Татарстанда мәктәп 2024 елда ачылачак.
Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Казанда үзенең фигуралы шуу мәктәбен ачу өчен тренерлар җыя. Спорт министры Владимир Леонов шул хакта белдергән, дип яза “КП-Казань”.
“Алинә Заһитова Казанда үз мәктәбен ачу өчен персонал һәм тренерлар җыю белән мәшгуль. Әйткәнебезчә, киләсе елда мәктәп ачарга ниятлибез”, – дигән ведомство башлыгы.
Сүз уңаеннан, 21 яшьлек Алинә Заһитова фигуралы шууда барлык зур титулларны яулаган спортчы. Ул – Олимпия чемпионы, дөнья һәм Европа, шулай ук Гран-при финалы чемпионы.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Алинә Казанда БРИКС уеннары илчесенә әйләнергә мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat