Бүген Петербург халыкара икътисадый форумында мобиль интернетны өзәчәкләр

Бүген Санкт-Петербург халыкара икътисадый форумында (ПМЭФ-2023) һәм “Экспофорум”да мобиль интернет эшләмәячәк. Бу хакта “РИА Новости” “Росконгресс” мәгълүматларына таянып яза.

Халыкара форумда мобиль интернет эшендәге өзеклекләрне техник эшләр башкару зарурилыгы белән аңлатканнар.

“16 июньдә, мобиль элемтә операторлары инфраструктурасында техник эшләр башкарылу сәбәпле, ПМЭФ үткәрү мәйданчыгында мобиль җайланмалардан интернетка керү мөмкинлеге вакытлыча булмаячак”, — диелгән “Росконгресс” хәбәрендә.

Форумның оештыру комитетында әйтелгәнчә, чарада катнашучылар һәм кунаклар SPIEF2023 проектының Wi-Fi челтәреннән файдалана алачак.

Исегезгә төшерәбез: бүген ПМЭФ мәйданчыгында Россия Президенты Владимир Путин катнашында пленар утырыш үткәреләчәк. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков Путинның әлеге утырышта зур чыгыш ясаячагын әйтте. Президентның чыгышы якынча 14.00 сәгатьтә булачак. Президент Россиянең 2022 елгы икътисадына бәя бирергә, шулай ук төп перспективаларны билгеләргә мөмкин.


Фикер өстәү