Татарстанда чүп ташучы машинаның җиңел автомобильгә килеп бәрелүе нәтиҗәсендә 9 яшьлек бала һәлак булган

Казан янында ике машина бәрелешү сәбәпле 9 яшьлек баланың гомере өзелгән. Бу хакта “Татар-информ” шәһәр Автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

Тәгаенләп әйтсәк, Усад бистәсенә илтүче юлда “KIA” чүп ташучы “КамАЗ” белән бәрелешкән. Фаҗигадә җиңел машинаның алгы утыргычындагы малай һәлак булган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, бала иминлек каешен эләктергән булган.


Фикер өстәү