Марат Әхмәтов: «Разил Вәлиевның халыкка күрсәткән игелекле хезмәтен, истәлеген, иҗатын сакларбыз, онытмабыз»

Халык шагыре Разил Вәлиев вафат булу сәбәпле, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов кайгы уртаклашты.

– Разил Вәлиев халык шагыйре генә түгел, бик күп еллар дәвамында Дәүләт Советында комитет җитәкчесе дә иде. Милләтебез, туган телебез, халкыбыз хакына хезмәт иткән шәхесебез. Андый шәхесләрне югалту бик кызганыч. Соңгы вакытта авырды. Чит илләрдә дә дәваланып карады. Тик файдасы тимәде. Андый шәхесләрне югалту аяк астыннан җир китүгә тиң. Урыны җәннәттә булсын. Разил Вәлиевның халыкка күрсәткән игелекле хезмәтен, истәлеген, иҗатын сакларбыз, онытмабыз, – диде ул.

Разил Вәлиев турында соңгы язма: «Аның сөйкемле сөяге бар иде»


Фикер өстәү