2025 елда Татарстанда елга транспортында йөрүче пассажирлар санын 500 мең кешегә җиткерергә ниятлиләр

Татарстанның эчке су юлларының озынлыгы 1 мең километрдан артык, республикада социаль әһәмиятле елга пассажир маршрутлары челтәре сакланып калган. Бу хакта бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Транспорт министрлыгында узган киңәшмәдә белдерде. Киңәшмә Россия Федерациясенең эчке су юллары буенча пассажирлар йөртүнең торышына һәм үсешенә багышланды. Киңәшмәне Россия транспорт министры Виталий Савельев үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика игътибары аркасында йөк ташулар беркайчан да тукталып тормады. Ул моның өчен төбәк бюджетында акча каралганлыгын ассызыклады. «Хәзер без бу юнәлешне үстерәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Яңа причаллар төзелә һәм булган причал инфраструктурасы реконструкцияләнә, гамәлдәге флотка ремонт ясала, быел без Горький исемендәге Зеленодольск заводында ясалган 3 яңа судно сатып алдык».

Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, 2025 елда республикада елга транспортында йөрүче пассажирлар санын 500 мең кешегә җиткерергә ниятлиләр. Моннан тыш, узган ел Татарстан Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Бөек Идел юлы» проекты турында килешүгә кул куйды. Әлеге проектта Татарстан, Мари Эл, Чувашия республикалары, Самара, Ульяновск, Саратов өлкәләре катнаша. Татарстан төбәкара элемтәгә әзер, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмә кысаларында федераль дәрәҗәдә карарлар таләп итүче мәсьәләләр күтәрелде: федераль үзәк һәм РФ субъектлары катнашында Идел-Кама суднолар йөрү операторын булдыру мөмкинлеге; регуляр һәм туризм маршруты челтәрен формалаштыру; судноларга ихтыяҗны  һәм аларның хәрәкәт расписаниесен билгеләү.

Шулай ук 2024-2026 елларга суднолар төзүне финанслау буенча «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ программасына үзгәрешләр кертү мөмкинлеге турында да фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Горький исемендәге  Зеленодольск заводы быел ук ике яңа судно төзү эшләрен башларга әзер.

Татарстан Рәисе Куйбышев сусаклагычының саегуы мәсьәләсен дә күтәрде. Суның гаять түбән булуы сәбәпле, Идел һәм Кама буендагы биш торак пунктка суднолар барып җитә алмый. «Республика территориясендә Куйбышев сусаклагычының аз сулы булуы аркасында «Бөек Идел юлы» төбәкара проектының төп бурычларын үтәлмәскә мөмкин», – диде ул.

Чыгышы ахырында Рөстәм Миңнеханов Россия Транспорт министрлыгына судноларны ташламалы лизинг белән алу программасы кысаларында судно төзүчеләргә ярдәм итүләре һәм судно җайланмалары җитештерүне субсидияләүләре, шулай ук елга транспортын үстергәндә ил төбәкләренең ихтыяҗларын тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү