Түбән Новгород белән Казан арасын «Метеор» тоташтырды

Елга транспортында хәрәкәт итүне үстерү максатыннан, Казанга Түбән Новгородтан тәүге «Метеор-120Р» пассажир судносы килде. Әлеге маршрутта Козьмодемьянск һәм Чабаксар шәһәрләрендә ике тукталыш та каралган. Су юлыннан Казан белән Түбән Новгород арасы сигез сәгатькә якын вакыт тәшкил итә. Билет бәясе — 2500 сум.

«Киләсе навигация чорында әлеге маршрут даими булачак», — диде Казан Елга портына тәүге судноны каршы алырга килгән «ВТ» хәбәрчесенә Түбән Новгородның «Водолет» компаниясе генераль директоры Никита Итальянцев.

«Татарстан флоты» генераль директоры Роман Лизалин белдергәнчә, «Бөек Идел юлы» проектын тормышка ашыру кысасында, төбәкләрдә елга транспортында хәрәкәт итүне үстерү юнәлешендә күләмле, бердәм эш алып барыла.


Фикер өстәү