегүчеләр дә шактый, – ди табиб.

Шактый дигәннән, соңгы арада Россиядә чәч күчереп утыртырга теләүчеләр саны арткан. Белгечләр моны һаман да шул коронавирус галәмәте дип бәяли. Казандагы билгеле клиникаларның берсендә эшләүче югары категорияле табиб-трихолог, халыкара трихологлар ассоциациясе әгъзасы Мария Богданова сүзләренә караганда, коронавирус пәйда булу белән, аларга чәч коелудан зарланып килүчеләр саны арткан.

– Ковид вакытында чәчләр кисәк кенә һәм учма-учма булып коела. Бу, иң беренче чиратта, организмның бик зур стресс кичерүенә бәйле. Аннары коронавирус вакытында кан куера бит. Бу исә – организмда кан әйләнеше бозыла, шул исәптән чәч бөртекләре береккән тире катламында да кан дөрес йөрми дигән сүз. Кирәкле матдәләрне җитәрлек күләмдә алмаган чәч коела башлый, билгеле. Ковид вакытында эчкән көчле антибиотиклар да чәч коелуга китерә ала, – ди белгеч.

Мария Богданова сүзләренә караганда, коронавирустан соң чәчләре коелу гына түгел, хәтта пеләшләнүчеләр дә бар икән. Шуңа күрә соңгы арада аларның клиникасында чәч күчереп утырту операциясенә сорау арткан. Ел башыннан бирле аларда чәч үстерергә теләүчеләр саны ике тапкыр диярлек арткан. Алар арасында хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да шактый икән. Сүз уңаеннан, бүген чәч күчереп утырту уртача 100 мең сумнан башлана.

«Инвалидлык яный»

Коронавирус безгә нинди сабак бирде? Әлеге сораулар белән коронавирус чорында РКБда ачылган йогышлы авырулар госпиталендә баш табиб урынбасары вазыйфасын башкарган Сәяр Сираҗетдиновка мөрәҗәгать иттек.

Коронавирус безне нәрсәгә өйрәтте?

– Безнең ковид хастаханәсендә коронавирусны катлаулы формада уздырган җитди авырулар дәваланды. Араларында бөтенләй сулый алмаучылар, үпкәләре тулысынча зарарланганнары да шактый иде. Яшәү белән үлем арасының ни дәрәҗәдә якын икәнен дә бик яхшы күрсәтте бу чир. Могҗизалы очраклар да күп булды. Аякка басасына өмет зур булмаган авыруларның да гомерен саклап кала алдык. Гомумән, коронавирус һәркайсыбыз өчен зур сынау булды. Безне – табибларны тиз арада бер йодрыкка берләштереп, гадәттән тыш шартларда эшләргә өйрәтте ул. Баштарак бу мәкерле чирнең нидән гыйбарәт булуы да, аннан нәрсә көтәргә, ничек дәваларга икәнлеге дә билгесез иде бит. Барысына да тиз арада, эшли-эшли өйрәндек. Вирусның дулкын рәвешендә әйләнеп килүе эшне тагын да катлауландырды. Бәхеткә, хәзер ковид тормышыбыздан акрынлап югалып бара. Коронавирус катлаулы инфекцияле авыру булудан туктады. Чирне йоктырган очракта да, ул хәзер гадәти ОРВИ рәвешендә уза.

Димәк, хәзер инде тынычланырга була?

– Тынычланырга була дип өздереп әйтмәс идем. Уяулыкны беркайчан да югалтырга ярамый. Шулай да коронавируслы ике ел дәвамында эшләгән вакытлыча госпитальдән кабат үземнең төп эшемә әйләнеп кайтуыма сөенеп туя алмыйм. Тормыш дәвам итә. Травматолог-ортопедларга да эш җитәрлек бүген.

Авырган кешеләр хәзер күбрәк нәрсәдән зарлана?

– Ковидның нәтиҗәләре әле дә булса өйрәнелә. Шәхсән үземә килүчеләр арасында кан тамырлары тыгылуга (тромб) бәйле өзлегүләрдән зарланып мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Бу, үз чиратында, сөяк тукымасына бик нык зыян сала. Кызганыч, коронавирус белән авырып терелүчеләр арасында сөяк күзәнәге зарарлану (некроз) очраклары да шактый. Ул, нигездә, бот, балтыр, тез тирәсендә очрый. Аларның күбесенә имплант куюдан гыйбарәт булган катлаулы операция  ясарга туры килә. Юкса, кеше инвалид калырга мөмкин. Безнең өлкәгә коронавирус китергән иң зур һәм куркыныч зыян әнә шуннан гыйбарәт.

Коронавирус сезне нәрсәгә өйрәтте?

(Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру нәтиҗәләре)

Даими рәвештә тикшерелә башладым – 68 процент

Нинди генә чир белән авырсам да, яңа билгеләргә шундук игътибар итәм – 53 процент

Сәламәтлекнең кадерен белергә өйрәндем – 52 процент

Табиб кушканнарны төгәл үтим – 32 процент

Сәламәт яшәү рәвеше алып барам – 31 процент

Вазгыять

Соңгы өч ел эчендә Россиядә яшәүчеләрнең яртысы диярлек (48 процент) коронавирус белән авырган. Шуларның 15 процентын бу чир берничә тапкыр аяктан еккан. Россиянең федераль медицина-биология агентлыгы тарафыннан уздырылган тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Тикшеренүдә катнашучылар ковид белән авырганнан соң йөрәк-кан тамыры, сулыш юллары, күз авырулары килеп чыгуын әйткән. Саннар да шуны раслый. Шул ук тикшеренү нәтиҗәләреннән аңлашылганча, пандемия чорында илдә, барыннан да бигрәк, кардиолог (4,1 процентка), офтальмолог (3,7 процентка), инфекционист (1,4 процентка) бусагасын таптаучылар саны арткан.

Динә Гыйлаҗиева

 

 

 

 

 


Фикер өстәү