Габдерәхим «ВТ»га биргән соңгы интервьюсында: «Мин бөтен кешедән гафу үтендем»

Бүген танылган журналист Габдерәхим вафат булды. Бу турыда «Акчарлак» газетасы хәбәр итте. Без сезгә Габдерәхимнең безнең газетага биргән соңгы интервьюсын тәкъдим итәбез…

:: Габдерәхим, ничек уйлыйсың: үзизоляция кешеләрне нәрсәгә дә булса өйрәттеме?

– Аллаһы Тәгалә бу вирус белән кешеләрне дер селкетеп алды, дип уйлыйм. Менә кара: мәчетләр салынды, ә кешеләр килми, вәгазьләр сөйләнми. Шуларны уйлап яттым, син шалтыратырга булган икән. Пәйгамбәребез заманында вәгазьдә әйтелгән барча сүз тормышка аша торган булган. Хәзер муллалар сөйли, ләкин алар сөйләгәнне кем тормышка ашырырга тиеш, шунысы аңлашылмый. Чөнки шундыйларны беләм: урамга чыккач, үз вәгазьләренә үзләре каршы киләләр. Тел сөяксез бит, сөйли дә сөйли. Үзләре дә эшләмәгәч, кеше дә эшләмәгәч, ник сөйләп интегергәдер. Хәзер шундый чорым, сабырлыкка өйрәнәм. Мин хәзер сабырлыкның тоннеленә кереп киттем. Алга барырга кирәк, кояш кайчан күренер – аны мин белмим әле. Хәзрәт сабыр булыгыз дип әйтә дә ул, энергияне каян алыр­га соң сабырлыкка? Аны үзең шунда кереп киткәч кенә аңлыйсың. Әгәр шушыннан чыга алсам, операцияләр уңышлы узып, «Курай» радиосына, «Акчарлак»ка барып утыра алсам, сабыр булыгыз дип бүтән төрле әйтер идем. Безне бу вирус белән Аллаһы Тәгалә күп нәрсәләрдән тыйды, буш сүзләр сөйләүдән дә, кирәкмәс гамәлләрдән дә, хәтта хаҗга җибәрми… Бу тиккә генә түгел инде.

:: Синең дусларың күпме, дошманнарыңмы?

– Дусларым бөтенләй юк, ахры… Мин монда җан дус, ахири дус турында әйтәм. Ярдәм итүчеләрем бөтенләй юк дип әйт­мим. «Акчарлак» хезмәткәрләре, «Курай» директоры – минекеләр инде алар. Җан дусны мин бөтенләй башка төрле итеп күз алдына китерәм. Бу турыда режиссер Марсель Сәлимҗанов белән сөйләшкән идем. Кабере нур белән тулсын. «Дуслык – бик зур хезмәт ул, даими, авыр хезмәт, шуңа күрә дуссыз булу әйбәтрәктер», – дигән иде. Минем җан дустым бар иде. Ул – шагыйрә Рушания Арс­ланова. Хәзер мәрхүм инде. Без аның белән төннәр буе сөйләшеп чыга идек. Аның җиңел кулы белән Тукай турында хикәя язылды.

Ә болай… Мин бит – гел образда, авыр холыклы кеше. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә образга керү сәләтен биргән.  Күз алдыңа китер: эшкә барам, «Татмедиа» бинасына җитәрәк, Гөлинә Гыймадованы күрәм, секунд эчендә образга керәм. Аны өйрәттеләр безгә. Актерлыкка тикмәгә генә укымаган бит инде. Уйнап-көлеп сөйләшәм икән, димәк, мин – образда. Бүтәнчә мөмкин түгел. Үзем булып калганда, болай йөрмә дип, кисәтү дә ясаганнары булды.

:: Образдан чыгып, үзең булып каласың килмиме? Ясалма тормышта яшисең булып чыга бит инде.

– Миңа моны бер бүлнистән чыгып, икенчесенә кергәндә әйткәннәр иде. Казанның 7 нче хастаханәсе табибы Глеб Иванович, бармакларымны карап, операциягә кереп ятарга кушканда, образдан тукта, диде. Чөнки коридорга чыксам, биеп тә җибәрәм, башкасы да, дигәндәй. Шуннан уйладым да әйттем. Минем бу образым – минем тормышым инде ул. Ул бит ихлас күңелдән. Мәсәлән, «Болгар радиосы» алып баручылары кебек, «хәерле иртәләр» дип кыланып утырмыйм. Шуңа күрә, мин бу образдан чыга алмыймдыр инде, малай. Безнең Апас якларында якын кешегә «малай» дип әйтәләр.

:: Бездә дә шулай диләр. Дошманнарың турында әйтмәдең. «Татар-информ»га биргән интервьюда: «Минем беткәнлекне үз күзләре белән килеп күрүчеләр булды», – дигәнсең. Болар – дошманнарыңмы инде? Ачуларын чыгарган кешеләреңме? Интервьюларыңнан соң ачу, кинә сак­лаучылар булмады, дип әйтә алмыйсыңдыр.

– Ул чакта мин, бәлки, дөрес әйтмәгәнмендер. Кеше ихлас күңелдән килгәндер, миңа беткәнне күрергә килгән булып тоелгандыр. Мин хәзер доярка Наиләдә торам. Аның абыйсы Рамил һәр көнне эшкә чыгып китә. Чөнки аның һөнәре бар, минем кебек артист түгел. Бер хатын өйләнешер алдыннан миннән: «Һөнәрең бармы?» – дип сораган иде. Артист дигәч, шул да булдымы һөнәр, дигән иде. Ярар, бусы – сүз уңаеннан. Шул Наилә тормышны бер төрле күрә, мин – икенче. Һәркемнең – үз карашы. Мин сиңа хәзер үземнекен аңлатып карыйм. Җырчы Эльмира Сөләйманова үзенең хәзер бернинди ризык-бүләкне ашамавын әйткән иде. Чөнки нинди ният белән бирелгәнен беребез дә белми. Бәлки, ул ихластан бирелгәндер, бәлки, сихерледер. Мине дә кеше кулыннан ашама дип кисәткәннәре булды. Данир Сабировны чәчәк биреп бозганнар дип ишеттем. Бер апага шалтыраттым, ул чәчәкне суга агызсын дип өйрәтте. Шуңа күрә әйтәм: бәлки, ул вакыт миңа беткәнне күрергә килгән дип тоелгандыр. Ләкин бит алар минем телефонны белә, соңыннан сөйләшү, шалтыратулар ник бетте икән? Күп кеше мине ярдәм көтә дип уйлый. Мин беркемнән дә ярдәм сорамыйм. Һәр кешенең – үз хәле. Бер кеше, сиңа 10 сум бирә алам, дип әйтә икән, мин аңа Алланың рәхмәте яусын, дип әйтәчәкмен. Я берәрсе, бер тиен бирә алмыйм, ләкин чын күңелдән дога кылам, дип әйтсә, анысына да шатланам.

Мин Мөхәммәт Мәһдиевне укырга яратам. Бер заман ул «Татарстан яшьләре» газетасы аша бугай, бөтен кешеләрдән гафу үтенде. Мин дә Альбина Гайнуллинаның Инстаграм сәхифәсе аша барлык кешеләрдән гафу үтендем. Нурулла хәзрәт аша «Курай» радиосыннан да бөтен кешедән гафу үтендем. Әйе, рәнҗегән кешеләр дә бардыр, ялгышларым булгандыр.

:: Доярка Наилә кемең була?

– «Курай»ны тыңлаучы Фатыйх бабай бар иде. Хәзер ул гүр иясе инде. Шул бабай бер тапкыр үзләренә кунакка чакырып шалтыратты. «Сезгә автобус йөриме соң?» – дим. «Юк. Такси белән кайт, акчасын үзем түлим», – ди. Балык Бистәсе районының Яңа Ырга (Түбән Ырга дип тә әйтәләр) авылына иң беренче шулай кайтып төштем. Юл мең ярым сумга төште. Бабай түләде шуны. Ул гомер буе төрле эшләрдә эшләгән. Бик миравай кеше иде. Наилә аның кызы була инде. Минем бит әле аяк та авыртты. Аллаһы Тәгалә, шөкер итмәсәгез, газабым каты, дигән. Шулай булды. Хәзер шушы хәлемә шөкер итәм. Бәлки минем хәлем көн-төн елап ята торгандыр. Мин, ярый әле бирдең, дим. Бәлки, бу аның ниндидер гөнаһлардан туктатып калуы булгандыр. Газабым каты, дигәннән, бер кеше хәлемне сорап шалтыратты. Мин: «Бик начар», – дип җавап бирдем. Шул көнне урыннан тора алмадым. Ярый әле зур йомыш белән тышка чыгасым килмәде. Анда кем торгыза, кем карый? Өйдә дә шулай булды. Шуннан Наиләгә шалтыраттым. Ул: «Анда җәфаланып ятма, кайт миңа», – диде. Мин кайттым. Ни акча юк, ни күчтәнәч, дигәндәй, ничек бар, шулай чыгып киттем.

