Республикага килүче туристлар саны 9,3 меңгә арткан

Быел гыйнвар-октябрь чорында, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда,  республикага килүче туристлар саны 9,3 меңгә арткан. “Реальное время” хәбәренә караганда, Татарстанда барлыгы 3 371 087 кеше кунак булып киткән. 

2023 елның 9 ае йомгаклары буенча Татарстан туристлар саны ягыннан Идел буе федераль округында беренче урынны алган. Түбән Новгород өлкәсе (2 013 461 кеше) –икенче, Башкортстан (1 942 980) – өченче урында.

Сүз уңаеннан, Казан мэры Илсур Метшин белгечләрнең исәп-хисабына таянып әйткәнчә, “М12” түләүле юлын ачу Татарстан башкаласына өстәмә рәвештә 1 миллион туристны җәлеп итәргә мөмкин. 


Фикер өстәү