Өйләнү һәм идеология: нормадан тайпылышлар нормага әверелгәч ниләр көтелә?

Автор җомга санына язманы гадәттә чәршәмбе иртәсендә әзерли. Бу чәршәмбедә кулдан эш төште, чөнки төн буе йоклап булмады: Фәләстыйн җирендә барган вәхшәт һәм ерткычлык йөрәккә бәрде. Сиончылар сишәмбе кичендә Газзәдәге хастаханәне бомбага тотып, йөзләгән сабыйны һәм яклаучысыз тыныч халыкны үтерде. Җитмәсә, фейклар таратып: «Фәләстыйнлылар үз балаларын үзләре үтерә», – дип шау-шу кубарып маташтылар.

Мөселман илләрендә урамнар кайнады. Автор төне буе онлайн рәвештә шулар арасында булды. Көнбатыш идеологиясе кешеләрне акылдан яздыра: вәхшилекнең төп сәбәбе шул. Газзә алдына килеп ЛГБТ флаглары болгаган, гафу итегез, чалбарларының арткы ягына ерык ясап, төймә таккан гыйбри сугышчыларын үз акылында дип атап булмый инде. Шотланд театрында «Золушка» балетында Золушканы кара тәнле егет уйный дигән хәбәргә карагыз. Ярый, килешик: театрда артистлар да, режиссерлар да акылыннан язды, ди. Массакүләм тамашачы бар бит. Алар ничек чыдап шуны карап утыра? Британ һәм АКШ кораллы көчләренең сиончылар оештырган геноцидны тәэмин итү өчен күләмле хәрби куәтләр китерүе аңлашыла инде шуннан соң. Боларда гадәти кешелек хисләре кала алмый. Кулларына F-16 штурвалын тоткан очучыларның ваемсыз рәвештә тыныч халык өстенә фосфорлы бомбалар яудыруына шуңа күрә гаҗәпләнергә кирәкми.

Иртән, тынычлану өчен, берникадәр классик әдәбият укып алырга булдым. «Табигать балалары» дигән лирик сюжетлы матур хикәя бар бит әле. Галимҗан Ибраһимовка ияреп, егерменче гасыр башына – кешеләрнең хәзерге кебек үк акылдан язып бетмәгән чагына кайтып алдым. Хикәянең каһарманы – 21 яшьлек карт егет. Карт егет дигәнгә аптырамагыз, чөнки авылдашлары аның турында: «Хафиз бик өйләнер иде дә, аңар дигән кыз тумаган, ди, анасының карынында, ди әле…» – дип көләләр. Болай егетнең өйләнер өчен бар җире дә килгән: өч аты, ике сыеры, ун баш сарыгы бар, шулар белән йортын алты почмаклы иткән, башка каралты-курасын яңартып килә. Моның өчен аңа һич кенә дә ипотека да, кулланучылар кредиты да алырга кирәкми. Җиң сызганып бер кыш эшли дә йорт торгыза, тагын бераз тырыша да башкасын аякка бастыра. Ул чактагы икътисад моделе белән хәзергесен чагыштырыйк. Туксанынчы еллар башында бу юллар авторының да абзарында терлекләр саны Хафизныкына якын иде. Әмма алар баетасы урынга, бөлдерделәр. Терлек тотып, мал асрап йорт салу турында хәзер дә хыяллана алмыйсың.

Бар нәрсәсе дә җитеш булгач, Хафизга кызыгучы кызлар да юк түгел, әмма егетнең үзе яраткан Әсмага өйләнәсе килә. Әсманы исә әтисе бирми: «…Сөеп алган, сөеп барган – алар бәхетсез булалар», – дип әйтә. Хафиз үзе дә өйләнер вакыты күптән җитүен аңлый: «Минем кебек ялгызлар унҗиделәре керер-кермәс өйләнә башлый: әнә миңа яшьтәш Намаҗан Гыйлаҗының тиздән атта йөри башларлык малае да бар инде», – ди.

Укучы сизә торгандыр: автор гаилә кору темасына сүз кузгалта. Уналты-унҗиде яшьлек егетләрнең ундүрт-уналты яшьлек кызлар алуын аңлау кыен түгел. Өйләнү яшенең нормасы ул чакта якынча шундый. Кызлар турында әйтеп тормыйк, егетләр шуннан узгач, ирония объектына әвереләләр. Яхшымы бу, яманмы? Хәзер инде тыелган бер социаль челтәрдә өлкән яшьтә булган бер хәзрәт: «Минем әбием унөч яшьтә кияүгә чыгып, алты бала тапкан», – диебрәк пост язган иде. Хәзерге либераль карашлы ханымнарның берсе: «Әбиегез күпме яшәгән соң?» – дигән сорау бирде. Иртә кияүгә чыгып, күп бала табу кешене картайта, тиз үлемгә китерә дигән фикер туа. Ә хәзрәтнең әбисе 87 яшькә кадәр яшәгән…

Хәзерге балалар физик яктан тагын да тизрәк өлгерә. Акселерация. Өйләнү яше исә шактый югары. Һәрхәлдә, уналты яшьтә өйләнүне безнең менталитет кабул итми. Психик җитлеккәнлек бик соң килә чөнки. Белгечләр хатын-кызлар психик яктан 28–30 яшьтә, ир-егетләр тагын да соңрак – 32–34 яшьләрдә генә өлгерә дип саный. Ирләрнең гомер озынлыгы күпме әле? Менә шул-шул, акыл кереп яшәп калырга да өлгермибез. Хәзерге психологлар төрек солтаны Фатихның 12 яшьтә дөньяның иң куәтле державасы белән идарә итә башлавын, 17дә өйләнүен, 20 яшьтә Константинопольне яулавын, моның өчен тарихта күрелмәгән маневр ясавын: хәрби-диңгез флотын җирдән өстерәп алып барып Алтын мөгез култыгына төшерүен белмиләр. Шунсыз Константинопольне яуларлык булмый: шәһәр яхшы ныгытылган, бары тик диңгездән генә һәм көтмәгәндә генә бәреп кереп була. Икенче бер державаның башкаласы булган шәһәргә карап: «Я мин сине, я син мине», – дип әйткән яшь ир мәсьәләнең хәрби чишелешен аңларлык дәрәҗәдә җитлеккән була шул.

Җенси яктан 12–13 яшьләрдә үк өлгергән, әмма утызны узганчы инфантиль калган яшьләр проблемасы җәмгыятьнең авырткан урынына әверелә. Зина тарала, аңа абортлар ияреп килә яисә әтисез туган балалар саны геометрик прогрессия тәртибендә үсә. Әти булу дәрәҗәсенә үсә алмаган сакаллы сабыйлар җаваплылыктан куркып качалар чөнки. Хәзерге матбугатны алып карасаң, моның хатын-кызның төп проблемасы икәнен күрәсең. Кызлар балаларын әнигә калдырып, читкә китеп эшләп яшәргә мәҗбүр була. Гаиләне туйдырырга, баланы үстерергә кирәк бит. Кайберсе шулкадәр ияләнеп китә: әллә ничә бала табып ташлап калдыра. Проблеманы хәл итә алмаган җәмгыять моның барысын да рөхсәт итә: либераль идеологияне мәйданга чыгара. Физиология дигән нәрсә бар: кешенең җенси теләкләре канәгатьләндерелмичә кала алмый. Шулай булгач, рөхсәт итәргә туры килә. Никахсыз гына егет белән кызның бергә яшәвенә хәзер беркем дә гаҗәпләнми. Табигый кабул ителә. Хәтта өстенлек булып санала. Бик зур фаҗигаләргә китерә бу. Психика бозыла. Нормадан тайпылышлар нормага әверелгәч, ирләрнең ирләрне сөюен дә кабул итү артык авыр булмый. Психик дискомфорттан котылу өчен, алар үзләрен өстен дип санап юанырга тырыша. Һәм без җанны тетрәтә торган вәхшәт күренешләре белән торган саен ешрак очрашабыз. Алар нормага әверелә һәм барыбыз бергә зур һәлакәткә таба юл тотабыз. Кыямәтнең кече билгеләре өзелгән дисбенең сәйләннәре кебек бер-бер артлы коелып тора һәм безне зур билгеләргә таба өстери.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү