Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының XXVIII хисап сессиясендә катнаша

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә катнаша. Татарстан башкаласының хисап сессиясе Совет районы хакимияте бинасында уза.

Сессия башланганчы Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар озатуында шәһәрнең халык күпләп яшәгән районнарының берсендә урнашкан яңартылган 19 нчы гимназиядә булды. Аннары Татарстан Рәисе Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты.

Казан шәһәр Думасының XXVIII хисап сессиясе 2023 елда шәһәр ирешкән социаль-икътисадый нәтиҗәләр турында видеофильм белән башланды. Казан мэрының 2023 елдагы эшчәнлеге турындагы төп нотык белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады. Сессия утырышын мэрия сайтында сылтама буенча онлайн трансляцияләү оештырылды.

Мәсәлән, Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң Россиянең эшкә урнашу өчен күченергә яраклы шәһәрләре арасында 3 нче урынны алды. Бу хакта «Работа.Ру» эш сервисы сораштыру нәтиҗәләре дәлилли, дип хәбәр итте Илсур Метшин. «Без Казанның студентлар өчен генә түгел, ә башка төбәкләрдән өлкәнрәк кешеләр өчен дә күченү өчен үзенә тартып торучы шәһәргә әверелүен күрәбез», – дип аңлатма бирде ул.

Илсур Метшин шулай ук 2023 елда Казанга 356 укытучының күченүен, бу белгечләрне шәһәр мәктәпләре бик көтүен әйтте. Гомумән алганда, соңгы 5 елда илебезнең башка шәһәрләреннән 1,3 мең педагог Казан пропискасын алган.

Казан мэры Илсур Метшин Рөстәм Миңнехановка күп фатирлы йортларда лифтларны алыштыру буенча аерым программа булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Ул 2023 елда 2,3 млрд сумлык 207 йорт ремонтланганын әйтте. Ә Казанда капиталь ремонт программасы гамәлгә кергәннән бирле — барлыгы 3,8 мең йорт. 2024 елда 3 млрд сумга якын 181 йортны капиталь ремонтлау башланган инде. Бюджетның шактый өлеше лифтларның хезмәт итү вакыты тәмамлану сәбәпле, аларны алыштыруга юнәлтелгән.

2025 елда 99 йортта 904,7 млн сумлык 302 лифт ремонтланырга тиеш, бу программаның якынча 40%ын тәшкил итәчәк. «»Шуңа бәйле рәвештә, өстәмә акча бүлеп бирү белән лифт җайланмаларын алыштыру буенча аерым программа булдыру вариантын карарга тәкъдим итәбез», — диде Илсур Метшин.

2023 елда Казанда «Социаль ипотека» программасы буенча җиде йорт тапшырылды. Төзелеш башланган 10 объектта эшләр бара, дип сөйләде сессиядә Илсур Метшин. «Әлеге программа кысаларында торак шартларын бюджет хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, авария хәлендәге торактан күченеп килгән кешеләр яхшырта. Ләкин бу торак безгә җитми. Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, Сездән социаль ипотека буенча төзелеш күләмен арттыру турындагы мөрәҗәгатебезне хуплавыгызны сорыйм», – диде Илсур Метшин. Ул шулай ук 2023 елда Казанда тарихта беренче тапкыр 1,3 млн кв. торак гамәлгә кертелүен искәртте.  (2022 елда 874,4 мең кв.метр).

2023 елда Казанда авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча муниципаль программаны гамәлгә ашыруны вакытыннан алда тәмамлаганнар. Барлыгы 51 күп фатирлы йорт күчерелде, 1,4 мең кешенең торак шартлары яхшыртылды, дип сөйләде Илсур Метшин. «Казан яңа программаны тормышка ашырырга әзер, — дип белдерде ул. — Моны 111 йорт – 2 меңнән артык граждан көтә. Россиянең 14 төбәгендә яңа программаны 2022 елда ук гамәлгә ашыра башладылар».

«Казанда мәгариф өлкәсен фәнни-техник үстерү турында» нотык белән Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ) ректоры Юрий Казаков чыгыш ясады.

Казанда су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларының инженерлык коммуникациясе мәсьәләләре турында «Водоканал» МУП генераль директоры Андрей Егоров сөйләде.


Фикер өстәү