Рөстәм Миңнеханов Буа драма театрының яңа бинасы ачылу тантанасында катнашты

Буада – тантана. Районда төзекләндерүдән соң театр бинасы ачылды. Сәнгать йортына хәер-фатихасын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бирде.

Билгеле булганча, Буа дәүләт драма театрының бинасын 2022 елның язында төзекләндерә башлаганнар иде. Яңартылган бинада профессиональ артистлар һәм музыкаль коллектив чыгышлары һәм репетицияләре өчен барлык шартлар да тудырылган. Моннан тыш, бинаның гомуми мәйдан 4 мең квадрат метрга кадәр артты. Залга 400дән артык кеше сыя.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Буа театрының республика халыклары сәнгатен алга сөрүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

– Биредә искиткеч коллектив, бик көчле җитәкче, – дип мактау сүзләре дә ирештерде Рәис. – Иң мөһиме – моның белән генә чикләнмисез. Сез Россия төбәкләре буйлап гастрольдә йөрисез, башка илләргә дә чыгасыз. Бу – бик зур, мөһим эш. Андый эш башка илләрдәге ватандашларыбыз белән элемтәләрне ныгыту кысасында да алып барыла.

Яңа бина замана таләпләренә туры килә, дидек инде. Рөстәм Миңнеханов та: «Бу бинаның кешеләрне җәлеп итә торган яңа үзәккә әвереләсенә ышанам», – диде. Рәис сүзләренә караганда, бу урын Буа тамашачысы белән генә чикләнмәс.

– Башка районнар өчен дә кирәкле урын. Сезнең янәшәдә генә – Ульяновск өлкәсе. Театрның эчтәлеге сыйфатлы булырга тиеш. Шул ук вакытта тамашалар татар телендә генә бармасын. Чөнки биредә бик күп руслар, чуашлар, башка милләт вәкилләре яши. Татарстан – күпмилләтле республика, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бина ачылышында катнашкан мәдәният министры Ирада Әюпова әйтүенчә, Буадагы театрны «Мәдәният» илкүләм проекты кысасында кулланышка тапшырганнар. Сүз уңаеннан, бу – федераль бюджет хисабына сафка баскан дүртенче театр.

Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов та театр ачылышын тарихи вакыйга дип телгә алды.

– Безнең өчен тарихи әһәмияткә ия вакыйга. Барыбыз да яраткан театрның яңа бинасы – безгә һәм бөтен республика халкына зур бүләк, – диде ул.


Фикер өстәү