Милли китапханә коллективы Разил Вәлиевның якыннарының кайгысын уртаклашты

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе коллективы Разил Вәлиевның якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Милли китапханә директоры булып эшләгән елларында аның дәрәҗәсен күтәрүгә керткән зур өлеше һәм коллективта татар халкының теленә һәм мәдәниятенә карата зур ихтирам булдырганы өчен без Разил Исмәгыйль улына бик рәхмәтлебез.

Разил Исмәгыйль улы үзенең «китапханәчеләр юк дип әйтмәскә тиеш» дигән киңәше һәм «…акны кара диеп сөйләмәм» дигән шигъри юллары белән мәңге хәтеребездә сакланачак.

Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең вафаты уңаеннан туганнарының һәм якыннарының кайгысын ихлас күңелдән уртаклашабыз», – диелгән кайгынамәдә.

 

 

 


Фикер өстәү