Кеше өчен зыянлы 10 гөлнең исемен әйттеләр

Кайберләре сәламәтлек өчен чиктән тыш зыянлы булырга мөмкин.

Барыбызга да мәгълүм булганча, гөлләр йортка уңайлылык, ямь өсти, һаваны чистарта. Шул ук вакытта кайбер төрләре сәламәтлеккә зыян да салырга мөмкин. Телевидение тапшыруларын алып баручы, табиб-терапевт, кардиолог Елена Малышева шундый фикердә, дип яза Aif.ru.

Болар – аглаонема (сабагы яки яфрагыннан бүленеп чыккан согы авыз куышлыгы һәм тамак шешүгә, күзгә тисә – конъюнктивит һәм мөгезсыман катламында үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин); азалия (яфраклары һәм сабакларындагы алкалоидлар авызга эләксә, агулануга, хәтта үзәк нерв системасына зыян салуга китерә); амариллис (агулануга, ашказаны һәм эчкәләрнең ялкынсынуына китерә); гортензия: диффенбахия; молочай (аеруча агулы үсемлек, согы тәнгә эләксә, бик нык яндыра), хәтфә гөл (плющ – согы тән тиресенә эләксә, аллергия китереп чыгарырга мөмкин); пахиподиум; филодендрон: цикламен.

Белгеч әйтүенчә, бүлмәдә агулы гөлләр үстергән очракта түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәк:
— хәтәр гөлләр балалар һәм эт-мәчеләр орына алмаслык урынга куелган булырга тиеш;
— гөлләрне карау-тәрбияләү эшен резина пирчәткә киеп башкарырга;
— кисү, күчереп утырту һәм сибү эшләреннән соң бит һәм кулны сабынлап юарга;
— агулы гөлләрне йокы бүлмәсенә куймаска.


Фикер өстәү