Доллар курсы 91 сумнан артып китте

Сатуда доллар курсы 2022 елның 28 мартыннан бирле беренче тапкыр 91 сумнан югарырак күтәрелде. Бу хакта Мәскәү биржасы мәгълүматларыннан күрергә була.

15: 55 сәгатьтә ул 91,05 сум булган. Шул ук вакытта евро курсы 99,17 сумга, ә Юань 12,531 сумга кадәр җиткән.

15 июньдә, ПМЭФ-2023 форумында чыгыш ясаганда, Россиянең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов сумның долларга карата курсы хәзер Россия икътисады өчен оптималь дип белдергән иде.


Фикер өстәү