«Күз тидергәнмен икән бит»: Мирзаяновалар концерты ничек узды?

Бу көннәрдә Казанда Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновалар концерты уза. Кичәге матур тамашаны миңа да күрергә насыйп булды. Дөресрәге, узган ел гаилә белән барабыз дип тәгаенләп куйган идек. Күңелнең һәр күзәнәген ял иттерә торган концерт булды ул. Ярый барганбыз дип кайттык.

Алмазның күңел кылларына кереп сөйләгән шигырьләрен, Зөлфирәнең көчле тавышын сагынган идек инде. Аларның концертын ел саен караучы кеше булачак- быелгысының тел-теш тидермәслек булганын әйтә алам. Балачакка да кайтып килдек, күңел белән яшел аланнарда көтү көттек. Су буйларында да йөрдек, авыл өендәге казларны да искә төшердек. Җыр белән шигырь бер-берсен тулыландырды. Хәсән Туфан иҗатына багышланган өлешне караганда каз тәннәре чыкты. Шигырен ияреп сөйләдек, җырына кушылып җырладык.

Зөлфирә әтисенә багышлап шигырь сөйләгәндә, җыр башкарганда еламыйча түзеп булмады. Үзе ничек түзгәндер. Әтисезләрнең бар күңелен айкады бу чыгыш.

Кыскасы, концертта телне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга басым ясалды. Милләтләр дуслыгы темасы да күтәрелде. Гаилә елы уңаеннан матур җырлар башкарылды. Иң сөендергәне- тамашачының мәхәббәте. Мирзаяновлар концертына дип Балтач районының Норма авылыннан бер автобус кеше килгән иде. Әле арадан бер апа сәхнәгә менеп бик матур сүзләр әйтте. Ә бит тамашачыдан сорап сүз әйттереп булмый. Татарстанның Мәгариф һәм фән министры да телне,әдәбиятыбызны саклаган өчен Алмаз белән Зөлфирәгә рәхмәт хаты тапшырды.

Ни дисәгез дә, Зөлфирәнеке кебек моңы булганнарны очратуы кыен. Көчле тавышына микрофон да кирәкми. Җырлаганда вакыт-вакыт ул аны читкәрәк тә куя. Менә бит. Кайберәүләр тавыш өстенә өстәмә тавыш яздырып йөргәндә, Зөлфирә дә ул капчыгы белән! Алмаз кебек нәфис сүз сөйләүче яшьләр арасында юк. Теле телгә йокмый, ничек буталмый дип тә утырдым. Концертны бик матур итеп алып барды. Баксаң, мәгьнәсез мәзәкләрсез дә көләргә була икән.

Концерт буе тәртипле утырган тамашачыга сокланган идек. Күз тидергәнмен икән бит. Ахыргы җыр башлануга чабыша башлауларын күрсәгез! Янәсе, кием аласылары бар. Кемнеке юк инде ул? Бетерәсе иде шушы хәлне.

Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина- Мирзаянованың тагын да зуррак үрләр яулавын телибез. Иҗатыгыз гөрләп барсын. Үз юлыгыздан тайпылмагыз!


Фикер өстәү