«Ефәк юлы» халыкара раллие иртәгә Казанның Меңьеллык мәйданында ачылачак

 Иртәгә Казанда «Ефәк юлы» халыкара раллие старт ала. Меңьеллык мәйданында 500 кешелек 98 экипаж җыелачак. Россиялеләрдән тыш, Кытай, Белоруссия, Франция, Италия, Швейцария һәм башка илләр вәкилләре катнашачак. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Программага Россия Федерациясенең 13 субъекты территориясе буенча тугыз этап керә. Маршрут Казан, Уфа, Магнитогорск, Оренбург, Самара, Саратов, Волгоград, Липецк һәм Мәскәү кебек шәһәрләрне үз эченә ала. Раллиның озынлыгы 5 247 км тәшкил итә, шуларның 2 277 км тизлекле участоклар. Катнашучылар 15 нче июльдә соңгы ноктага җитәрләр дип көтелә.

Юлларга мотоцикллар, квадроцикллар, Т1 һәм Т2 внедорожниклары, Т3 баггилары, йөк машиналары һәм башкалар чыгачак.

Тантаналы старт кысаларында бәйрәм программасы планлаштырылган. 16:30 сәгатьтә тематик күңел ачу зоналары ачыла, ә 17:00 сәгатьтә концерт башлана. 18:45 сәгатьтә катнашучы илләрнең флаглары парады планлаштырылган. Рәсми өлештән соң катнашучыларның презентациясе һәм концерт программасының 21:00 сәгатьтә дәвам итүе көтелә, дип хәбәр итә оештыручылар.


Фикер өстәү