:: Татар журналистикасы ни хәлдә, синеңчә? Киләчәге нинди аның, телне укыту кысылгач, милли журналистиканың кирәге каламы? Укучысы булачакмы?

– Армиядән кайткач, квартира эзләп йөрим. Миңа ишекне Наилә Гәрәеваның әнисе Раван апа ачты. Мин шуларда тордым. Бер тапкыр Наилә Гәрәева әнисенә килде дә, аңа ничектер авыр булып китте һәм бу, шалт, урынга ятты. Әнисе «скорый» чакырды. Наилә Гәрәева «скорый» килер алдыннан, мине белергә мөмкиннәр дип, торды да кып-кызылга иреннәрен буяп куйды. Үзенә дә сөйләгәнем бар, рә­хәтләнеп көлде. Күрдеңме, сиңа «скорый» дип сөйләдем. Син дә шулай яз. Чөнки халык «ашыгыч ярдәм» дими, «скорый» ди. «Хастаханә» дими, «бүлнис» ди. Башкача ул аны кылану дип кабул итә. Энем телевизор карамый. Энем генә тү­гел, бик күпләр. Мин дә карамый идем, монда килгәч, карый башладым. Монда берара татарча каналларны карап алалар. Ни өчен карамыйм соң? Миңа аның тормыштан аерылуы, ясалмалыгы ошамый. Бәхәс­лә­шәсе килгән кеше бәхәсләшсен. Ул сөйләмдә бигрәк тә күре­нә. Радиода, телевидениедә сөйләмдә төчелек, кылану, ясалмалык китә. Газетада да шулай. Интервьюларда «уйнау»лары ошамый. Ник син тормышта бер төрле, матбугатта икенче?

:: Инстаграмың узган елның сентябрендә туктаган. Кызыгы беттеме?

– Проблемалар килеп чыкканга туктадым. Монда минем кечкенә телефон гына. Аның белән интернетка чыгып булмый. «Акчарлак» кызлары белән интернеттан әйбәт телефон алган идек, мин аны югалттым. Миңа менә телефон бүләк итсеннәр иде. Монысын образдан чыгып сорыйм. Оятсыз дип әйтсеннәр, ну образдан чыгып сорыйм. Шәп телефон алып кайтып бирсеннәр иде. Наилә белән ипиләр күтәреп чыгар идек (көлә – ред.). Мин кулларымны бияләй эченә яшерер идем. Әле тагын ике бармакка операция ясатасы бар, малай. Аннары протез куйдырасы. Шуны әйтим әле: мин кешедән ярдәм сорамадым. «Акчарлак»та кызлар исәп-хисап счетын чыгарганнар. Аны миннән сорап эшләмәделәр. Акча карточкасы, паспортлар – Казанда. Чөнки авылга чыгып киткәндә мин бер әйбер дә алмадым. Сорамыйм, чөнки беләм: кешенең үз хәле хәл.

:: Рөстәм ничек Габдерәхимгә әверелде?­

– Ул күңел халәтенә бәйле. Аны аерым язарга да уйлыйм әле. Мин хәзер бөтен әйберне күңелдән язам да аннары Назиләгә шалтыратам. Ул язып ала инде.

Казанның 80 нче мәктәбендә татар әдәбиятын укыткан чаклар. Шул вакытларда Мәрҗани мәчетенә йөри башладым. Бер укучым да йөри башлады. Бергә намазга йөрдек. Җәйге ял вакытында шул мәчеткә каравылчы булып урнаштым. Монда акча юк, диделәр. Акча кызыксындырмый иде ул вакытта. Гомумән, гомер буе акча кызыксындырмады. Әлфия Авзалова әйтмешли, акча кирәк, беләм мин аны, ләкин кызыксындырмады. Ир булып тордым, ләкин бервакытта да холодильникны ачып карамадым. Анда нәрсәләр бар, нәрсә алырга – карарга кирәк булгандыр. Хәзер аерым яшибез инде.

Каравылчы булып эшләгәндә, Габдерәхим исеменә күзем төште. Шул көннәрдә мәчеткә Мәскәү мулласы Равил Гайнетдин килеп керде. Биш минут эчендә исем кушты да, йөгереп, өске катка менеп китте. Шуннан Габдерәхим булып калдым. Ата-ана кушкан исемемә дә каршылыгым юк иде. Күңел халәте шундый иде, нишлисең. Мин аның сәбәбен сиңа хәзер аңлата алмыйм. Менә хәзер мин ураза тота башладым. Башта Наиләгә дә әйтмәдем. Тота алырмынмы дип курыктым. Күңел бик теләгәч, була икән.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 

 

 


Фикер өстәү