Танылган журналист Габдерәхим вафат

Танылган журналист Габдерәхим вафат. Бу турыда «Акчарлак» газетасы үзләренең Инстаграмдагы рәсми аккаунтларында хәбәр итте.

«АВЫР ХӘБӘР: татар халкының талантлы, кабатланмас шәхесе, «Акчарлак» укучыларының яраткан журналисты, «Курай» радиосының алыштыргысыз алып баручысы — Габдерәхим вафат (чын исеме — Рөстәм Юнысов). Урының оҗмахларда булсын, Габдерәхим! Синең һәр сүзең, көләч йөзең безнең күңелләрдә!» — дип, хәбәр итә «Акчарлак».


Фикер өстәү