Татарстан коронавирустан үлүчеләр саны буенча соңгы урында

Узган атнада Татарстан Идел буе федераль округында коронавирустан үлүчеләр саны буенча соңгы урынны алды – 0 пациент.

Шуңа да карамастан, республика зарарланган кешеләр саны буенча округта икенче урында тора. Сәламәтләнүчеләр саны буенча регион Идел буе федераль округында алтынчы урында урнашкан. Бу хакта коронавирус ситуациясенә мониторинг ясаучы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

27 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Идел буе федераль округында авырулар саны буенча беренче урында Түбән Новгород өлкәсе – 1 574 кеше, аннары Татарстан – 632 һәм Башкортстан – 570 кеше. Бишлектә шулай ук Мордовия-560, Чуашстан-463 инфекцияле кеше.

27 апрельгә сәламәтләнүчеләр саны буенча Түбән Новгород өлкәсе алда бара – 109 пациент COVID-19ны уңышлы узган. Алга таба Башкортстан-72, Пермь крае-61.

Иң күп үлүчеләр Башкортстанда теркәлгән-14 кеше. Аннары Түбән Новгород өлкәсе, анда 9 пациент үлгән. Аның артыннан Чувашия-8, Пенза өлкәсе – 6, Удмуртия – 5 һәлак булган.

27 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Россиядә барлыгы 87 147 коронавирус расланган очрак теркәлгән. Сәламәтләнүчеләр саны буенча лидерлар өчлеген Мәскәү – 3 524, Санкт-Петербург – 489 һәм Мәскәү өлкәсе – 286 дәваланучы тәшкил итә.

Шулай ук үлүчеләр саны буенча беренче урында Мәскәү – 435, алга таба Мәскәү өлкәсе – 71 һәм Санкт – Петербург-27 очрак.


Фикер өстәү