Электрон сигаретлар һәм кальянның сәламәтлеккә ничек тәэсир итүен аңлатканнар

Электрон сигаретлар һәм кальян тарту сәламәтлеккә җитди зыян сала. Алар берничек тә гадәтиен алыштыручы зарарсыз тәмәке була алмый. “Татар-информ” хәбәрчесенә Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге белгече шул хакта сөйләп үткән.
Электрон сигарет ингалятордан гыйбарәт. Кеше шуның ярдәмендә никотинлы парны сулый.

“Электрон сигаретны кабызгач, андагы агулы сыекча парга әйләнә. Шул рәвешле тарткан кешенең сулыш, йөрәк-кан тамырларына, нерв системасына зыян килә”, – дип аңлаткан белгеч.
Аның сүзләренә караганда, электрон сигарет берничек тә гадәти тәмәкене ташлауга ярдәм итми. Аның сыекчасындагы никотин бәйлелек китереп чыгара. Никотин кан тамырлары кысылуга китерә. Ә бу инфаркт, инсульт, бөер, бавыр авырулары белән янарга мөмкин.
Белгеч аңлатып үткәнчә, электрон сигарет составындагы глицерин бактерияләрнең үрчүенә уңайлы мохит тудыра, кан тамырларын кысып, кан әйләнешен начарайта; пропиленгликоль борын тыгылуга, тән тиресе тимгелләнүгә, башка төрле аллергиягә китерә; хуш исле матдәләр агулы парга ментол, ванилин яки теге яки бу җимеш тәме өсти, никотинны канга тизрәк сеңдерә.
Кальянга килсәк, бер сәгать тарткан кешенең үпкәсе аша гадәти тәмәке тарткандагыга караганда 100-200 тапкыр күбрәк төтен уза. 45 минут тартканда, организмга бер кап сигаретныкыннан күбрәк сөрем газы эләгә.
“Шулай итеп, гадәти тәмәке, кальян, электрон тәмәке тарту берничек тә бер-берсеннән аерылмый: өчесе дә йөрәк-кан тамырлары, сулыш органнары авыруларына, үпкәдә, башка органнарда яман шешкә китеррергә мөмкин”, – дип йомгак ясаган сүзенә табиб.


Фикер өстәү