20 октябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара пешекчеләр көне

Ел саен 20 октябрьдә бөтен дөнья пешекчеләре һәм кулинария белгечләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – пешекчеләр көнен бәйрәм итәләр.

Халыкара пешекчеләр көне 2004 елдан башлап Бөтендөнья кулинария җәмгыятьләре ассоциациясе тәкъдиме белән үткәрелә башлый. Бу оешманың 8 миллион әгъзасы бар – алар төрле илләрнең һөнәри пешекчеләре.

Бүген 70 тән артык илдә Халыкара пешекчеләр көне бәйрәм ителә. Кулинария белгечләреннән тыш, хакимият вәкилләре, туристик компания хезмәткәрләре һәм, әлбәттә, кечкенә кафелардан алып танылган рестораннарга кадәр җәмәгать туклану оешмалары хуҗалары бәйрәм чараларын оештыруда катнашалар. Алар пешекчеләр арасында осталык ярышлары оештыралар, тестлар үткәрәләр, үзенчәлекле ризыклар пешерү буенча тәҗрибәләр ясыйлар.

 Халыкара авиадиспетчер көне

1961 елның 20 октябрендә Халыкара авиация диспетчерлары ассоциацияләре федерациясе оештырыла. Бу вакыйга пассажирлар һәм йөк ташу белән идарә итүне стандартлаштыру өлкәсендә мөһим этап була. Шулай ук яңа һөнәри бәйрәм — Халыкара авиадиспетчер көне билгеләнә.

Бөтен дөнья буенча көн саен 50 000 авиадиспетчер профессиональ кагыйдә буенча эш итә. Авиадиспетчерлар махсус психологик әзерлеккә ия. Әлеге кешеләрнең һөнәри осталыгына иң югары таләпләр дә куела: авиадиспетчер һава навигациясе, авиация метеорологиясе һәм авиация кагыйдәләрен, һава судноларының очу-техник характеристикаларын камилләштерергә тиеш.

Бөтендөнья остеопорозга каршы көрәш көне

Бүген бөтен дөнья остеопорозга каршы көрәш көнен билгеләп үтә. Бу авыру инвалидлык һәм үлем сәбәпләре буенча барлык чирләр арасында йөрәк-кан тамыры авырулары, онкология һәм шикәр авыруыннан кала дүртенче урында тора.

Хәрби элемтәче көне

1919 елның 20 октябре – элемтәчеләр гаскәрләре барлыкка килгән көн. Бу көнне Совет Республикасы Революцион хәрби советның карары нигезендә, Кыр штабы составында элемтә башлыгы җитәкчелегендә элемтә идарәсе булдырыла. Элемтә хезмәте – штабларның махсус хезмәтенә, ә элемтә гаскәрләре мөстәкыйль махсус гаскәрләргә бүленә. Шул рәвешчә, заманча элемтә гаскәрләре структурасына нигез салына. Хәзерге элемтә системасы –күп функцияле катлаулы организм. Ул үз эченә күп санлы элемтә үзәкләрен, меңнәрчә чакрым радио линияләрен, чыбыклы һәм башка төр элемтәне ала.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү