Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитова белән Татарстанда фигуралы шуу мәктәбе ачу мөмкинлеге турында сөйләшкәннәр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Алинә Заһитова белән очрашкан. Очрашуда республикада Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе проекты буенча фикер алышу булган. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

“Сез – бе

Фото: rais.tatarstan.ru

знең яшьләр өчен үрнәк. Республикада спорт мәктәпләрен булдыру тәҗрибәсе бар. Без аны башка спорт төрләренә дә җәелдерергә әзер”, – дип басым ясап әйткән Рөстәм Миңнеханов.
Алинә Заһитова спорт мәктәбе буенча әзер проектны озакламый Казанга алып килергә ниятләвен белдергән.

Очрашу барышында Татарстан Рәисе республикада яшьләр арасында спортны популярлаштыру өчен фигуралы шуу остасының күнекмәләреннән файдалануның мөһимлеген искәрткән.


Фикер өстәү