Казанда Марат Садыйковның бюстын һәм аның хөрмәтенә истәлек тактасын ачтылар

Бүген Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә 10 ел буе әлеге медицина оешмасына җитәкчелек иткәнннән соң сәламәтлек саклау министры булып эшләгән Марат Садыйковны искә алдылар. Ул 2023 елның гыйнварында вафат булды.

Иң элек иртән-иртүк дәвалау оешмасының сырхауханә бинасына Садыйков хөрмәтенә истәлек тактасы урнаштырылды. Анда элекке министрның портреты урнаштырылган һәм рус, татар телләрендә – “2008-2018 елларда Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы булып Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, 2018-2023 елларда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры булган Марат Наил улы Садыйков эшләде”, – дип язылган.

Шуннан соң беренче терминал каршындагы скверда Садыйковның бюстын ачу тантанасы узды. Анда республика вице-премьерлары Ләйлә Фазлыева һәм Роман Шәйхетдинов, сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, башка рәсми кешеләр, мәрхүмнең якыннары, коллегалары катнашты.

“Бүген мин, Премьер-министр урынбасары булудан бигрәк, аның дусты, – дип сөйләде күз яшьләре аша Фазлыева. –Марат Наил улы исеменә ел буе һәр көн саен бихисап күп изге сүзләр яңгырады. Миңа калса, эшләгәндә дә шуның кадәр күп җылы сүзләр ишетмәгәндер ул, чөнки эш – эш инде. Марат Наил улының сәламәтлек саклау министры буларак эшчәнлеге – бөтен сәламәтлек саклау системасының бәһаләп бетергесез тәҗрибәсе”.

Тантананы 7 нче шәһәр хастаханәсенең бүгенге баш табибы Артур Делян алып барды. Мәрхүмнең коллегалары, Буа якташлыгы вәкилләре, шулай ук әтисенең эшен дәвам итеп, шушы ук клиникада баш табиб урынбасары булып эшләүче улы чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез: хастаханә узган елның июненнән бирле элекке сәламәтлек саклау министры исемен йөртә.


Фикер өстәү