Татарстанда пешекчеләрнең күпме хезмәт хакы алуын ачыклаганнар

20 октябрьдә Халыкара пешекчеләр көне билгеләп үтелә.

20 октябрьдә бөтен дөнья күләмендә Халыкара пешекчеләр көне билгеләп үтелә. “KazanFirst” иң “тәмле” бәйрәм хөрмәтенә республика пешекчеләренең хезмәт хакын белешкән.
Портал HH.RU эш эзләү сервисы мәгълүматларына таянып язганча, Татарстанда аш-су осталарының уртача хезмәт хакы 50 мең сумга якынлашып килә.

Сентябрь ае мәгълүматларына караганда, Татарстанда пешекче, икмәк пешерүче һәм кондитерларның уртача хезмәт хакы 46 700 сум тәшкил иткән. Казанда исә бу сан әле тагын да зуррак – 51 300 сум. Бер ел эчендә җәмәгать туклануы хезмәткәрләренең эш хакы сизелерлек дәрәҗәдә арткан. Мисалга, узган елның сентябрендә пешекченең уртача хезмәт хакы 40 000 сумнан артмаган.

Гомумән, пешекчеләрнең эш хакы әйбәт үсә: 2021 елда – 35 мең булса, хәзер инде – 50 000 сум диярлек.


Фикер өстәү