“Татар өчен, милләтем, дия-дия, йөрәген яндырды”: Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев вафат

«Минем инде бөтен нәрсәм дә бар. Миңа сәламәтлек теләгез», – дигән иде ул әле узган ел гына, үзенең юбилей кичәсендә. Ни кызганыч, якыннары, дуслары, иҗатташлары, укучылары никадәр генә теләсә дә, яман авыру көчлерәк булып чыкты. Бүген бик моңсу хәбәр алдык. Көрәшче рухлы шагыйрь Разил абый Вәлиев якты дөнья белән исәп-хисапны өзгән икән.

Сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, элеккеге депутат, милләт көрәшче Разил Вәлиев бүген 77нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бик зур югалту бу татар халкы өчен. Инде урыннары оҗмахта булсын дип теләп, якты хатирәләрне барлыйсы гына кала.
«Республикабыз өчен, бөтен татар халкы өчен бик зур югалту! Разил Исмәгыйль улы әдип, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе буларак гомере буе татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен үстерүгә, халкыбызның милли асылын саклауга, татарны дөнья күләмендә танытуга, аның абруен күтәрүгә хезмәт итте. Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең якты истәлеге безнең йөрәкләрдә, халкыбыз хәтерендә мәңге сакланыр!» – диде аның белән озак еллар парламентта бергә эшләгән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов мондый шәхесләрне югалтуны аяк астыннан җир китүгә тиңләде.
– Разил Вәлиев халык шагыйре генә түгел, бик күп еллар дәвамында Дәүләт Советында комитет җитәкчесе дә иде. Милләтебез, туган телебез, халкыбыз хакына хезмәт иткән шәхесебез. Андый шәхесләрне югалту бик кызганыч. Соңгы вакытта авырды. Чит илләрдә дә дәваланып карады. Тик файдасы тимәде. Андый шәхесләрне югалту аяк астыннан җир китүгә тиң. Урыны җәннәттә булсын. Разил Вәлиевның халыкка күрсәткән игелекле хезмәтен, истәлеген, иҗатын сакларбыз, онытмабыз, – диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла мәрхүмне әдәбиятта ат уйнаткан кеше дип искә алды:
– Разил абыйның авыруын белә идек инде. Атна-ун көн элек хәлен белергә дә бардым, хәле авыр иде. Көтелгән дә үлем кебек иде, әмма бу хәбәрне ишеткәч, башка суккан кебек булды. Без бит аның белән ярты гасырдан артык аралаштык. Мәктәптә укыган вакытта Казанга килгәч, ял көне булган икән ул, нәшриятка кергән идем. Бина буп-буш, бер кеше юк. «Ялкын» журналы ишеге генә ачык. Бүлмәдә бер мыеклы егет утыра. Соңыннан үзе шаяртып: «Синнән, каян белдең ял көне минем монда килеп эшләгәнне, дип сорадым. Син, шагыйрьләрнең ял көне юктыр дип уйладым, дип җавап бирдең», – дип сөйләгән иде. Шуннан бирле без аралаштык, иҗатташ та, якын дуслар да булдык. Ул мәйдан тоткан шагыйрь, прозаик, драматург, публицист – татар әдәбиятында ат уйнаткан кеше. Аннары җәмәгать эшлеклесе, дәүләт эшлеклесе. Аның сүзе һәрвакыт төпле, үтемле булды. Шуңа республикабыз, татар халкы бик зур югалту кичерә. Бик зур кайгыда барыбыз да.

Фото: Татар-информ

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә 21 октябрьдә Камал театрында узачак. 10.00 сәгатьтә хушлашу мәрасиме була. Мәрҗани мәчетендә җеназа намазы укылгач, Курган зиратында, Фәндәс Сафиуллин янәшәсенә күмеләчәк.

«Ул минем иҗатташ дустым гына түгел, ир-егетләр арасында якын дустым иде». Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова әнә шулай диде:
– Разил Вәлиев минем өчен иң якын кешеләрнең берсе иде. Иҗатымда да, шәхси тормышымда да бик зур роль уйнады. 1980 елда, яшь балам белән фатирсыз калганда, әле ул вакытта Язучылар берлегенең секретаре иде, мине җитәкләп, фатир сорарга алып барды. Мондый адымны кем ясый ала? Тукай премиясен алгач, миңа иң беренче котлап шалтыраткан кеше дә Разил абый булды. «Беләсеңме, Нәбирәҗан, – диде (миңа ул, яратып, гел шулай дәшә иде), – синең өчен иң сөенгән кеше – мин ул». Бу бит инде – бик зур сүз. «Идел» журналында баш мөхәррир булып эшләгәндә дә Разил абый янына Дәүләт Советына барып йөрдем. Аның бер генә тапкыр да, вакытым юк, эш сәгатем тәмам, дип әйткәне булмады. Утыртып, рәхәтләнеп бөтен моң-зарыңны тыңлап, киңәшләрен биреп озата иде. Шундый кешеләрнең берсе Туфан абый булса, икенчесе Разил абый булды. Аларның ишекләре беркайчан да ябылмады. Татар өчен, милләтем, дия-дия, йөрәген яндырды ул. Аның кебек йөрәккә бөтен нәрсәне якын кабул итеп, җаны аша уздырган милләт кешеләребез бик аз безнең.

