Табиб һәр көн саен ашарга мөмкин булган ризыкларны атаган

Бу ризыклар сәламәтлекне һәм күтәренке кәефне саклауга ярдәм итә.

Диетолог Ирина Мансурова “АиФ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сәламәт яшәү өчен көндәлек менюга йомырка, яшелчә, сөт һәм эшкәртелмәгән ашлык ризыкларын кертүне тәкъдим иткән.

Табиб аңлатып үткәнчә, йомырка аксымга, витамин һәм минералларга бай, ә болар йөрәкнең, буыннар һәм мускулларның ныклыгы өчен кирәк. Яшелчә эчәкләрдә файдалы микрофлора булдыруга, иммунитетны ныгытуга этәргеч бирә, ит исә тимер чыганагы булып тора.

Мансурова шулай ук иммунитетны, сөяк һәм мускулларны ныгыту өчен – сөт ризыклары, шикәр һәм холестеринны нормада тоту өчен – эшкәртелмәгән ашлык продуктлары, шулай ук микроэлементларга, омега-3 кислоталарына бай балык кулланырга киңәш иткән.


Фикер өстәү