Судан юл туры: Татарстаннан төрле төбәкләргә су юллары ачыла

Ил буенча сәяхәт итәргә теләүчеләргә яңа юл салдылар. Казанга Түбән Новгородтан Идел буйлап «Метеор» килде. Ике шәһәр арасында соңгы утыз елда тәүге пассажир рейсы бу. Казаннан су буйлап тагын кайларга сәяхәт итеп була? Елга маршрутларын «ВТ» хәбәрчесе белеште.

– Ил буйлап сәяхәт итәргә яратам. Түбән Новгородтан Казанга «Метеор» йөри башлаячагын белгәч, махсус билет сатып алдым, – дип сөйләде Татарстан башкаласына тәүге маршрутта йөзеп килгән Олег Николаев. – Мин Ярославльдә яшим. Казанга тәүге сәфәрем түгел. Шәһәр бик ошый. Өйгә шул ук юл белән кайтып китәргә ниятлим.

Су юлыннан Казан белән Түбән Новгород арасы сигез сәгатькә якын вакыт тәшкил итә. Әлеге маршрутта Козьмодемьянск һәм Чабаксар шәһәрләрендә ике тукталыш та каралган. Бер яктан икенчесенә кадәр билет бәясе 2500 сум тора.

– Киләсе навигация чорында әлеге маршрут даими булачак, – диде Казан елга портына тәүге судноны каршы алырга дип килгән журналистларга Түбән Новгородның «Водолет» компаниясе генераль директоры Никита Итальянцев.

«Татарстан флоты» генераль директоры Роман Лизалин сүзләренә караганда, «Бөек Идел юлы» проекты кысасында Идел буенда урнашкан барлык төбәкләрдә дә елга транспортында хәрәкәтне үстерү каралган.

– Әлеге эш белән шөгыльләнүче оешмаларга бәйле рәвештә, программа берничә өлешкә бүленгән. Мәсәлән, Татарстан, Чувашстан, Түбән Новгородның үз суднолары бар. Без үзара кем кайсы юнәлештә хәрәкәт итәчәген билгеләдек, – дип сөйләде ул.

Идел буендагы шәһәрләрнең үзара көндәш түгеллеген дә искәртте Роман Лизалин. Хәер, тел төбендә хикмәт тә бардыр. Быелның сентябрендә генә яңа судноны суга төшергән Түбән Новгород оешмасы, навигация чоры инде тәмамланып килүгә дә карамастан, Казанга юл салып куйды әнә. Яңа маршрут халык теленә керә торсын, диделәр, ахры.

Татарстанның эчке су юлларының озынлыгы 1 мең чакрымнан артык тәшкил итә.

Билгеле булганча, «Татарстан флоты» акционерлык җәмгыяте быелның маенда оешты. Җәй башында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов оешмага Яшел Үзән заводында төзелгән ике судноны кулланышка тапшырды. Республика җитәкчесе тармакны үстерү бурычын да куйды.

– Бу елның августында Казан белән Ульяновск арасында даими рейслар ачылды, – диде Роман Лизалин. – Сентябрьдә Алабугадан Сарапулга тәҗрибә рәвешендәге рейс оештырылды. Октябрь башында исә Казаннан Чабаксарга су юлы салынды.

«Татарстан флоты» генераль директоры әйтүенчә, су юлы маршрутлары бик тә отышлы.

– Бүген Казаннан Ульяновск шәһәренә поездда – биш, машинада өч сәгатьтә барып җитәргә мөмкин. Соңгысы юлларда «бөке»ләр булмаган очракта, әлбәттә. Ә су транспорты ярдәмендә ике шәһәр арасы 3 сәгать тә 40 минут тәшкил итә. Аның каравы табигатькә хозурланып, уңайлы шартларда барасың. Әлеге маршрутны киләсе елда тагын да үстерәчәкбез. Моннан тыш, Башкортстан Уфага рейслар җибәрүне сорап мөрәҗәгать итте. Самара өлкәсендә дә кызыксыну бар, – диде Роман Лизалин.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү