Казанда өйләнгән Донбасс волонтеры туй акчасының бер өлешен махсус операциядә катнашучыларга биргән

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» активистлары булган егет белән кыз «Казан» Гаилә үзәгендә никахын теркәде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.

Биредә Казан авиация заводында эшләүче 29 яшьлек Наил Рәкыйпов һәм республика башкаласындагы югары уку йортларының берсендә белем алучы Лия Әхәтова язылышты. Яшьләр бер-берсен «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы ярдәмендә очраткан: алар лекциядә танышкан һәм «Хәтер шәме» акциясендә эшләгән вакытта аралары тагын да якынайган.
Алар, туй сәяхәте урынына, туй һәм никахка бирелгән акчаның бер өлешен гуманитар ярдәмгә тотарга һәм аны махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына җибәрергә карар кылган.
Наил әйтүенчә, ул бер ел элек волонтер сыйфатында беренчеләрдән булып Донбасска киткән, анда өлкәннәргә һәм балаларга психологик, беренче медицина ярдәме күрсәткән.
«Без Мариуполь янындагы Никольское шәһәренә бардык. Анда өч атнага якын булдык. Хәзер инде яңадан үзебезнең гаилә көче белән ярдәм итәргә телибез», — дип белдерде ул. Ширбәт ае урынына кияү янә волонтер сыйфатында Мариупольгә китәчәк һәм анда балалар өчен күңел ачу чаралары үткәрәчәк. Хатыны Лия аны хуплый. Ул үзе дә күпьеллык стажлы волонтер һәм ярдәм кулын вакытында сузуның никадәр мөһим булуын яхшы аңлый.

 

Бу истәлекле көнне кияү белән кәләшне сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова да котлады. Ул аларга бернигә дә карамыйча кулга-кул тотынып алга баруларын теләде.

«Туйга чакыру алгач, бик тә гаҗәпләндем. Яшьгвардиячеләр туенда мин әле беренче тапкыр», — диде Ларионова. Аның сүзләренчә, кияүнең волонтерлык эшчәнлеге – җаваплылык күрсәткече.

«Мондый бәхетле кияүне беркайда да күргәнем юк иде, йөзеннән елмаю китми. Ата-аналары белән сөйләштем, алар никах бәхетле булыр дигән өмет белән яши. Шуны төгәл әйтә алам: кияү белән кәләш барлык сынауларны да бергәләп үтәчәк. Моның чын ярату икәнлеген күреп торам», — диде депутат.

 

 


Фикер өстәү