Вазгыять коточкыч: электрон тәмәкене 11–12 яшьлек балалар да тарта

Олысын да, кечесен дә саклыйсы! Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне   уңаеннан җыелган бер төркем белгеч әнә шул фикерне кабатлады. Гадәти тәмәкенең зыяны турында сөйләшүдән башланган очрашу үзеннән-үзе электрон тәмәке, вейпларның зыянына барып тоташты. Бүгенге шартларда башкача була да алмый кебек.

Ун ел элек Россиядә яшәүчеләрнең 60 проценты тәмәке тарткан. Хәзер бу сан 40 процентны тәшкил итә. Әмма бу саннарга сөенергә иртәрәк, ди белгечләр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш балалар психиатр-наркологы Степан Криницкий сүзләренә караганда, әлеге саннар, бердән, халык арасында уздырылган сораштыру барышында гына алынган. Чынлыкта вазгыять башкача булырга мөмкин. Ник дигәндә, бүген илдә тәмәке тартучы-тартмаучыларның төгәл статистикасы алып барылмый. Аннары электрон тәмәке пәйда булу белән Россиядәге тәмәке тартучыларның күбесе вейпларга күчкән. Саннарның кимүе шуның белән дә аңлатылырга мөмкин.

– Әле кайчан гына тәмәкегә бәйлелек турында сөйли идек, хәзер инде никотинга бәйлелеккә каршы көрәшәбез. Тәмәкегә бернинди катнашуы булмаган вейп, кальян кебек заманча уенчыклар пәйда булу белән шулай килеп чыкты бу. Бүген электрон тәмәке без белгәне белән чагыштырганда күпкә зарарсызрак дигән фикер яши. Күпләр хәтта аның ярдәмендә тартуын да ташламакчы була. Әмма бу – ялгыш фикер. Ник дигәндә, электрон тәмәке тартканда кеше организмына гадәти тәмәке белән чагыштырганда 20 тапкыр күбрәк (!) никотин керә. Алар шул ук үпкә, кан әйләнеше системасына шулай ук зур зыян сала. Тәмәке тартуны ташлау кыен, никотинга бәйлелектән арыну тагын да кыенрак. Өстәвенә бу «уенчык» шартларга, аның эчендәге сыекчадан агуланырга да мөмкин, – диде Степан Криницкий журналистлар белән очрашуда.

Бүген кулыннан вейп төшермәгән күпләр бу хакта белми дә, белергә дә теләми кебек. Электрон көпшә көйрәтү баласына да, анасына да гадәти хәлгә әверелеп бара. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, пар белән төтенләргә яратучылар адым саен очрап торгач, үсмерләр, хәтта балалар да моны гадәти күренеш итеп кабул итә. Юкса бүген электрон тәмәкенең шәһәрдә генә түгел, чеп-чи татар авылы мәктәбендә укучы үсмерләр арасында да ныклап тамыр җәюен башкача ничек аңлатасың?

Беренче категорияле табиб-пульмонолог Татьяна Неешпапа моның тагын берничә сәбәбен атый.

– Бүген вазгыять коточкыч: электрон тәмәкене 11–12 яшьлек балалар да тарта. Алар балаларны, нигездә, аллы-гөлле матур кабы, хуш исе белән җәлеп итә. Шул ук ис бу кырын эшне ата-анага сиздермичә генә эшләргә ярдәм итә. Зур булмагач, аларны җайлы гына яшереп тә була, – ди белгеч.

Гадәти тәмәке кебек, электрон тәмәкенең дә, иң беренче чиратта, үпкәләргә зыян салуы көн кебек ачык. Татьяна Неешпапа сүзләренә караганда, электрон тәмәке гадәти тәмәке кебек үк хроник үпкә авырулары китереп чыгара. Вейплар белән мавыккан кешенең иң элек сулыш алуы кыенлаша. Рәсми рәвештә бу авыру ХОБЛ дип атала. Үлем-китем очракларына китергән чирләр исемлегендә яман шеш һәм йөрәк-кан тамыры авыруларыннан соң өченче урында ул. ХОБЛ белән авырган кеше ахыр чиктә буылып үләргә мөмкин.

– Моннан тыш электрон тәмәке бронхиаль астма да китереп чыгара ала. Вейп  тартучы янында торган кеше үзе дә автомат рәвештә пассив тәмәке тартучыга әверелә. Шуңа күрә баласы янында электрон тәмәке тарткан ата-ана аның организмын да зарарлый, – ди пульмонолог. – 2019 елдан дөньяда тәмәке тарту аркасында ясалган үпкә җәрәхәте дигән төшенчә гамәлгә керде. Бүген күпләргә әнә шундый диагноз куела. Андый чакта кешене көчле ютәл борчый, ул буыла, томография узганда үпкә тукымасының шактый зарарланган булуы ачыклана. Әлеге үпкә авыруы ашказаны-эчәк системасы эшчәнлегенә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Татьяна Неешпапа сүзләренә караганда, тәмәке, вейп тарткан кеше иң беренче чиратта берөзлексез йөткерә башлый икән. Әлеге начар гадәт белән мавыккан үсмерләрне «сата» торган иң төп билге дә әнә шул. Ата-анага иң элек әнә шуңа игътибар итәргә куша белгеч.

Журналистлар белән очрашуда чәчләр үрә торырлык тагын бер сан яңгырады. Ел саен Татарстанда 1,6 меңләп кешегә үпкә яман шеше диагнозы куела. Республика клиник онкология диспансерының 1 нче номерлы торакаль бүлеге җитәкчесе Артур Гыйльметдинов сүзләренә караганда, моңа күбрәк һаман да шул тәмәке, вейп тарту кебек начар гадәтләр сәбәпче.

– Тәмәке тарту үпкәдә генә түгел, йоткылык, авыз эчлеге, тел, ашказаны, ашказаны асты бизендә дә яман шеш китереп чыгарырга мөмкин. Араларында иң киң таралганы – үпкә яман шеше. Татарстанда елына 1,6 меңләп кешегә әнә шундый диагноз куела. Шуларның өчтән бере беренче-икенче стадиядә ачыклана, – ди белгеч.

Гадәти тәмәке белән электрон тәмәке икесе дә авыз куышлыгына да зур зыян сала. Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш белгече, стоматолог Ләйсән Моратова сүзләренә караганда, һәр ике очракта да авыз куышлыгы нык зарарлана.

– Тәмәке тарткан кешенең теш эмале саргая, ярыла, авызыннан авыр ис килә. Электрон тәмәке тешнең эмален саргайтмаса да, авыш куышлыгының лайлалы тышчасын яндыра. Монысы тагын да хәтәррәк. Кызганыч, соңгы арада яшьләр арасында авыз куышлыгы яман шеше күпләп очрый башлады. Шуңа күрә яшьләр теләсә нәрсә тартыр алдыннан сәламәтлеге, киләчәге турында уйлансын иде. Бу юнәлештә көтелгән нәтиҗә булсын өчен мәктәпләрдә электрон тәмәке тартуның ни дәрәҗәдә зыянлы булуын, аның нәрсәгә китерүен аңлаткан дәресләр дә уздырырга кирәк, – ди белгеч.

Хәер, бүген мондый сабакны балаларга гына түгел, олыларга укытсаң да артык булмас иде.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү