Техник спорт төрләренә Татарстанда ихтыяҗ зур. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ефәк юлы» ярышының тантаналы ачылышында шулай дип белдерде.
— Бүген 23 илдән катнашучылар кабул итәбез, аларны биредә күрү безнең өчен зур хөрмәт. Безнең республика өчен бу бик мөһим. Республикада техник спортның һәр төренә ихтыяҗ зур, — диде ул.
Рәис катнашучыларга уңышлар теләде.
— Раллида катнашучыларга ярыш өчен, ә Казант халкына аларны җылы кабул итүләре өчен рәхмәт, — дип өстәде Рәис.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat