Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Лавров «Ефәк юлы» халыкара раллиенә старт бирделәр

Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында «Ефәк юлы» халыкара раллиеның тантаналы старты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнашты.

Татарстан Рәисе һәм РФ Тышкы эшләр министры раллида катнашачак техниканы карадылар, шулай ук экипаж әгъзалары белән аралаштылар. Казан Кремле диварлары астында 98 экипаж мотоциклларда, квадроциклларда, Т1 һәм Т2 внедорожникларында, Т3 баггиларында, йөк машиналарында җыелган иде. Россиялеләрдән тыш, ярышларда Кытай, Белоруссия, Франция, Италия, Швейцария, Сербия, Израиль, Сүрия, Иран һәм дөньяның башка илләре вәкилләре катнаша.

РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров билгеләп үткәнчә, ралли Евразия киңлеген тоташтырган борынгы сәүдә маршруты буенча уза. «Бу фантастик чарада катнашуыма шатмын. Бу очрашу ир-атларны гына түгел, ә бу ярышта катнашачак хатын-кызларны берләштерә. Бу маршрут — безнең бөтен зур Евразияне: территорияләрне, кешеләрне, аларның язмышларын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телләрен һәм динен бәйләгән иң борынгы юл. Барлык катнашучыларга да уңышлар һәм җиңүләр телим», — диде Россия Тышкы сәясәт ведомствосы башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Ефәк юлы» — зур спорт бәйрәме, дөньякүләм әһәмияттәге уникаль проект. «Безнең өчен бу зур хөрмәт — 23 илдән 98 экипаж «Ефәк юлы» раллие стартына чыга. Бу Татарстан өчен бик мөһим. Без — автомобиль республикасы. Техник спортның һәр төре бездә зур ихтыяҗ белән файдалана. Раллида катнашучыларга, бәйрәм кунакларына һәм барлык казанлыларга рәхмәт белдерәсем килә. Хәерле юл!» — дип өстәде Татарстан Рәисе.

Шулай ук тантанада «Ефәк юлы» халыкара ралли проекты җитәкчесе Владимир Чагин, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ГАЗ төркеме», «УРАЛ» һәм «АВТОВАЗ» автозаводлары вәкилләре катнашты.

«Ефәк юлы» раллие Россия Федерациясенең 13 субъекты территориясе аша узачак. Маршрут Казан, Уфа, Магнитогорск, Ырынбур, Самара, Саратов, Волгоград, Липецк һәм Мәскәү кебек шәһәрләрне үз эченә ала. Раллиның озынлыгы 5 мең 247 км тәшкил итә, шуларның 2 мең 277 км тизлекле участоклар. Россия башкаласында катнашучылар 15 июльдә финишка килерләр дип көтелә.


Фикер өстәү