Рөстәм Миңнеханов: “Елга транспортында пассажирлар санын 500 меңгә җиткерергә ниятлибез”

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эшлекле сәфәре барышында Россиянең эчке су юлларын үстерүгә багышланган киңәшмәдә катнашкан. Аны транспорт министры Виталий Савельев үткәргән, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте, “ТНВ” телеканалы мәгълүматларына таянып.

“Су транспортын үстерү – безнең өчен мөһим мәсьәлә. Республикада су юллары озынлыгы 1057 чакрым тәшкил итә. Без социаль әһәмиятле елга маршрутларын (бездә – 10 маршрут) саклап калдык”, – дип сөйләп үткән Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта ул бу юнәлешнең үстерелүен, яңа причаллар төзелүен, искеләрен реконструкцияләү программасы булдырылуын, судноларга ремонт ясалуын искәртеп үткән. Моннан тыш быел Татарстанның Горький исемендәге Яшел Үзән заводында төзелгән 3 суднога ия булуын әйткән. Болар – “Михаил Девятаев” һәм “Муса Җәлил” тиз йөрешле метеорлары, шулай ук “А217-1” судносы.

“Безнең планнар – 2025 елга елга транспортында пассажирлар санын 500 меңгә җиткерү”, – дигән Рәис. Ул “Бөек Болгар юлы” проектын искә төшереп, башка төбәкләр белән елга юлын үстерергә ниятләнелүен белдергән. Биредә сүз Идел аша Ульяновск белән Казан арасындагы рейсны яңарту, Алабугадан – Сарапулга һәм Казаннан Чабаксарга тест режимында рейслар җибәрү турында бара.


Фикер өстәү