Шагыйрә Гөлүсә Батталова исә, һәр кешене якын итте дип искә алды:
– Мин әдәбият мәйданына килеп кергәндә, ул инде бик зур шагыйрь, олпат шәхес һәм депутат иде. Шуңа да карамастан, кешене якын, үз итә белә иде. «Син яшь әле», – дип, кешене аермады, һәрвакыт тиң итеп сөйләште, үсендереп торды. Күргән саен бер җылы сүз әйтә. Нәрсәгә мактаганын хәзер генә аңлыйм. Күңеле сүрелмәсен, иҗаттан туктамасын дип үсендерүе булган инде ул аның. Мин аның бер шигыреннән илһамланып,
«Көтүчесез калган көтү ничек –
Без дә хәзер шулай Җир өчен» дигән юлларын алып, «Югалган буын» дигән шигырь яздым. Аның белән Әтнәдә бер очрашуда шушы шигырьне сәхнәдән укыдым. Безнең беренче очрашуыбыз иде, ул мине шунда белә башлады. Бу шигырьгә бик гаҗәпләнде, шуннан якын итеп калды да ул мине. Гомумән, ул барлык яшь язучыларны тиң күреп сөйләште, яратты. Яшь иҗатчылар арасында аерым дәрәҗәсе бар иде аның. Шәхсән минем өчен дә, яшь иҗатчылар, җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр – бөтенебез өчен шундый зур, бик авыр югалту бу. Иң олпат шәхесләребезнең берсе китте. Зинһар, рәнҗеп китә күрмәсен. Чөнки депутат булган соңгы елларында татар теле мәсьәләсендә аңа шактый гына авыр сүзләр дә әйтелде. Ул аларны дәшми генә йота белде. Бәлки шул да аның тиз китүенә сәбәпче булгандыр, дип уйлыйм. Иҗаты яшәсә, шәхес үлми, диләр. Разил абыйның иҗаты бик саллы. Менә шул иҗатның яшәвен теләр идем мин. Киләчәк буыннарга да Разил абый яктылыгында хезмәт итүне теләр идем. Урыны җәннәттә булсын.

Галим Искәндәр Гыйләҗев исә «Без кемне югалттык?» дигән сорауга болай җавап бирде:
– Беренчедән, без халык күңелендә урын тапкан шигырьләр һәм җырлар авторы булган бик яхшы шагыйрьне югалттык. Икенчедән, ачык акыллы, үз фикерен, җиренә җиткереп, башкаларга ирештерә алган, ул фикерен позициясеннән һич чигенми яклый ала торган сәясәтчене югалттык. Өченчедән, үз милләтен сөя, бәяли, күрсәтә белгән нечкә күңелле, моңлы татар улын югалттык. Дүртенчедән, без ОЛЫ ШӘХЕСНЕ югалттык.

«Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Разил Вәлиевне икенче әти кебек иде дип искә алды:
– Разил абый безнең буын язучылары өчен икенче әти кебек булды. Яшьләрне ярата иде, аларны үзенең канаты астына алырга, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышты. 23–24 яшьлек егет чакта «Идел» журналы баш мөхәррире булганда, Разил абый белән тиражны арттыруда, саклап калуда бергәләшеп эшләдек. Аның өчен мин һәрвакыт рәхмәтле. «Идел»не яшәтеп җибәрү өчен үзеннән күп көч кертте ул. Ул аның өчен бик кадерле иде. «Казан утлары»нда эшләгәндә дә, Разил абый хәерхаһлы булды. Редколлегия әгъзасы иде. Мин аннан бер сәяси роман язуын үтенгән идем. Эшләрмен, диде. Кызганыч, ул әсәр дөнья күрә алмады. Разил абыйның «Эт кояшы» дигән повесте – татар әдәбиятына яңалык алып килгән әсәрләрнең берсе. Ул аны 21 яшендә язса да, әсәр хәзер дә актуаль. Татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте өлкәсендә эшләүчеләр Разил абыйга һәрвакыт мөрәҗәгать итә ала иде. Ул һәрберебезгә ачык, ярдәмчел иде. Шундый милләтпәрвәр шәхесебезнең якты дөньядан китүе бик кызганыч. Урыны җәннәттә булсын. Без аның исемен һәрвакыт сакларга тырышырбыз.


Фикер өстәү