Нәфисә һәм Дилшат Гаязовлар: «Акча… таш астында ята»

Актаныш районының Күҗәкә авылында яшәүче Нәфисә һәм Дилшат Гаязовлар белән очраклы рәвештә генә таныштык. Күрше Суыксу авылына баргач, берничә кеше: «Сез Гаязовлар турында языгыз әле. Бик матур тормыш алып бара торган тырыш гаилә алар», – дип, безне Күҗәкәгә озатып калдылар. Чыннан да, тырыш, ягымлы гаилә булып чыкты алар.

Тәртип яратулары ишегалларыннан ук күренеп тора иде. Нәфисә ханымның балаларын тәрбияләүгә, аларга белем бирүгә карата да үз карашы булуы ачыкланды.   Хуҗабикә Казан медицина университетының фармацевтика факультетын тәмамлагач, Чаллыга эшкә урнаша. Булачак Ире Дилшат белән дә шул вакытларда танышалар. Гаилә корып, егетнең туган авылына кайтып төпләнәләр.

– Ул чакта ук Дилшат төпле, җаваплы, ярдәмчел һәм ышанычлы кеше булуы белән ихтирам иттерде. Күпләр мине гаиләдә алда бара дип уйлый, ләкин мин – чынлыкта иремә иярүче, аңа ышыкланып яшәүче генә. Дилшат – тракторчы. Ипле булуы белән хуҗалыкта да аерылып тора, – диде хуҗабикә.

Бүген алар, абзар тутырып, маллар тоталар, теплицада үсентеләр үстерәләр. Соңгы вакытларда сөт бәяләре төшкәч, җиде сыерның сөтен үзләре эшкәртеп сата башлаган.

– Узган ел без сөтне 29 сумга тапшыра идек. Ә хәзер 16–17,50 тиенгә төшеп бетте. 1 тонна сөт саткан очракта, ай саен 20 мең сумны югалтабыз дигән сүз. Акча – таш астында, ә таш – аҗдаһа башы астында. Тырышмасаң, булмый. Уйлаштык та әлегә сөтен дә, каймагын да, эремчеген дә үзебез сатарга булдык. Бик теләп, яратып алалар, – диде ул.

Моннан тыш, гаилә егерме еллап инде помидор, кыяр, борыч, карбыз, кавын, чәчәк үсентеләре сата.

– Мин бераз вакыт мәктәптә дә эшләп алдым. Ул чагында директоры бик акыллы, таләпчән, тәртипле Энҗе апа Садыйкова иде. Аның тәкъдиме белән мәктәптә үсентеләр үстерү белән шөгыльләнә башладык, – ди Нәфисә апа. – Бервакыт, мин моны өйдә дә эшли алам бит, дидем дә тәвәккәлләргә булдым. Сәләтем дә булгандыр, чөнки әтиемне дә «Мичурин карты» дип әйтәләр иде. Әтиебез Миргаян бик тырыш, үз көче белән тормыш алып бара торган кеше булды. Бакчада эшләргә бик яратты. Бик нык тәртип, төгәллек яратканга күрә, авылдашлары аның турында «туры сызык буенча яшәүче» дип әйтә иде. Һәм безнең күңелләргә дә кечкенәдән шушы орлыкларны салып үстерде. Әниебез Вәсимә йомшак күңелле кеше иде. Кыз бала буларак, мин аңа күбрәк сыенганмындыр. Ләкин тормышта югалып калмаска миңа әтидән күчкән сыйфатлар ярдәм итте.

Баштагы вакытларда авырлыклары да була, ләкин башлаган юлларыннан читкә талпынмыйлар, тукталып калмыйлар. Өстәвенә әти-әнисенең теләсә кайсы вакытта кул арасына керергә әзер булган балалары да үсеп килә.

– Без бу эшкә урау юллар аша килдек. Авылда үз һөнәрем буенча эш юк. Ә тормышны алып барырга кирәк. Авылга кайтып, тормышымны шулай дәвам итүемне кайберәүләр аңлап та бетермәде. «Укуыңны югалттың», – дип әйтүчеләр дә булды. Ләкин мин моңа бер тамчы да үкенмим. Аның каравы мин балаларым янында булдым, аларга тиешле тәрбияне һәм игътибарны бирә алдым, – ди Нәфисә апа.

Балаларны тәрбияләүдә каенанасына да рәхмәтле ул.

– Иремнең әнисе – әнкәй туры сүзле, акыллы, тормышны үз җилкәсендә алып барган хатын иде. Балаларыма аның тәрбиясе зур булды. Улларыбыз әбекәйләреннән күп нәрсәгә өйрәнеп калды. Әби-бабай тәрбиясе күргән балалар башка холыклы, нык тамырлы булып үсә. Әбисе булмаган гаиләләр барыбер нидер югалта. Килен-каенана мөнәсәбәтләре төрлечә булырга мөмкин, тик балаларны алга куям дисәң, баш бирергә кирәк. Тәрбияле, итагатьле балаларның әти-әнисе генә бәхетле була ала, – ди ул.

Гаязовлар Булат, Рөстәм һәм Рамазан исемле өч малай тәрбияләп үстергәннәр. Авылда тугызъеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, укуларын Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясендә дәвам иткәннәр. Бүген олы уллары Булат КХТИның нефть һәм газ инженерлык факультетын бетерә. Моннан тыш, ике уллары да Казанда Әхмәт Һади исемендәге пансионатта белем алганнар.

– Балаларның тормышында укытучылары да тирән эз калдырды. Дин кешене барлык яклап та ныгыта, ныклы шәхесләр, көчле кешеләр булып тәрбияли. Шөкер, балаларыбыз мөстәкыйль, акыллы булып үстеләр. Бөтен эшне дә эшли беләләр. Тормышта да югалып калмаслар дип уйлыйм. Алар – безнең төп таянычларыбыз. Олы улыбыз умарта, үсентеләр белән кызыксынса, уртанчысы терлекләр арасында йөрергә ярата, – дип горурлана әни кеше.

Нәфисә апа авыллары, авылдашлары турында да яратып сөйләде.

– Мин тумышым белән күрше Иске Сәфәр авылыннан. Анда башкалардан ак көнләшү белән көнләшеп яши торган тырыш халык яши. Бер кеше йорт тергезсә, икенчесе аннан да уздырып, зуррагын сафка бастыра. Гомумән, авылда төпле, тырыш кешеләр генә матур итеп яши ала дип уйлыйм, – ди Нәфисә Гаязова. – Авыл халкы беркайда да югалып калмый, ул тормыш итәргә күбрәк яраклашкан була. Күҗәкәдә беренчеләрдән булып колхоз бетте. Шунлыктан кеше үз көнен үзе күрергә ияләште. Авылыбызда фермерлар да күп. Шуңа күрә мин авылда яшәвем, тырышып гомер итүебез белән чын күңелдән горурланам.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү