11 октябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара кызлар көне

2012 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан игълан ителә. Бу көн кызлар белән бәйле проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән. Ул тәрбия, психологик һәм медицина ярдәме, туклану, гаилә тормышына әзерлек, кыз балаларның хокукларын яклау һәм башка шундый мәсьәләләрне үз эченә ала.

 Бөтендөнья симерүгә каршы көрәш көне

Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа төбәк бүлеге битендә хәбәр ителә. Әгәр 20-30 ел элек симерү проблемасы сәламәт яшәү рәвеше турында кайгыртучы аерым кешеләр һәм диетологлар арасында фикер алышу темасы булса, бүген симерү һәм артык авырлыктагы кешеләр санының артуы кешелек сәламәтлегенә тәэсир итүче җитди куркынычларның берсенә әверелде. Аны еш кына йөрәк-кан тамырлары системасы һәм онкология авырулары белән бер рәткә куялар.

 Бөтендөнья авыртуга каршы көне

Бу дата 2004 елдан башлап Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) һәм Халыкара авыртуны тикшерү ассоциациясе (International Association for the Study of Pain, IASP) инициативасы белән үткәрелә. Бу оешмалар  авырту газапларын җиңеләйтүне кешенең төп хокуклары исемлегенә кертергә тәкъдим итүче декларация белән чыгыш ясыйлар.

Казан ханлыгын алу

1552 елда патша Явыз Иван Казан ханлыгын яулап ала, кенәз Александр Горбатыйны наместник итеп куя. Поход алдыннан патша җитди әзерлек үткәрә, армияне ныгытучы реформалар үткәрә, ханлыктан ерак түгел Свияжск ныгытмасын төзи, зур гаскәр җыя. Грозный өчен Казанны алу зур сәяси әһәмияткә ия була. Берничә көннән соң, шәһәрдә гарнизон калдырып, гаскәр Мәскәүгә кире китә.

«Кара сишәмбе»

1994 елда Россия акчасының бәясе кискен төшеп китә: санаулы сәгатьләр эчендә ММВБ фонд биржасында доллар курсы 2 833 сумнан 3 926 сумга кадәр арта. Бу көн тарихта «кара сишәмбе» буларак билгеле. Әмма  элеккеге хәленә кайту өчен «рубль»гә берничә көн генә кирәк була. 14 октябрьдә доллар инде  2 994 сум торган.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү